Бәби мунчасы

Надирә авыр тапты бәбине. Бала тудыру йортына кергәндә үк гемоглобины бик түбән иде. Шуңа күрә табиблар бәбилисе хатынны күз уңыннан ычкындырмаска тырышты. Төн уртасында еш-еш торып йөри башлавын абайлауга, җитәкләп, бала табу бүлмәсенә алып кереп киттеләр.
Бала туарга ашыкмады. Хатынның беренче баласы иде. Димәк, тәҗрибәсе юк. Үзен ничек тотасын белми. Тулгагы ешайган саен газаплары да көчәя төште. «Ятып кына тор!» – диләр дә бит шәфкать туташлары, хатын ятып кына тора алмый. Аның торасы, һаман ешрак чүлмәккә чүгәлисе килә генә бит. Тик – ярамый! Ярамый. Алайса туачак сабыеның башына көч килергә мөмкин икән. Баш бит ул! Баш белән шаярмыйлар. Күрше ятактагы икенче бер хатынны табиб әллә ничә мәртәбә әрләп китте инде: «Сабырсыз! Ят урыныңа. Юләр бала табасың киләмени соң синең!»
Шундый куркыту-кисәтүдән соң тыелмый хәлең юк. Надирә авырту-газапларга түзгән каһарманнарны үзенә мисал итеп, ничек тә түзәргә тырыша. Никельле карават тимерләрен чытырдатып кыса.
Шул рәвешле бөтен тулгак ачысын салкын тимергә күчермәкче.
Табиб килеп карап китте. «Әле юлы ачылмаган. Түз, тиз булмас».
– Озакмыни әле?
Табиб елмаеп кына куйды. Ул инде адәм баласының дөньяга килүе дә, дөньядан китүе дә газаплы икәнен яхшы белә торган тәҗрибәле ханым иде. Газиз баласын күкрәгенә кысуга яшь ананың да бөтен әрнү-газапларын, бер дә булмагандай, онытасын, хәл алуга, алтын күкәй тапкан тавык сыман мактанырга тәрәзәгә йөгерәсен белә. Алай да ишеккә җиткәч, борылып: «Догаларыңны укы эчтән генә. Фәрештәләр бала тапканда гел яныңда булыр», – диде.
Фәрештәләр... Ә менә шайтан янында гына йөри бугай. Котырта да... Хатын яшь тулган күзләрен тутырып, гасабиланып тәрәзәләргә карый. Рәшәткәле! Авыртуга чыдый алмаган хатыннар сикермәсен өчен рәшәткәләгәннәр инде, дигән гайре табигый уй башыннан йөгереп үтә. Нинди юләр уй! Менә-менә дөньяга тагын бер инсан китерергә торган кеше башына шундый ахмак уйлар керергә тиешмени инде, йә?! Бер ул гынамыни! Бу фани дөньяга ничәмә миллиард кеше фәкать шушы бер юлдан ялгыз гына килгән дә һәр бересе, тәкъдирендә ничек язган – шулай ялгыз гына киткән. Надирә дә түзәр, түзми хәле юк. Менә тиздән, бик тиздән, күп булса, тагын дүрт-биш сәгатьтән аның улы туар. Баһадир булырдыр ул. Шулкадәр даулашмас иде. Гайрәтледер. Әнисенең терәге, таянычы, сеңелләренең яклаучысы булыр. Надирә авыртудан чалшайган йөзенең кинәт елмаюдан балкып киткәнен сизми дә калды. Үз уйлары елмайтты аны. Кара син бу хатынны! Әле беренчесен табып котыла алганы юк, инде абыйга сеңелләр турында хыялланып ята. Ай-ай! Аллакай гынам! Ай!
...Аһ, эчәсе килә! Надирәнең кичәдән бирле бер тамчы су йотканы юк икән ләбаса. Инде яңа көннең кояшы баеп килә. Су ярамый, имеш. Ни генә ярый соң аңа хәзер? Тулгак газаплары гынамыни?
Алгы бүлмәдән чынаяклар чылтыраган тавыш ишетелә – шәфкать туташлары җыелып чәй эчәләр. Надирә турында уйлаган кеше дә юк. Хатын, ятагыннан кузгалып
су краны янына килде – һичьюгы иреннәрен генә чылатсын инде. Краннан су килмәде. Япканнар. Нигә инде Надирәне терек суыннан мәхрүм итәләр! Су!!! Кибеккән иреннәрдә тоз тәме генә, аларны яладың ни дә, яламадың ни...
…Надирәнең күзе ак тастымал ябылган тәлинкәгә төште. Көндез үк куеп чыгып киткәннәр иде. Ачып карады. Тәлинкәдә сусыл алыча өеме. Бу – оҗмах сые, бу – котылу иде! Надирә, сабырсызланып, әче җимешне авызына китерде. Әйбәт булып китте бу. Әче тулгактан шифа – әче җимеш. Тәненә хәл керде. Хатынның авыртуны яшәешнең бер шарты дип кабул итә башлаган бәдәне инде тулгакның яңадан-яңа һөҗүменә каршы торырга әзер иде.
Теге якта чәйләрен эчеп бетерделәр. Бераздан табиб ханым да әйләнеп керде.
Карады:
– Өстәлгә! Аллага тапшырдык!
Надирәне бәбиләтүгә табиблар алдан әзерләнде. Гемоглобин түбән булганда үзеннән-үзе кан китү куркынычы болай да бар. Надирә исә бала табарга тиеш. Димәк, кан югалту котылгысыз. Шуңа күрә донор каны хәстәрләп куелды. Кан югалтуны минималь итү өчен бик нык көрәшергә кирәк. Хатынның гомерен саклап калу өчен көрәш булыр бу. Бар ышаныч яшь организмның чыдамлыгына. «Ул үзенең азканлылыгына ияләшеп беткән инде», – дип юатты табиблар бер-берсен. Ярдәмгә бүтән бүлек табибы да килгән иде.
Өстәлгә алынган Надирә исә йокылы-уяулы бер рәхәт халәт кичерде. Сул беләгенә кадалган энәгә нечкә көпшәдән агылган кызыл агымда да гаме юк. «Көчән! Көчән. Тирән сулыш ал!» – дип өзгәләнгән ак киемле фәрештәләрне күрми дә, ишетми дә. Аның йоклыйсы гына килә. Табибларны хатынның шушы халәте сагайта да инде.
– Йоклама, Надирә! Йоклама! Куркытма безне.
Шул рәвешле ике гомер өчен көрәш озак дәвам иткәндер инде. Надирә вакыт исәбен югалтты. Тәрәзәгә төшкән кояш нурлары да берәм-берәм сүнделәр. Шәфкать туташы ара-тирә беләктәге энәне капшап карый, йә берәр укол кадап китә. Инструментлар чылтырый. Надирәнең эченнән кинәт кайнар дулкын йөгереп узды.
– Аллага шөкер! – Кем әйтте бу сүзләрне – Надирә үземе, әллә табибларның берәрсеме?
– Анестезия! Тегәбез! Бәйлибез! – Кыска, төгәл бу фәрманнар барысы да Надирәне һәм аның сабыен коткару хакына иде.
Ниһаять!
– Кызың туды! – дигән сөенчегә яшь ана хәлсез елмаеп: «Алланың рәхмәте белән!» – дип кенә әйтә алды. – Баш миенең кайсыдыр бер сырында: «Кыз. Бу бала да шулай газапланып бала табар берәр вакыт», – дигән уй сызылып үтте. Бирсен Ходай. Кызының балаларын да кулга алырга язсын!
Ак биләүгә төрелгән кызына Надирә күзен сирпеп кенә карый алды. Кызына лаек иң гүзәл исем тел очына килде: Гөлмисал! Шул исем белән яшь ана тирән йокыга талды. Бу юлы аны беркем дә уятырга тырышмады. «Баламның дүрт саны төгәлме?» – дигән соравы иреннәрендә эленеп калды.
Тәүлектән артык суга тилмергән яшь ана су күреп төшләнде. Имеш, зур бер алмагач төбеннән чишмә бәреп чыккан икән. Надирә шул чишмәнең суын куш учына алып, битен-кулын юа икән. Җиләс булып китте. Инде суны иреннәренә дә тидерәм дигәндә генә уянып китте. Шабыр тиргә баткан икән – җиләслек шуннан. Бәби тапкан хатынны коридордагы агач сәкегә чыгарып яткырганнар. Күрәсең, палатада буш урын юктыр инде.
– Менә сиңа күчтәнәч килгән, – ак яулыклы мөлаем апа – кизү санитардыр инде – сәке янындагы бәләкәй өстәлгә пакет куеп китте. Күчтәнәч иреннән – яшь әтидән иде. Мөгаен, әти булуын белеп өлгергәндер инде.
Калай савытта җимеш суы булырга тиеш. Ачарга иде бит.
Тик ничек ачасы? Бу – балалар тудыру йорты. Димәк, пычак очы белән генә калай банканы ачып бирердәй ир-атлар коридордан үтеп йөрми. Үзе дә ача ул аны! Надирә күчтәнәчләр арасыннан бәләкәй пәке табып алды. Онытмаган, рәхмәт төшкере! Тик, бу ни хикмәт? Беләгенең җеп өзәрлек тә егәре юк икән ләбаса. Бик озак азаплана торгач кына Надирә калай банканы тишә алды. Хатын, нәфесләнеп, шул нәни тишектән типкән татлы дымга иреннәрен тигерде. Ят тәм. Манго суты зәм-зәм суы кебек тәмле дә, сихәтле дә иде.
Ниһаять, сусын басылды. Инде бәбине китерсеннәр! Яшь ана баласын сөю хисенең мәңге басылмас сусын икәнен хәзергә белми иде әле.
Бала тудыру йортыннан кайтканнарына бер атна була дигәндә, өйдәгеләр яшь ана белән сабыйны мунча кертү хәстәренә кереште. Инде ярый – баланың кендеге кипте, ананың да хәле әйбәтләнеп килә. Ийе, ипләп кенә юындырып карасаң да ярый. Аннары йоласы да бар бит әле аның. Бала тапканнан соң бәби мунчасы кермәгән хатын язга чыккач яңгыр күрергә тилмергән иген басуы кебек бит ул. Икесенә дә – анага да, балага да арулану, тазарыну лазем. Икесенә дә су тансык.
Мунча хәбәре Надирәне бик сөендерде.
– Менә, кызым, йөземем, чәп-чәп итәрбез. Син дә елап йөдәтми башларсың. «Аркасында кәчтеркәсе була яңа туган баланың. Мунча парында анасының сөте белән аркасын усаң, чыга ул каты төкләр. Шуннан соң изелеп йоклый башлый бала», – ди бит, әнә, Җамал әби. Йокларсың бит, әйеме, кызым? Еламассың да.
Җамал әби кызык ул. «Бала елый дип кайгырып утырасыңмы әллә? –
дип кичә гел әрләп ташлады. –
Бу мәшәкатьле дөньяга ник тудым икән?» дип кенә елый ул бала. Дөньяны ярата башлагач, елавыннан да туктар».
Әлегә елый шул әле Надирәнең Гөлмисалы. Алганны-куйганны да белми. Ана белән бәбинең көне белән төне буталды. Бу хәл өйдәгеләрне дә борчый.
Җамал әбине авылда Кендек әбисе дип йөртәләр. Ул инде озак яшәгән. Хатыннар өйдә генә бәбиләгән әүвәл заманда Җамал әбидән дә хөрмәтле әби булмаган. Бәбиләтү, бәбиләгән ананы тәрбияләүнең рәтен, йоласын аның кебек яхшы белүче юк. Надирәне бала табу йортыннан авылга – әнисе янына алып кайтып ире бик дөрес эшләде. Шундук Җамал әби кереп җитте. Бәбине бал-май белән авызлыкландырды. Янәсе, ата-анасына тәмле сүзле булсын! Бер очтан өйдәгеләргә киңәшләрен дә тезеп китте: «Берүк Надирәне аш-су арасында йөртмәгез. Авыр әйбер күтәртмәгез. Җил-салкын тигермәгез. Бала тапкан хатынның кабере кырык көн ачык торыр, дигән борынгылар. Өч көн рәттән бәби мунчасы ягыгыз. Үзем юындырырмын».
Җамал әби бәби мунчасының тәртибен яхшы белә. Ул өйрәтеп торды. Хуш исле яхшы сыйфатлы сабыннар, йомшак сөлгеләр, пакь биләүсәләр әзерләнде. Ефәк яфраклы каен пиннеге мәтрүшкә, ярабай, бөтнек, әрем салынган суда пешерелде. Һәйбәтләп тәмизләнгән мунчага һушыңны алырлык тәмле исләр таралды. Надирә белән нәни Гөлмисал әнә шулай хасиятләп әзерләнгән мунчага – җәннәткә килде. Җамал әби алданрак килеп куйган. Сулар таманлап, бәби белән әнине көтеп тора икән инде. «Әйдә, кызым, җайлап утыр да бәбиеңне алдыңа яткыр. Бала бераз парлансын. Аннары күкрәк сөтеңне бәбинең аркасына саварсың да, канат белән кагылгандай йомшак кына сыйпаштырып утырырсың». Әнә шул рәвешле Җамал әби киңәшләрен бирә торды. Җылы парда изрәгән сабыйның аркасын каты төктән арындыргач, нәүбәт йомшак пиннеккә җитте:
Атаң кискән утын түгел,
Анаң яккан мунча түгел,
Бүрәнә башы, бүре теше, у-у-у...
Аю-бүре баласы
Еламасын, зур үссен,
Мичтәй-морҗадай булсын! –
дип тезеп китте Кендек әби. –
Ата баласын чабам, ана баласын чабам, дип әйтергә ярамый. Кем баласы икәнен шайтаннар белмәсен.
Аю баласын чабам,
Бүре баласын чабам.
Аю кебек симез бул,
Бүре кебек җитез бул.
Көндез уйна, кич йокла.
Минем кулым түгел,
Гайшә-Фатыйма кулы.
Әби-бабай мунчасы
Җан тынычы бирсен,
Көн тынычы бирсен!
Яфрак кебек ачылсын,
Колмак кебек кабарсын.
Куян кебек сикереп йөрсен,
Борчак кебек тәгәрәп йөрсен!
Бәхетле бул!
Тәүфыйклы бул!
Теләкләрен теләп бетергәч, әби кайнар мунча ташына тфү-тфү дип төкереп алды. Үлән сулары белән коендыргач: «Суы сарыксын, үзе калыксын!» – дип такмаклап, баланы чиста су белән янә бер мәртәбә чайкады да биләүсәгә төргәндә үк йоклап киткән Гөлмисалны бәбине алырга килгән дәү әнисенә чыгарып бирде.
– Инде, кызым, сине юындырырмын, – диде Җамал әби Надирәгә. –
Ләүкәгә менеп ятарсың. Хәлең бетмәдеме? Тәнең йомшагандыр инде. Бераз эчләреңне чабып алырмын. Оешкан каннар калган булса, анысы да чыгар. Курыкма.
Надирә рәхәтенә кинәнеп ләүкәдә ята. Аның өстендә, кайнар һава дулкынын куалап, хуш исле пиннек кош канатлары кебек талпына да талпына. Берзаман әби, пиннеген читкә куеп, Надирәнең аяк бармакларын сылый башлады. Әбинең егәрен җуймаган бармаклары җитез хәрәкәтләр белән хатынның балтыр итләрен уды, ботларын чәбәкләде, җае белән генә эчен сылады. Җамал әби шулай яшь ананың йөкле вакытта урыныннан купкан эчке әгъзаларын урынына утыртты. Мускулларына, кан тамырларына егәрен кайтарды. Надирәнең сөяк-санагы йомшарып, таралып киткәндәй булды. Җан рәхәте шушы икән. Тулгак газапларының әҗере шушы. Надирәгә бәби мунчасы кадергә генә түгел, бәлки суга да кинәнү рәхәте бирде. Бөек бер арулану аша тәмам сихәтләнәсен, сөенә-сөенә яшәп китәсен, сөеп-яратып бала багасын белә иде ул.
Өйгә кайтып чәй эчеп алгач, Җамал әбигә Надирә бәби бүләге итеп күлмәк белән яулык бирде.
– Бүләкләргә ашыкма әле, кызым. Бәби мунчасы өч көн рәттән була ул. Алла боерса, иртәгә дә юындырырмын.
Шул рәвешле тагын ике тапкыр бәби мунчасында кинәнгәч, Җамал әби белән инде исем кушу мәҗлесендә очрашырга килешеп, мәрхәмәт иясен өенә озатып куйдылар.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
-
Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
-
Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
-
Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
-
Шоу – бар, сәнгать – юк ! Фердинанд СӘЛАХОВның тормыш кагыйдәләре
-
21 сентябрь 2023 - 14:58Без имениЭмоциялэрегезне йогэнлэргэ ойрэнегез. Эниегез ботенесен кунеленэ якын ала торган кеше, аны борчымагыз.Әни безне аңламый. Нишләргә?
-
21 сентябрь 2023 - 14:50Без имениУкучыларнын торлесе булган кебек, укутучыларнын да торлесе була шул. Яхшы анлата торган укутучыны нинди генэ укучы булмасын, 45 минут буе, сабыр гына тынлап утырасын. Мин узем дэ шундыйлардан, яхшы укыдым, но кайнар холыклы идем, ботенесен язып тормыйм, но яхшы анлата торган укутучыны сабыр тынлый идем. Яратып укыдым. Сигезеллыктагы укытучылардан мэрхум Шакиров Тимергали абыйны язып узар идем. Анын кебек яхшы укытучы бутэн юк иде шул мэктэбебездэ. Урта мэктэпкэ башка авылга йордек, анда да бик яхшы укутучылар мэрхумэ Роза апа, хэм мэрхум Фатыйх абыйны язып утэм. Беркемгэ бер начар суз эйтмэделэр, беркемне дэ начар сузлэр белэн сукмэделэр, бер укучыдан да баш тартмадылар. Алланын рэхмэтендэ булсыннар. Урыннары жэннэтнен турлэрендэ булсын! Гел яратып искэ алам. Укутучыдан тора куп нэрсэ.«Сугыш чукмары»
-
21 сентябрь 2023 - 14:07Без имениӘлхәмдулилләх, зурлап никах уткәргәнсез, бу әти-әни өстендә. Ә туй, исерек көтуе-кемгә кирәк шул уткәрсен, хәзер купләре үткәрми дә. Шул ук туганнарны тагын чакырасың бит, тик бусы аракы табыны. Гел бер кеше, ничә кат җыярга була, муеннан бурычка батыпНиках акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
-
21 сентябрь 2023 - 13:19Без имениДөресен әйткәндә ин зур гаеп узегездә... ничек бар шулай сөйләшергә иде ике як балалар бн, бар нәрсәне уртага салып.. я никах зурдан булып, загста гына язылышасызмы дип, я киресенчә, яки инде никах бн туй икесе беркөндә дип... куп якта хәзерге заманда ике як әти-әни никахны да, туйны да 50/50 уткәрә.. элек никахны кызнын әти-әнисе, ә туйны егетнеке кутәргән, шулай итеп ул әти-әнинен сонгы буләге яшьлэргэ булган, чонки аннан сон яшь гаилэ узлэре жавап бирэ финанс ягы очен, эти-эни бутэн акча биреп бармый. Э хэзер куп ата-ана гомер буе финанс ягыннан поддержать итэ инде... Сезгэ кинэшем шул, ничек бар шулай сойлэшегез, яшермичэ. Чыгу юлы кинэшлэшеп эшлэгэндэ генэ барлыкка килэНиках акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
-
19 сентябрь 2023 - 15:39Без имениАлайса туйны узегез оештырыгыз диегез, кредитлар алып туй уткэру кирэк эйбер дип санамыйм.Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.