Логотип
Заман һәм без

«Саф» яңа Илһамнар, Айдарлар үстерә

Менә инде ике ел интернет киңлекләрендә «Саф» радиосы эшли. Балалар өчен татар телендәге беренче радио ул. Балалар өчен мөмкинлекләр мәйданчыгы, әти-әниләр, укытучы һәм тәрбиячеләр көндәлек тормышта куллана алырлык ярдәмче. Музыкаль һәм әдәби эчтәлеккә бай. Эфирга чыгудан тыш, сафлылар Казан музыка мәктәпләрендә укучы балалар өчен уникаль проектны гамәлгә ашыра.


Радионы тыңлаучылар саны ике елда 30 меңгә җиткән. «Эшчәнлегебездә  санга омтылыш булмаса да,  ул күрсәткеч булып тора, – диде «Саф» балалар интернет-радиосы координаторы һәм мөхәррире Алсу Галимова, радионың еллык нәтиҗәләрен ясап.  –   Энтузиазмда эшләгән радио өчен бу аз түгелдер». Әлегә радионың үз студиясе дә юк. Киләсе елга студиябез булмас микән дип өметләнәләр. Башкарган эшләре дә шактый. Беренчедән, аларны дөньяның төрле почмакларыннан тыңлыйлар, радио эшчәнлегеннән тыш, аерым проектлар гамәлгә куела: «Саф әдәбият», «Саф сөйләм», «Саф һавада», «Саф балачак»... Сайтларында бала белән вакыт уздыру өчен төрле идеяләр, татар баласы укырга тиешле 100 китап исемлеген дә табып була. 


 Радионың аерым бер горурлыгы – «Саф музыка» проекты. Әлеге проект кысаларында сафлылар ике куянның койрыгын тота:  талантлы балаларны үстерә һәм музыкаль фондын баета. Радионың музыкаль мөхәррире Чулпан Яркәева әйтүенчә, профессиональ белем алучы – музыка, сәнгать мәктәпләрендә укучы балалар арасында татар музыкасына багышланган татар телендә беренче һәм уникаль проект. Беренче сезонда фонотека  63 өр-яңа трекка баеган. Анда илледән артык бала һәм аларның укытучылары катнашкан. Араларында җырчылар да, инструменталистлар да бар. Быел икенче сезонны башлап җибәргәннәр. Бу юлы балалар башкаруында эстрада форматын сайлаганнар.  

Балалар белән Юрий Федоров җитәкчелегендәге Yummy Music Band ансамбле музыкантлары, остазлар  эшли. Остазларның берсе –  Татарстанның халык артисты Эльмира Кәлимуллина. «Балаларның репертуарында искиткеч матур җырлар туды. Алар музыкант буларак та, җырчы буларак та яңа дәрәҗәгә күтәрелде», – диде ул.

Гомерләрен музыкага багышларга теләүче  балалар өчен бу олы юлның башы да булырга мөмкин. «Саф  музыка» проекты безгә чын-чынлап яңа мөмкинлекләр бирде. Джаз оркестр  белән җырладык. Кичке, төнге репетицияләр, тавыш яздыру студиясендә иҗат итүләр  җылы хатирә булып гомер буена күңелдә сакланыр», – ди Чайковский исемендәге беренче музыка мәктәбенең «Сөембикә» ансамбле җырчысы Мәрьям Җаббарова. 
Проект Татарстан Рәисе каршындагы туган телләрне телләр саклау  комиссиясе  һәм «Алдынгылар хәрәкәте» ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

«Мәдәниятебезне, горурлыгыбызны саклый гына түгел, үстерә торган, безнең балаларда милли байлыгыбызга карата мәхәббәт  уятучы  проект», – дип бәяләде «Алдынгылар хәрәкәте» илкүләм балалар һәм яшүсмерләр хәрәкәтенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар