Логотип
Яңалыклар

Йә дөньяны үзгәртәм мин бүген...

Бүген Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында – бәйрәм! Халыкара туган телләр көне уңаеннан зур чара оештырганнар. Студентлар, ишектән үк кунакларны каршылап, Актлар залына озата. Язучылар, журналистлар, тел галимнәре, укытучылар, туган телне сөючеләр килгән. Туган тел бәйрәменең беренче өлешендә без Казан федераль университеты һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлеге арасында хезмәттәшлек турында Килешүне имзалау тантанасының шаһитлары булдык. КФУ ректоры Илшат Рәфкать улы Гафуров университетның милли кадрлар, иҗат кешеләре, туган тел сагында торучыларны укытып чыгаруына басым ясап, аны зыялыларыбызны әзерләүче бишек дип атады. 90 процент язучылар – безнең университетның татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаган дип ассызыклады. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Хәбибрахман улы Салихов шулай ук университет адресына җылы сүзләр җиткерде, киләчәктә бергәләп эшләү буенча яңа проектлар әзерләнүен әйтте. Документка кул куйганнан соң, чараның икенче өлеше башланды. Ул Татарстанның халык язучысы, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, язучы, шагыйрь, драматург, күренекле җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиевнең 70 еллык юбилеена багышланган әдәби-музыкаль кичә булып дәвам итте. КФУ ректоры Илшат Гафуров Разил Исмәгыйль улының университетта узган юбилеен тикмәгә генә Туган тел бәйрәмендә үткәрелүнең символик мәгънәгә ия булуына да ачыклык кертте: «Разил Вәлиев – республикабызда туган тел өчен җан атып йөргән олы йөрәкле мөхтәрәм зат ул», – диде. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, тел галиме Фоат Галимуллин, халык шагыйре Рәдиф Гаташларның котлау чыгышында Разил Вәлиев кеше буларак та, иҗатчы буларак та, дәүләткүләм зур вәкаләтләр үтәүче сәясәтче буларак та ачылды. «Ул туган авылы Ташлыкныкы гына да, туган төбәге Түбән Каманыкы гына да, Татарстанныкы гына да түгел, Разил Вәлиев бөтен Рәсәйнеке ул!» – диделәр. Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр Комитеты җитәкчесе булуы үзе генә дә күп нәрсә сөйли. «Ул Дәүләт Советының иң кайнар комитетында эшли!» – диделәр.

Кичә шагыйрьнең ялкынлы шигырьләре, романтика тулы лирикасы, халыкчан да, заманча да, патриотик та җырлары белән үрелеп барды. «Таң җыры», «Мин бит синсез торалмам», «Зинһар өчен, кермә төшләремә!», «Бәхетем башкаласы», «Сабантуй»лар җанны иркәләде.

«Йә дөньяны үзгәртәм мин бүген,
Йә булмаса үзем үзгәрәм!»

Шагыйрьнең артист Артем Пискунов укыган әлеге шигырь юллары студентлар кичәсенең лейтмотивы кебек яңгырады. Яшьлеккә хас максимализм белән сугарылган юллар үзеңә ышаныч, зур эшләргә алынырга, җиңәргә омтылыш бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар