Логотип
Яңалыклар

Төрки дөньяда иң яхшы пьеса язучыны ачыклыйлар

Төрек драматургы Һальдун Танәрнең тууына 100 ел уңаеннан оештырылган  төрки дөнья пьеса  бәйгесендә катнашу югары кимәлдә булды.
Халыкара “Төрксой” оешмасы тарафыннан 2015 ел “Һальдун Танәр елы” игълан ителү  уңаеннан пьеса бәйгесе үткәрелде. Әлеге бәйге гомум  төрки халыклар арасында  оештырылган беренче пьеса бәйгесе булуы белән дә игътибарга лаек.  

Әлеге бәйге “Ауразия Язучылар берлеге” тарафыннан оештырылып, Төркия Җөмһүрияте премьер-министрлыгы “Таныту (агитация) Фонды”  иганәчелегендә “Төрксой” һәм “Төркия Дәүләт театрлары” уртаклыгында барды.
 Беренче мәртәбә үткәрелүенә карамастан, игътибар зур булды. Бәйгегә  18 ил-өлкә драматурглары берәр әсәр белән катнашты. Барлыгы 109 әсәр кабул ителде.  


Җиңүчеләр 15 ноябрь көнне игълан ителәчәк.

Катнашучы ил-өлкәләр һәм әсәр саннары түбәндәгечә:


1. Төркия  23
2. Татарстан  21
3. Азербайҗан  16
4. Казахстан  16
5. Кыргызстан  11
6. Башкортстан  6
7. Чувашстан  2
8. Хакас Җөмһүрияте  2
9. Төркмәнстан  2
10. Карачай Балкар  2
11. Карачай Черкез 1
12. Дагыстан  1
13. Гыйрак  1
14. Иран-Тебриз  1
15. Иран-Төркмәнсахра  1
16. Алтай  1
17. Уйгур  1
18. Гагауз  1

Җиңүчеләргә биреләчәк бүләк:


1 урын 15 000 төрек лирасы (якынча 5 172 доллар)
2 урын  10 000 төрек лирасы ( якынча 3 448 доллар)
3 урын 5 000 төрек лирасы (якынча  1724 доллар)
4 урын – кызыксындыру бүләге 2 500 төрек лирасы (якынча 862 доллар)
5 урын – кызыксындыру бүләге 2 500 төрек лирасы (якынча 862 доллар)

P.S. Шушы көннәрдә 1 доллар = 2, 90 төрек лирасы.  

Чыганак: www.ayb.org.tr сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар