Логотип
Проза

Юлдаш

Поезд китәргә берничә минут калып бара. Бәхетенә, Сәлим купеда ялгызы гына кайта икән. Аның янына керүче булмады. Мондый бәхет бик сирәк эләгә ул поездда. Рәхәтләнеп кайтам икән, дип уйлап та бетерә алмады, купе ишеге ачылды. Тәгәрмәчле арба сумкасын өстерәп, зәңгәр куртка, башына бизәкле шәл ябынган, сулуына капкан әби килеп керде. Менә кайттым ялгызым гына, хәзер башланачак, дип уйлап йөзен чытып куйды Сәлим.


 Әби исәнләшеп килеп керде дә, чишенә башлаганчы, кабалана-кабалана әзерләп куелган урын-җирне тәртипкә китерә башлады. Өстендәге курткасын салгач, сумкасыннан ниндидер төргәкләр чыгарып өстәлгә куйды. Күрер күзгә яше җитмештән узган бер әби иде ул. «Менә бу әбиләргә ни җитми инде, җылы өендә ятмыйча, кая чыгып китте икән инде», – дип уйлап куйды ир. Карап утыруыннан уңайсызланып, тамбурга чыкты. Тәмәкесен тартып бетергәч, купега юнәлде. Юл буе тамбурда басып кайтып булмый бит инде. Сәлим килеп кергәндә өстәл ризык белән тулы иде. Пешкән йомырка, шырпы савытында тоз, кыяр, ипи, пирожкилар…


– Әйдә, улым, син дә утыр. Тамак ялгап алыйк. Ашаган малда өмет бар, диләр ул. 
– Юк, рәхмәт, тук мин.
– Икмәктән өстен булырга ярамый. Утыр, әйдә.
Сәлим өстәл буена барып утырды. Дөресен әйткәндә, офистан соң гына чыгып китте, ашап алырга өлгермәгән иде. Әйтерсең бар эш командировканың соңгы көненә калган. Поездга чак соңга калмады. Ул йомыркага үрелде. 
 – Ай-яй, бу поезд дигәннәрендә ничек йоклыйсыздыр. Бу какта йокласаң, иртәнгә сөякләрең сынып бетәр, билләһи, – диде әби матраска суккалап. – җылы өйкәемә, йомшак караватыма җитми инде. 
Сәлимнең авызы тулы йомырка иде, ул әби белән килешкән булып башын гына какты. 
– Мин Закирә әби булам, Синең исемең ничек соң, улым?
– Сәлим...
– Кая юл тоттың соң, Сәлим улым?
– Өйгә... Командировкадан кайтам...
– Өйгә кайту яхшы инде ул. Шатлык... Ә менә мин өйдән чыгып киттем әле... Яшь чакта да йөрергә яратмадым. Инде хәзер Әҗәлне өемдә каршылыйм дип яшәгәндә, менә юлга чыгарга туры килде. Күрәчәкне күрми гүргә кереп булмый, диләр бит. Менә миңа поездда йөрергә дә язган…


Закирә әби тәрәзәгә карады. Сәлим аның күзендә яшь бөртекләре чыкканын күрде. Әбинең шатлыктанмы, борчуданмы дулкынланганын аңлый алмады. Нигәдер бу мәлдә әбине жәлләп куйды. 
– Сез кая барасыз соң, Закирә әби?
– Кызыма барам улым, кызыма, – Закирә әби кесәсеннән кулъяулыгын алып күзләрен сөртеп алды.
– Шатланырга гына кирәк бит инде, әби. Ә сез елап утырасыз....
– Ә мин шатланам, улым. Кызым белән дүрт ел күрешмәгән идек. Аны күрмичә үлеп китәрмен дигән уй белән дә килешкән идем инде. Менә язган булгач...
– Югалышкан идегезме? Еракка киткән булса, бу поезд белән генә барырлык булгач, җир чите түгел инде…


– Югалыштык шул, улым. Тормышта шулай адашасың икән ул... Холкыбыз тыныч яшәргә ирек бирмәде шул. Икебездә дә тәкәбберлек бар. Ялгызым үстердем мин аны. Әллә артык иркәләп боздым инде. Үсмер чагы җиткәч, бер-беребезне аңламый башладык. Бер-беребезгә гаеп кенә ата идек. Нишләптер, тукта, мин бит әни, бераз зирәгрәк булыйм дип уйламаганмын инде. Ирем башка хатынга чыгып китте, бөтен дөньяга ачулы чагым иде шул үземнең дә. Бергә утырып ашый да алмас дәрәҗәгә җиттек. Кияүгә миңа үч итеп чыкты ул. Бик каршы идем ул егет белән аралашуына. Ни укымаган, ни эшләмәгән, трай тибеп йөргән бер егет кисәге иде шунда. Озак та узмый аерылыштылар. Кызым авырга узып өлгергән иде. Балаңны төшерт, дидем, тыңламады. Хәзер уйлыйм: ул чакта аны жәлләмәгәнмен дә инде. Миңа үч итеп кияүгә чыгып бала ияртеп кайтканы өчен битәрләдем һаман. Гомер буе сүзгә килеп яшәдек. Кызын да миңа каршы котыртты. Менә дүрт ел элек фатирын сатты да, чыгып китте. Кая киткәнен дә әйтмәде. Яңа тормыш башлыйм, диде дә суга төшкәндәй юк булды. Милициядән дә эзләтеп карадым, таба алмадылар. Бәлки, эзләп тә тормаганнардыр инде... Бер елдан соң хаты гына килде. Кияүгә чыктым, мине эзләмә дип язган иде. Менә шул сүз гел башымда бөтерелде. Уйлый торгач, үземнең дә гаепле булуымны аңладым. Бәлки гаеп мин дә күбрәк тә булгандыр... Мин бит әни кеше – олы кеше. Дөньяга үпкәм башкача уйларга ирек бирмәгән инде... Менә өч ай элек кызым миңа шалтыратты. Бик тыныч сөйләштек. Ул да сүрелгән, мин дә сүрелгән. Ул инде үзе әби булган. Оныгым кияүгә чыккан. Хәлләремне сорашты, соңгы вакытта гел сине уйлыйм, әни, диде. Төне буе елап чыктым, улым... Икенче көнне үзем шалтыраттым. Кызымнан гафу үтендем. Ул да үтенде. Кызым – телефонның бер башында, мин икенче башында елаштык. «Әни, синең янга кайта алмыйм, оныгымны карашырга ярдәм итәм, әйдә, үзең кил әле», – диде. Мин карт инде, юл йөрү авыр, җәйгә үзегез кайтырсыз дигән идем дә, улым... Менә уйладым-уйладым да, әллә җәйгә кадәр яшим, әллә юк, барып күрим әле кызым белән оныгымны дип юлга чыгарга булдым. Соңгы тапкыр кочаклап каласым килә балаларны. 


Сәлим бик озак тыңлады Закирә әбине. Өлкән кешенең күңелендә җыелган иде, түкте дә түкте.... 
– Улым, әниеңнәр исән-саумы соң?
Закирә әбинең бу соравы Сәлимне уятып җибәрде кебек. Кайчан кайтты әле ул соңгы тапкыр әти-әнисе янына? Биш ай булды бугай инде. Вакыт җитмәүне сәбәп итеп еш кайта алмый шул. Әле хатыны эшли, әле балаларның ялларда төрле бәйге-чаралары... «Ярар, улым, сезнең үз тормышыгыз. Сез исән булсагыз, без бәхетле», – дип әйтәләр картлар да. Ике-өч көнгә бер тапкыр телефоннан хәлләрен белешү очрашуны алыштыра алмый шул... 


– Әйе, исән-саулар...
– Кайтып йөр, улым, яннарына. Әни күңеле, нәрсә генә булса да, көтә ул...
Сәлим баш кына какты... 


Тамбурда караңгы тәрәзәгә карап озак уйланып барды Сәлим. Күңелен әллә нинди бер моңсулык биләп алган иде. Бу халәтен аңлый алмый азапланды. Өенә кайта бит югыйсә. Купега кергәндә Закирә әби йокларга яткан иде. Поездда йокларга ярата Сәлим. Бу юлы әллә нәрсә йоклый алмады, урын да каты, поезд да артык селкетә кебек тоелды…


Сәлим иртән күзен ачканда Закирә әби урынын җыеп куеп, тәрәзәгә карап бара иде. Көтә, дип уйлады Сәлим...
– Уяндыңмы, улым. Минем төшәр вакытым җитеп килә. Исән-сау яшә, улым. Гаиләңнең, әти-әниеңнең кадерен белеп яшә... Үзең бик акыллы кешегә охшагансың, әниең дә бик акыллы, җайлы хатындыр, мөгаен. Миннән сәлам әйт аңа, яме…


Закирә әби карышып маташса да, Сәлим аңа поезддан төшәргә ярдәм итте. Әби саубуллашып китә генә башлаган иде, кисәк кенә Сәлимгә таба борылды да: «Әнә, минекеләр килә», – диде зур горурлык белән. Әбинең йөзе яктырып, хәтта яшәреп киткән кебек тоелды…


Ашыга-ашыга Закирә әбигә таба атлаган хатынны һәм яшь кызны күреп алды Сәлим. Алар килеп җиттеләр дә әбине кочаклап алдылар. Өчәүләп бик озак кочаклашып тордылар. Бу дулкынландыргыч мизгелләрдән Сәлимнең ирексездән күз яшьләре чыкты. Закирә әбинең калган гомере бәхет-шатлыкта үтәчәгенә ышана иде ул бу минутларда. Ул җиңе белән күзен сөртте дә, кесәсендәге телефонны кулына алды. 


– Әни, исәнме... Хәлләрегез яхшымы? Әйе, командировкадан кайтып киләм. Тиздән өйдә булам инде. Әни, бу ялда кайтабыз әле, яме...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар