Логотип
Яңалыклар

«Ватаным Татарстан» газетасы юбилее: «Без исән! Без яшибез!»

«Россия матбугатының Алтын фонды»на кертелгән, дәүләт газета-журналлары арасында иң зур тираж белән чыгып килүче «Ватаным Татарстан» быел үзенең 105 еллыгын билгели. Шушы уңайдан тантаналы чара узды. Газетаның юбилее гына булмады ул, интернет технологияләре алга киткән заманда басма матбугатның өстенлеген күрсәтү дә булды. Һәм ул бик җитди өстенлек булып чыкты. 


«Россия матбугатының Алтын фонды»на кертелгән, дәүләт газета-журналлары арасында иң зур тираж белән чыгып килүче «Ватаным Татарстан» быел үзенең 105 еллыгын билгели. Шушы уңайдан тантаналы чара узды. Газетаның юбилее гына булмады ул, интернет технологияләре алга киткән заманда басма матбугатның өстенлеген күрсәтү дә булды. Һәм ул бик җитди өстенлек булып чыкты. Газетаның бәйрәме – республика матбугаты бәйрәме кебек иде.  Журналистлар очрашуы, аралашып алу мәйданы да булды ул..  

Бүгенге көндә мәгълүмат ташкын кебек. Шул ташкыннан үзеңә кирәк мәгълүматны аралап алу бер дә җиңел түгел: кайсы дөрес, кайсы уйлап табылган, кайсы мең күзлектән үткән, кайсысында сине ялган көтә... Ничек алданмаска, бу ташкында адашмаска? 


Бу сорау күпләребезне борчый. «Ватаным Татарстан» газетасының юбилей чарасы да әлеге сорауга гадәти булмаган юл белән җавап табуга корылган иде. Мәгълүмат алу өчен чыганаклар хәзер бик күп. Беренче карашка, интернет басма матбугатның бәясен бетерде кебек тоела. Газета-журналларның киләчәге юк, киләчәк блогерлар кулында дигән фикерләрне еш ишетергә туры килә. Әмма дәүләт газета-журналлары арасында иң зур тираж белән чыгып килүче «Ватаным Татарстан» моның киресен раслый.

 Бәйрәмне ачарга сәхнәгә күтәрелгән баш мөхәррире Татарстаның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре Гөлнара Сабирова да чыгышын йөрәгенә тигән сүзләрдән башлады: «Газеталар үләчәк! Бу сүзләр беренче тапкыр яңгыраганга бер генә дистә ел узмады инде. Ә кем укый сезне? Күңелгә пычак булып кадалучы әлеге сорау да бер генә ел бирелми инде. Әмма бернинди авырлыкларга карамастан, көн саен меңәрләгән тираж белән газета укучыларга барып ирешә. «Ватаным Татарстан» газетасы 105 елдан артык укучысына тугры хезмәт итә. Ул төрле чорларны үз эченә ала. Катлаулы елларны да, болганчык чорларны да, горурлык һәм милли үсеш елларын да. Без республика тарихын язабыз. Без исән! Без яшибез!»


 Газетаны яшәтүчеләр – журналистлар. Газетаны шушы көнгә китереп җиткергән ветераннарга, быел республика журналистларының «Бәллүр каләм» бәйгесендә «Мультимедиале редакция» дигән мактаулы исемгә лаек булган, традицияләрне хөрмәт итеп, яңалыктан курыкмый эшләгән сыйфатлы журналистика сагында торучы коллективына баш мөхәррир рәхмәтен җиткерде. Бәйрәм белән котларга килгән «Татмедиа» республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев газетаның эшчәнлеген югары бәяләде. «Ватаным Татарстан» – татар журналистикасына, әдәбиятына, гомумән, милләтенә зур йогынты ясаган басма. Рәсми басма булып һәм төпле, сыйфатлы язып, шул ук вакытта халыкчан булып калу – зур казаныш. Сез ул эшне бик зур сыйфат белән халыкка үтемле итеп эшлисез. Барыгызга да зур рәхмәт әйтәсебез килә, газета яшәрә, яңалыклардан курыкмый, эзләнә, шул рәвешле аудиториясен тотып тора», – диде үз чыгышында. Ул редакция хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре, Рәхмәт хатлары тапшырды. Эшләгәннең әҗерен күргән коллектив өчен бу икеләтә бәйрәм булгандыр, мөгаен. 


Аннан соң спектакль башланды. Чып-чын театр артистлары уйнавындагы спектакль. Әтисенең гадәтен дәвам итеп, гомере буе «Ватаным Татарстан» газетасын җыеп барган элеккеге тарих укытучысы Җәмил бабай үзенең оныгына һәм аның дустына акны карадан аерырга өйрәтә. Менә оныгы интернеттан гына күчереп язып алып барган өй эшеннән «икеле» алып кайткан. Бабай газета төпләмәләрен актарып, дөрес мәгълүматны табып бирә. «Ватаным Татарстан» – республика тарихын язучы төп газета ул. Ташка басылган бервакытта да үзгәртелми, ә интернетта бозып та, бетереп тә, киредән дә язып була. «Кайда нәрсә язалар, шуңа ышанып йөрсәң, надан калуың бар. Интернетта бөтен нәрсә бар, әмма бөтенесен бергә төягәч чүплек була, ә адәм баласына чүплектә казыну килешми», – ди Җәмил бабай. Бүген сыйфатлы мәгълүматны эзләгәндә әнә шул хакта онытмасын иде укучы. 


«Ватаным Татарстан» оныкларга кызлар белән мөнәсәбәт корганда да ярдәм итә, чөнки газетада гасыр буе бары тик сыйфатлы матур әдәбият урын ала. Заман әдәбияты белән бер дулкында ул. Интернет дип авыз суын корыткан яшь буында әнә шулай итеп басма матбугатка хөрмәт уяна, һәм онык газетаны үзе яздырып алдыра башлый. Җитмәсә, газетаның интернетта үз сәхифәсе дә бар икән. Әмма өлкән буынга, безнең буынга, кулга тотып, кыштыр-кыштыр китереп газета уку тәмен интернет бик озак алыштыра алмас әле. Бәлки, алыштыра да алмас... Газета-журналлар, китаплар – милләтебезнең тере икәнен күрсәтеп торучы байлык, чөнки кәгазьдә язылган сүз – мәңгелек! 


 Спектакль Зәйнәб Фәрхетдинова, Алинә Шәрипҗанова, Эльза һәм Артур Исламовлар, Илгиз Мөхетдинов кебек затлы җырчыларның чыгышы белән үрелеп барды. Бәйрәмнең Раяз Фасыйхов башкаруындагы «Горур булыйк» җыры белән тәмамлануы да юкка гына түгел. Басма матбугат бетми әле ул. Горурларны җиңеп булмый ул. Горур булыгыз, «Ватанымнар»! Юбилеегыз белән Сезне!

Фотолар: «Ватаным Татарстан» сайтыннан алынды. Анна Арахамия, Илдар Мөхәммәтҗанов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар