Юбилеең белән, Кайбыч!

Республикабыздагы иң яшь районнарның берсе – Кайбыч районы үзенең оешуына чирек гасыр булуны бәйрәм итте.
...1991 ел. Апас районыннан Кайбыч районын аерып чыгару турындагы карар илдәге вазгыйтьнең иң катлаулы чорында кабул ителә. Икътисадның таркалган чоры. Яңа район аякка басып яшәп китә алырмы? Киләчәге булырмы аның? Әмма районны кире кайтару халыкның теләге, аның таләбе иде.Алтмышынчы еллар уртасында, районнарны кушу, эреләндерү вакытында Кайбычны башта Буага ук кушып куялар, аннан Апаска кире кайтаралар. Район үзәгеннән шактый еракта булган Кайбычка игътибар бөтенләй бетә. Гөрләп эшләп торган инкубатор тарала, май-сөт заводы ябыла, музыка мәктәбе дә шул язмышка дучар була, дәүләт саклык банкы Апаска күчә... Төзелешләр бөтенләй алып барылмый. Халык өчен иң авыры – район үзәгенең үзләреннән бик еракта булуы. Мәлки, Иске Тәрбит, Подберезье авылларында яшәүчеләр Апаска өч район – Чуашстанның Канаш, Яльчик һәм үзебезнең Буа районы аша үтеп баралар. Район үзәгенә поездларга утырып Татарстанда Кайбыч төбәге кешеләре генә йөргәндер.
Ә үзәккә эш гел төшеп тора бит ул: кайвакыт бер имза куйдырыр өчен дә шундый озын авыр юлга чыгып китәргә туры килгән.
Халык Кайбычтан район китү белән беркайчан да килешмәгән. Җитәкчеләргә бу мәсьәләне хәл итүне сорап әледән-әле мөрәҗәгать итеп торганнар. Туксанынчы еллар башында әлеге хәрәкәт тагын да көчәйде. Элеккеге чикләре белән Кайбыч районын кире кайтаруны сорап ул чакта авылларда халык җыеннары үтте: Кайбычның үзендә, Кече Кайбычта, Мөрәледә, Кошманда, Федоровскоеда... «Район киткәнне бирле безнең төбәктә унөч авыл җир йөзеннән бөтенләй юкка чыкты, кайберләренең инде исемнәрен дә онытып барабыз... Хәлләр болай дәвам итсә, ундүртенче авыл Кайбыч үзе булырмы?» – дип әрнеп, күз яшьләре белән сөйләделәр ул чакта җыенга килүчеләр.
Халыкның теләген, гозерен ишеттеләр ул чакта! Барлык вәкаләтләре белән Кайбыч ягына үзенең элеккеге исеме кире кайтты.
Мөстәкыйль Кайбыч районының беренче Сабантуен хәтерлим әле. Ул чакта мәйдандагы рухи күтәренкелек! Халкыбызның бу матур бәйрәмен шулай зурлап үтүләрне оныткан идек инде.
Район шулай яшәп китте...
Быел менә Кайбыч районын булдыру турындагы указны имзалауга 25 ел. Шул уңайдан Олы Кайбычта зур бәйрәм узды. Чарада республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, Татарстан районнары башлыклары, төрле предприятие җитәкчеләре катнашты, якташлар кайтты. Бәйрәмнең иң зур һәм иң хөрмәтле кунагы исә – Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булды. «Кайбыч районы бүген – алдынгылар арасында. Республика ярдәме биредә нәтиҗәле файдаланыла. Иң перспективалы һәм актив үсеп килүче районнарның берсе бүген Кайбыч. Аның тарихы – Татарстанның яңа тарихы ул. Мин районыгызның алга таба да чәчәк атуын телим», – диде ул үз чыгышында.
Әйе, 25 ел эчендә Кайбыч бик күпкә алга атлады. Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин әйткәнчә: «Ул хәзер аграр өлкәдәге казанышлары һәм үскән инфраструктурасы белән аерылып тора. Республика программалары ярдәмендә соңгы елларда районның социаль йөзе бик үзгәрде. «Салават күпере» спорт-сәламәтләндерү комплексына бүген әнә хәтта күрше районнардан да яратып йөриләр. Кайбычның яшь спортчылары Россия дәрәҗәсендәге зур ярышларда катнаша һәм Татарстан данын яклый».
Авыл халкы өчен иң мөһиме – юллар. Бәйрәмдә: «Ниһаять, безнең як та юллы булдык!» – дигән сүзләр күп тапкырлар яңгырады.
Район үзәгендә генә түгел, Кайбыч районына кергән авылларда да үзгәрешләр шактый. Халыкның күңеленә иң хуш килгәне – төзелешләр. Мәктәп, балалар бакчасы, ФАПларны бер түбә астына алган биналар салына. Ә мәктәбе эшләп торган авылның киләчәге бар!
Райондагы соңгы матур үзгәрешләрнең барысын да халык Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеме белән бәйли, рәхмәтләрне аңа яудыра. Альберт Илгизәр улы Кайбыч районының Бәрлебашы авылында туып-үскән егет. «Эшең уңышлы барсын өчен кешеләрне яратырга кирәк», – ди ул.
…Вакыт барысын да ачыклый: чирек гасыр элек кабул иткән карарның дөрес булуын ул инде раслады. Кайбыч яши һәм яшәячәк!
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
Соңгы комментарийлар
-
23 март 2023 - 11:56Без имениБашта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.Ничек дуслаштырыйм?
-
22 март 2023 - 10:47Без имени«Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисезОныгым минеке түгел...
-
22 март 2023 - 09:46Без имениМенэ бу ирне жэллэп язгансыз, кешенен гаилэ тормышын белмичэ язып булмый бит, юньле ирдэн хатын китми, малаен курергэ тилмереп артыннан чабып йоргэнче, гаилэ бн яшэгэндэ кадерлэрен белеп яшэргэ булган дип тэ уйлап була, остендэге киемен утюклап кию кимэу кешенен узеннэн тора, аяксыз, кулсыз кеше тугел бит ул, утюклап кисен, хатын- кыз эш аты тугел бит ул, баласын карарга вакыты тисэ бик яхшы, ир- ат бала чага тугел, гаилэ коргач ул узе йорттагы ботен кеше очен жаваплы булырга тиеш, хатын жилкэсенэ менеп утырырга тиеш тугел!!Бер очрашу
-
22 март 2023 - 14:07Без имениУлыгыз баланы яраткач, кысылмагыз. Безкапчыкта ятмый конечно. Ноикенче яктан, кешелэрбит детдомнан да алып устерэОныгым минеке түгел...
-
23 март 2023 - 16:39Без имениБу язманы бик дулкынланып,тетрэнеп укыдым,Аннан коментарийларны да укып чыктым,торле фикерлэр эйтелгэн,хэрберсе дэ дорестер дип уйлыйм.Куренекле шэхеслэрнен тормышын гади халык белми,курми бит,барысы да ал да гол кебек.Баксан, алай тугел икэн...Боек шэхеслэр бераз эгоистрак булалар шикелле,аларга кубрэк игьтибар кирэк,шуна курэ аларнын гаилэ тормышлары да ,яшэу рэвешлэре дэ бераз узгэрэк,ягьни каршылыклы,ямьсезлеклэр белэн чуарлана.Икенчедэн боек шэхес булыр очен узенне танытыр очен ботен гомеренне шул идеяга юнэлтергэ кирэк.Э ботенесенэ дэ житешер очен бик кочле рух,батырлык кирэктер дип саныйм мин.Андыйлар да бар сэнгать кешелэре арасында.Э шулай да Галимэ апаны актриса буларак бик яраттым,рольлэрен бик оста уйный иде.Э тормышына килгэндэ,нишлисен,беребез дэ эулия тугел,хэрбер кешенен дэ русча эйтмешли свои скелеты в шкафуЧибәрлек – матур кешенең сыңар канаты!
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.