Үзе шаян, үзе ачык, энергиясе ташып торган Кариев исемендәге Яшь тамашачы театры актрисасы Альбина Гайзуллина белән безне улларыбыз таныштырды. Балалар белән ярышлардан ике тәүлек буе поезда кайтканда, аның гадилегенә, бар кешене үз итеп сөйләшүенә сокландым. Альбина белән иҗат, гаилә турында да сөйләшергә өлгердек.
Үзе шаян, үзе ачык, энергиясе ташып торган Кариев исемендәге Яшь тамашачы театры актрисасы Альбина Гайзуллина белән безне улларыбыз таныштырды. Балалар белән ярышлардан ике тәүлек буе поезда кайтканда, аның гадилегенә, бар кешене үз итеп сөйләшүенә сокландым. Альбина белән иҗат, гаилә турында да сөйләшергә өлгердек.
Альбина, «Сәлам, Актәпи» спектаклендә тыңлаусыз кыз ролен уйныйсың. Ә үзең нинди бала идең?
– «Сәлам, Актәпи» спектакле – гаҗәеп кызыклы бер дөнья ул. Без аны гардеробта уйныйбыз. Спектакль барышында берничә рольне башкарам. Ахырдан иркә – «әти кызын» уйныйм. Шәхсән мин, бала чагымда бик шук, малайлар белән түбәләрдән йөреп, туп тибеп үстем. Курчак уйнап утырганымны хәтерләмим. Күрше-тирә малайларының «атаман»ы идем. Укырга кергәч кенә тынычландым, андый шуклыгым бетте.
Дөбъяз авылында яшәгән кызга, актриса булып китәргә нәрсә этәргеч булды?
– Әнием чүәк фабрикасында эшләде. Анда алмагач бакчасы бар иде. Дәрестән соң әнием янына килгәч, ак тукымалар алып, бакчада җырлап йөргәннәремне хәтерлим. Без үскәндә мендәрләрне күпертеп, өсләренә ак челтәр ябалар иде. Аларны да алып, үземне һинд кызы дип хис итеп җырлар җырлый идем. Һәрвакыт сәхнәгә тартылдым. Укытучым Гөлсинә Галимова да мәктәп елларында барлык фестиваль, бәйгеләргә йөртте. Мәктәптә узган барлык чараларда актив катнаштым. Тугызынчы сыйныфны тәмамлаганда, мәктәптә калмаячагымны төгәл белә идем. Имтиханнар алдыннан, май урталарында кулыма «Татарстан яшьләре» газеты килеп эләкте. Анда театр училищесына студентлар кабул итү турындагы белдерүне күреп алдым. Шулай итеп сыйныфташым белән Казанга киттек. Имтиханнарны уңышлы тапшырып, укырга керергә язган...
Син театр училищесында Илдар Хәйруллин төркемендә укыгансың...
– Илдар абый шәхес ул. Үз эшенең остазы. Безнең төркемдә дисциплина көчле иде. Соңга калырга һәм сәхнәгә урамда йөргән аяк киеме белән басарга ярамый. Икенче остазыбыз – Тәслимә Хәләф. Алар икесе шул кадәр әйбәт тандем иде. Илдар абый егетләр белән нык булса, Тәслимә апа безне тәрбияләде. Иң элек маңгай чәчебезне үстертте. «Актрисаның күзе күренеп торырга тиеш», – дия иде. «Тимә сәхнә пәрдәсенә, ул сәхнәдә синнән кадерлерәк персонаж», – дигән сүзләре әле дә хәтердә. Шулай итеп, алар безне бар әйбергә сакчыл карарга өйрәтте. Үзләрен аямыйча, сәхнәгә йөгереп менеп, уйнап күрсәтеп безне артист иттеләр.
Бүгенге көндә уйнаган илледән артык ролең бар. Шуларның кайсысы күңелеңә иң якыны?
– Актерга һәр роле кадерле. Шулай да эшли генә башлаган елларда уйнаган: Т. Миңнуллинның «Гашыйк буласым килә» спектаклендә Чарли, Р. Вәлиевның «Әйдә барыйк, кызлар карыйк»та Миңсылу рольләре бигрәк тә якын. Соңгы вакытта яратып башкарган ролем – М. Кәримнең «Озын-озак балачак»тагы Акйолдыз. Бу спектакльдә уйнау өчен бер атна дәвамында барган кастингта үзебезне күрсәтергә туры килде. Бар тырышлыгымны куеп, эшләп алган ролем булганга да, бик кадерле ул миңа. Үземнең визит карточкам дип саныйм.
Күңел түрендә йөрткән, уйныйсы килгән ролең бармы?
– Золушка ролен уйныйсым килә. Шуннан рус классиклары – А. Чехов һәм А. Островский пьесалары буенча куелган спектакльләрдә уйнар идем.
Альбина, күпләр сине Тинчурин театры актеры Рөстәм Гайзуллин хатыны буларак та белә. Гаиләдә ике театр әһеленә гомер итәргә авыр түгелме?
– Авырлыгын күрмим. Төрле театрларда эшләсәк тә, өлкәбез бер бит. Бер-беребезгә терәк була беләбез. Өйдә эш турында сөйләшмибез. Бу бездә күптән кертелгән тәртип. Премьералар булганда, әлбәттә, гаилә белән килеп бер-беребезнең уенын карыйбыз. Күп еллар әти-әни белән яшәгәннән соң үз фатирыбызга күчендек. Баштарак бик авыр булды. Эштән кайтканда бар нәрсә әзер булганга өйрәнеп беткән идек. Аерым яшәүнең уңай ягы да бар икән. Рөстәм дә күп әйберләргә җаваплырак карый башлады. Бу инде әти-әни куенында яшәп яту түгел. (Көлә.)
Улларыгыз, тыйнак Рамазан белән бар әйбердән кызык табып йөрүче Нурсолтанны ничек тәрбиялисез?
– Безнең тәрбия – балалар белән дус була белүебездер. Рөстәм белән килештек. Ул балаларга сүз әйткәндә мин дәшмим, мин орышканда ул шыпырт кына тора. Хәтта, бер-беребез белән килешмәсәк тә. Балалар югында, әлбәттә, утырып сөйләшеп, уртак фикергә киләбез. Әти-әни бер сүздә булып, бер юнәлештә тәрбияләгәндә генә балалар дөрес юлны сайлый. Әле бит алар дәү әти-дәү әни белән үскән балалар. Тәрбиядә өлкән буынның да катнашуы бәяләп бетермәслек. Безнең Рамазан кечкенәдән – футбол, ә Нурсолтан тхэквондо белән шөгыльләнә. Икесенең дә инде уңышлары бар.
Һәр гаиләнең үз традициясе, ә сезнеке нинди?
– Безнең матур бер традициябез бар. Яңа елны башта Казанда әти-әниләр янында каршы алабыз, унике тулгач, төялешеп авылга кайтып китәбез. Шулай итеп ике як әти-әниләрнең күңелен күрәбез, хөрмәтебезне белдерәбез.
Әңгәмәдәш – Гөлнар Галимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк