Яңалыклар
“Йәгез, бер дога!” - маҗар, төрек һәм рус телләрендә
19 октябрьдә “Татар-информ” матбугат үзәгендә Аяз Гыйләҗев романнарын маҗар (венгр), төрек һәм рус телләренә тәрҗемә иткән шәхесләр – Арпад Галгоци, Фатих Котлы, Наил Ишмөхәммәтов белән очрашу булды.
Тәрҗемәчеләр берьюлы нәкъ шушы көннәрдә Казан (Идел буе) федераль университетында ел саен узучы Халыкара телләр һәм мәдәниятләр саммиты уңаеннан җыелды. Матбугат конференциясендә шулай ук Венгриянең Татарстандагы генераль консулы Адам Штифтер, КФУның Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, филология фәннәре докторы, профессор Рәдиф Җамалетдинов, КФУның Татаристика һәм тюркология Югары мәктәбе җитәкчесе Әлфия Йосыпова катнашты.
Аяз Гыйләҗевның “Йәгез, бер дога!” романын бүген дөнья халкы венгр, төрек һәм рус телләренә тәрҗемәләрдә укый ала. Романның төрек телендә нәшир ителүен тәрҗемәче Фатих Котлы Аяз ага белән шәхси танышлыгы, аны остаз итеп кабул итүе белән аңлатты.
- Аяз агадан “Кайсы әсәрегезне төрек телендә күрергә теләр идегез?” - дигәч, Аяз ага ике дә уйламыйча “Өч аршин җир”не атады. Мин моны васыять итеп кабул иттем. 2008 елда “Өч аршин җир” Төркиядә басылып чыкты, шуннан соң ул популярлашып китте һәм хәзерге көндә ул биш тапкыр нәшер ителде.
Мин Аяз аганың 11 әсәрен тәрҗемә итмичә туктамыйм, дидем. Хәзер инде “Йәгез, бер дога!”, “Язгы кәрваннар”, “Яра”, “Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәя” әсәрләренең төрекчә тәрҗемәләре бар, - дип сөйләде очрашуда Фатих Котлы.
Ә венгр теленә тәрҗемә Венгрия белән Татарстанның фәнни мәктәпләре арасындагы күптәнге дуслык аркасында барлыкка килгән. Аяз Гыйләҗев иҗатын өйрәнүче Миләүшә Хәбетдинова Арпад Галгоци белән элемтәгә керә.
Арпад Галгоци Аяз Гыйләҗев белән ГУЛАГ лагерьләренда танышкан. Аларның дуслыгы нибары 3,5 айга сузыла. Алар икесе ике бригадада күмер чыгаралар. Ләкин шушы дуслык эзсез югалмый. Галгоцилар һәм Гыйләҗевлар гаиләсе бүген дә дус яши.
- Мин Казанга бик җылы хисләр белән киләм. Узган ел хатыным белән килдек – без ярату диңгезендә коендык. Будапештка кайткач, “Йәгез, бер дога!” романы белән үз халкыбызны да таныштырырга ниятләдек. Венгрия социалистик оҗмахтан чагыштырмача күптән түгел генә чыкты, шуңа да бездә китап тәрҗемә итеп, аны нәшер итәрлек чыгымнарны капларлык байлык юк. Без Венгриянең Кеше ресурслары министрлыгына мөрәҗәгать иттек. Андагы экспертлар безнең бу тәкъдимне хуплап, китапны тәрҗемә һәм нәшер итәрлек акча бирделәр. Китапны тарату эшенә дә җитте ул. Ләкин бер шарт куйдылар: 24 февральгә кадәр өлгерергә кирәк иде. Нибары өч ай вакыт бар иде, ләкин без өлгердек.
Менә татарлар белән маҗарлар дуслыгы шуннан башлана, - диде Арпад Галгоци.
Киитапны русчага тәрҗемә иткән Наил Ишмөхәммәтов романны тәрҗемә итү эшенә үз теләгем алындым, диде. “Романга тотыныр алдыннан мин үземне буй җитмәс кыя алдында торган кебек хис иттем – шулкадәр тирән эчтәлекле һәм татар теленең бөтен эчке хасиятләрен үзендә туплаган әсәр бит ул. Ләкин роман югалмады – шунысы мөһим”, - дип белдерде тәрҗемәче.
Роман маҗар теленә рус телендәге варианттан тәрҗемә ителгән.
Бүген Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Венгриянең күренекле тәрҗемәчесе Арпад Галгоцига Татарстан белән хезмәттәшлеге өчен Рәхмәт хаты тапшырачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк