V Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты 2016 елның 16-18 март көннәрендә V Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын уздыра.
Быел әлеге җыенга Россия Федерациясенең 36 регионыннан, шулай ук Татарстаннан 660тан артык кече бизнес вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре җыелачак. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашуы да көтелә.Беренче Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены 2012 елда узды. Җыенда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында авыл-хуҗалыгы эшмәкәрләрен борчый торган мөһим проблемалар турында фикер алышулар булган иде. Вакыт җыенда күтәрелгән сорауларның бүген дә актуаль икәнен күрсәтә һәм алар даими игътибарны таләп итә.
Быелгы җыенның программасында түбәндәге чаралар каралган:
16 март көнне эшмәкәрләр өчен Игенчелек (игенчелек, яшелчәчелек, бакчачылык), Терлекчелек (терлекчелек, кошчылык) һәм Һөнәрчелек (һөнәрчелек, умартачылык, балыкчылык) буенча секцияләр утырышы узачак. Шулай ук, бу көнне К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Г. Шәйхинең “Сыналганнар сынатмый” китабының тәкъдир итү кичәсе үтәчәк.
17 март көнне авыл эшмәкәрләре Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районына юл тотачаклар. Монда алар райондагы авыл эшмәкәрләренең хуҗалыклары һәм татар авылының комлекслы үсеше белән танышачаклар. Шулай ук бу сәфәр җирле эшмәкәрләрнең эш тәҗрибәсе белән танышырга һәм эшлекле элемтәләр булдыру өчен дә ярдәм итәчәк.
18 март көнне “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында РФ төбәкләрендә җитештерелгән хәләл продукция һәм халык кәсебе товарлары күргәзмә-ярминкәсе оештырылачак. Шулай ук бу көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында җыенның пленар утырышы узачак.
Җыенда катнашучылар К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында И. Мәхмүтованың “Күрәсем килгән иде...” спектаклен караячак.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
Соңгы комментарийлар
-
29 март 2023 - 08:52Без имениАндый хатын кызларга аптыраем мин. Уз узлярен аз гына да хормят итмяй микян ней . Хар бер кеше узк сайлый ничек яшяргя. Ошай шулай ящяргя ана. Зарланып ,елап йорергя срнгыдан. Утте гомер диеп. Кем тузяргя мажбурли икян ???Нәрсә хакына түзәргә?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.