“Татар радиосы”ның баш мөхәррире Айваз Садыйров: “ХИТ – лоторея уены кебек ул”

- Айваз, “Татар радиосы” бүгенге көндә татар эстрадасы өчен нинди роль уйный?
- “Татар радиосы” эстрада өчен, беренче чиратта, уңышлы мәйдан. Бүгенге көндә без радиостанцияләр, телеканаллар саны белән мактана алмыйбыз, шуңа да безнең радиостанция иҗатчыларны, җырчыларны халыкка ирештерүче, ишеттерүче орган.
Һәр җырчы үзенең иҗатын, бу очракта җырын, кайда яңгыратырга икәнен үзе сайлый. Бу яктан карасаң, аның иҗатын тыңлаучыларга тиешле дәрәҗәдә җиткерә алучы радиостанция, дип карарга кирәк безне. Безнең бөтен программалар да, имиджыбыз һәм башка эфирдан тыш проектлар радионың үз йөзен булдыру, аны таныла торган итү, тыңлаучыларны җәлеп итү өчен эшли. Әлбәттә, җырчы безгә җырын алып килгәндә, моны күз уңында тота.
Без һәр җәһәттән кызыклы, үтемле, мәгънәле булырга омтылабыз. Бүген без татар телен ничек саклап калырга, дигән зур проблема алдында торабыз. Бу очракта иң үтемле ысул – халыкны күңел ача торган да, шул ук вакытта мәгънәле дә булган тапшырулар һәм сыйфатлы татарча җырлар белән татар мохитенә ияләштерү, телдән биздермәү. Әгәр дә кешегә телеңне сакла, ярат, дип үгет-нәсыйхәт биреп, һәрдаим шуны кабатлап торсаң, ул киресенчә, тискәре мөнәсәбәт уятырга мөмкин. Ә аңа ошый, күңеленә хуш килә торган мәгълүматны ул бер сүзсез кабул итә.
- Концерт программасы хитларга корылган иде. Хит феномены турында ниндидер бер күзаллавыгыз формалаштымы инде?
- Бу иң еш бирелә, шулай ук вакытта ачык булып кала торган сорау. Җырлар турында хит булырга мөмкин, дип ниндидер фараз ясап була, ләкин төгәл әйтү мөмкин түгел. Хит уйламаганда-көтмәгәндә барлыкка килә.
Хитны күпме тыңласаң да туйдырмый. Дөньякүләм практикада да күзәтелә бу күренеш: матур җырны тыңлаган саен тыңлыйсы килә.
Иң популяр тема – мәхәббәт, бу темага язылган җырлар барыбер үз тыңлаучысын таба.
- Көн саен радиода ничә җыр яңгырый ала?
- Тәүлеккә 300гә кадәр, сәгать саен тапшыру төренә карап 8-15 җыр яңгырый.
- Бу концертка билетлар өчәр мең сумнан артып китте бугай. Билет хаклары ничек формалаша мондый концертларда?
- Концертларның билет хакы аны оештыруга киткән чыгымнардан башлана. Казанда, кызганычка каршы, күп халык сыйдырышлы заллар юк. Мәскәүдә, мәсәлән, өчәр мең кешелек заллар бар. Андый вакытта билет хакын арзанрак куеп булыр иде. Билет хакына концертны оештыручы иҗади команда, тавыш, ут куючылар, зал арендасы, костюмерлар, визажист, чәчтарашлар һәм башкаларның хаклары керә. Ул җырчының җырыннан гына түгел, ә концертны оештыруга киткән зур хезмәттән дә формалаша.
Шуны әйтергә кирәк: “Татар радиосы” һәм “Барс-Медиа” җәмгыяте концертларын оештыру эшенә Татарстандагы, кайчак чит төбәкләрдәге иң яхшы профессионалларны гына чакырырга тырыша.
фото Вконтакте челтәреннән алынган
концерт турында: http://syuyumbike.ru/brendlar/?id=6400
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
-
29 март 2023 - 08:52Без имениАндый хатын кызларга аптыраем мин. Уз узлярен аз гына да хормят итмяй микян ней . Хар бер кеше узк сайлый ничек яшяргя. Ошай шулай ящяргя ана. Зарланып ,елап йорергя срнгыдан. Утте гомер диеп. Кем тузяргя мажбурли икян ???Нәрсә хакына түзәргә?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.