Логотип
Сәламәтлек

Бөтнек яратасызмы?

Россиядә бөтнекне дару буларак әле 18нче гасырда ук махсус үстерә башлыйлар. Тикшерүче галимнәр бөтнекнең ментолга бай сортларын уйлап табу өстендә эшне туктатканнары да юк. Аны күпләп үстерүче районнар – Төньяк Кавказ һәм Воронеж өлкәсе.

Белә идегезме, юкмы – бөтнекнең 43тән артыграк төре бар. 
Ә шулай да иң популяры –  борыч бөтнек. Русчасы мята перечная. Аз гына борыч тәме килгәнлектән, атамасын шулай кушканнар. 

Әле борыч бөтнекнең дә ике төре –  агы һәм карасы була. Агының сабаклары аксыл яшел төстә. Кара бөтнекнең сабагы шәмәхә, караңгы төстә була. Кара бөтнектә эфир майлары һәм ментол күбрәк. 

Безнең якларда яр буенда су бөтнеге үсә. Аның исе бераз зәгыйфьрәк, димәк, составында эфир майлары азрак. 

Бөтнекне чәчәк атар алдыннан җыялар. Иртәнге якта җыйган бөтнек хуш ислерәк, бу вакытта анда эфир майлары күбрәк тупланган була. 

Бөтнекнең бар шифасы ментолга һәм эфир майларына бай булуында гына түгел. 
Аның яфракларында органик кислоталар, бөрештергеч матдәләр, флавоноидлар, каротин, бетаин, геспередин дигән матдәләр дә бар. Моннан тыш ул калийга һәм кальцийга бай. Анда магний, тимер марганец, цинк, кобальт кебек макро һәм микроэлементлар күп. Үзендә цинк, селен, молибден, стронций туплый. 

Бөтнекнең тәмен күпләр ярата. Ә менә нинди файдалы үзлекләре барын һәркем белә микән әле? 
Ул иң яхшы спазмолитик. 
Ашказаны секрециясен яхшырта.
Авыртуны баса. 
Йөрәк эшчәнлеген яхшырта.
Баш мие һәм йөрәк кан тамырларында кан әйләнешен тизләтә.
Үт суын арттыра, үт куыгын эшләтеп җибәрә, үт суының составын үзгәртә.
Бавыр эшчәнлеген көйли. 
Холестеринны, билирубинны киметергә булыша.
Матдәләр алмашын тизләтә. 
Капиллярларны ныгыта.
Ялкынсыну процессларын басарга ярдәм итә. Аның тәэсире аеруча алтынсу стафилококка карата көчле. 
Күңел болганганны баса.
Авыз эчен хушландыра. 
Бик шәп антисептик. 

Даруханәләрдә бөтнектән ясалган май сатыла. «Масло мяты перечной» дип атала. 

Моннан тыш даруханәдә бөтнекнең спирттагы төнәтмәсе дә бар. Анысы – «Мятные капли». Элек безнең әбиләр мәтле-кәпле дип, шушы бөтнек төнәтмәсе салып пешерелгән перәннекләрне, конфетларны атыйлар иде, хәтерлисезме?

Бөтнек яфракларын суда төнәтеп тә эчәргә була. 5 грамм (ярты аш кашыгы) кипкән бөтнек яфрагын 200 мл кайнап суынган суга салып, кайнап торган «су мунчасы»нда 15 минут парландыргач, 45 минут суытып сөзәләр. Ашарга 15-20 минут кала чирек стакан күләмендә көнгә 2-3 тапкыр эчәләр. 

Зыяны юк дип, бөтнекне чамасыз күп эчәргә ярамый. Күпкә китсә, ул тын юлларын кыса, сулыш алуны авырлаштыра. Хәтта йөрәкне дә авырттырырга мөмин. 

Кан басымы түбән булган кешеләргә бөтнек белән мавыкмаска киңәш ителә. 

Теги: дару үләннәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар