Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Рәхмәт әйтеп каласы иде...

Язмыш диген, балаларың кайчандыр аңа «әби» дип эндәшәчәк дисәләр, мәңге ышанмас идем. Ә хәзер без, атна саен булмаса да, Нурсөя апа Яруллинада көтеп алынган кунаклар.

Шулай якын аралашабыз, күпләр безне туганнар дип уйлый. Без туганнардан да якынрак. Иң авыр вакытларымда да, шатлыклы чакларда да Фәнис абый һәм Нурсөя апа Яруллиннар гаиләсенә сыендым. 
Дуслыгыбыз 2007 елларда башланды. Фәнни-гамәли конференциядә катнашу өчен Фәнис Яруллин иҗатын, төгәлрәк әйтсәм, драматургиясен өйрәнәм. (Аннары мин, беренчеләрдән булып, бу теманы диплом эше, соңрак магистрлык диссертациясе итеп якладым). Әгерҗедән китапханәдә эшләүче апам эш буенча Фәнис Яруллин янына килде. Шул яңалыкны ишетү җитте, апама ияреп мин дә киттем. Апа белән икебез дә борчылдык. Шундый зур шәхес янына бар әле син.
Ишектән елмаеп, кечкенә генә буйлы, мөлаем Нурсөя ханым каршы алды. Күптәнге танышларын көткәндәй сөенүен дә яшермәде. Танышып, хәл-әхвәлләр сорашкач, безне Фәнис абый яткан бүлмәгә алып керде дә чыгып китте. Фәнис абыйга апа тагын бер кат килүенең сәбәбен аңлатты. Ләкин сизәм, Фәнис абый апаны тыңласа да, күзләре белән мине күзәтә. Мин дә үзем белән таныштырдым, ник килгәнемне әйттем. Фәнис абый белән аралашып вакытның узганы сизелмәде дә. Ләкин Нурсөя апа бер дә күренмәде. Мин һаман аның бүлмәгә кермәвенә аптырадым. Фәнис абый чакыргач кына кереп, чәй өстәле әзерләде. Шундый матур гадәт икән аларда: бер генә кешене дә чәй эчермичә чыгармыйлар. Нурсөя апа безнең белән утырмады. Аяк очына гына басып дигәндәй тыныч кына йөрүче, шулкадәр сабыр, гади ханым миңа барыбер бик көчле булып тоелды. Әйе, Фәнис абыебызның аянычлы язмышын да беләбез, һәр ел әдәбият дәресләрендә аның биографиясен, иҗатын өйрәнәбез. Шәхесенә дә, шигырьләренә дә гашыйк булып үсәбез. Укытучыларыбыз сөйгән яры Нурсөя турында да сөйләп уза, ләкин мин аны башкача күз алдына китерәм. Әйе, ул вакытта мин әле күп нәрсәне аңлап та бетермәгәнмендер яки яшемә күрә кирәклесен чамалаганмындыр. Озак кына утыргач, истәлеккә фотолар ясап, кузгалдык. Бу көн тарихи вакыйга булып күңел сандыгының иң тирән урынына кереп калды. Апам белән бик озаклап сөйләштек, сокландык, сүзсез калдык, күзләр яшьләнеп горурландык. 
Атна-ун көн уздымы икән, телефоным шалтырый. «Сары чәчле матур кызны күрәсем килә. Нурсөя апаң да яратып калды. Берәр көнне кереп чык әле. Ләкин алдан Нурсөя апаңа хәбәр ит, ул өйдә вакыт булсын, ишекне ачарга кирәк». Бу сүзләрне ишеткәч, озак кына аңыма килә алмый тордым. Фәнис Яруллин үзе мине кунакка чакыра! Ышанмадым... Ләкин икенче көнне үк, Нурсөя апа белән килешеп, кунакка киттем. Нурсөя апа килүемә чәй өстәле әзерләп куйган. Мин керүгә диярлек, Фәнис абый белән икебезне калдырып чыгып китте. Мин оялып куйдым. Үземнең аш бүлмәсенә чыгып киткәнемне сизми дә калдым. «Сез чыкмыйча, Фәнис абый янына чыкмыйм», дидем. Нурсөя апа күпме генә карышса да, үгетләдем үзен. Соңрак Фәнис абый янына кызлар килеп йөргәнен, аларның бергә серләшкәнен белдем. Ләкин минем Фәнис абыйга халык шагыйре, яраткан язучыбыз, драматург, үткен телле публицист дәрәҗәсенә җитәргә ярдәм иткән, һәрчак янәшәсендә, бернәрсәгә дә зарланмыйча яшәүче, горур, шул ук вакытта шундый самими Нурсөя апа белән дә күбрәк аралашасым килде. 
Менә инде ике дистә елга якын Нурсөя апа белән серләребез уртак. Шул көннән мин алар белән бик якынайдым. Безнең мөнәсәбәтләр турында Фәнис Яруллинның «Хәтер төпләрендә утлы күмер» дигән көндәлекләр җыентыгында да укырга була. Әле анда керми калган матур хатирәләр, истәлекләр күпме. Фәнис абый мәңгелеккә күзләрен йомгач та, Нурсөя апа янына йөгереп килеп җиттем, булдыра алганча аңа ярдәм иттем. 
Нурсөя апа балаларымны да бик ярата. Алар туганнан бирле кунакка барып йөрибез. Нурсөя әбиләре, чын әбиләре шикелле, тәмле күчтәнәчләр белән сыйлый, рәхәтләнеп уйната, сагынып көтеп тора. Без килүгә һәрвакыттагыча чәй өстәле әзер, йә ит бәлеше, йә Фәнис абыебыз да яраткан кабак бәлеше пешкән. Балалар да якын итеп, «әби» дип эндәшәләр. 
Шушы көннәрдә Нурсөя апабыз Яруллина туган көнен каршы алды. Үзенә игътибар да таләп итми, сабыр гына яшәп ята, шөкер. Теленнән, ник бер генә мизгелгә булса да Фәнис Яруллин исеме төшсен. Һаман аның иҗатын яшәтү, үстерү, киләчәк буынга тапшыру өчен тырыша. 
Ә мин елдан-ел Фәнис-Нурсөя мәхәббәтенә сокланам. Әйе, теге студент вакыттагы җиңел уйлар түгел инде хәзер. Тормыш иткән саен, Нурсөя апаның нинди көчле рухлы шәхес икәненә сокланам! Кечкенә генә ханым нинди бөек татар улын ир итеп кадерләп, яратып, илһамландырып яшәгән! Хәзер дә бөтен булмышын аңа багышлап яшәвен дәвам итә! Яшә, Нурсөя апабыз! Әле халкым сиңа тиешле игътибарын да, рәхмәтен дә җиткермәде!

Фото: шәхси архивтан

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар