Логотип
Яңалыклар

Том Сойер фестивале – кирәкле гамәлме яисә «мәеткә компресс кына куюмы»?

Казанда тарихи кыйммәткә ия нибары 70 кенә агач йорт калган. Ә бит мондый борынгы йортлар шәһәребезнең бизәге, тарихыбызның мөһим сәхифәләре. Әнә шул тарих шыпырт кына бездән китә бара.

Том Сойер фестиваленең максаты шушы йортларның гомерен озынайту, шәһәр халкына аларның матурлыгын күрсәтү, әһәмиятен аңлату.

Фестиваль безнең өчен яңалык түгел. Быелгысы инде өченчесе. Исегездә булса, ул беренче тапкыр 2016 елның җәендә узган иде. Проектның идеясе безгә Самара шәһәреннән килде. Беренче елны Казандагы 3 агач йортның фасады яңартылды. Быел исә әлеге фестивальгә Россиянең 25 шәһәре кушылачак.
Үзгәрешләр Казанның үзендә дә бар. Быел инде берьюлы алты йортны кеше күзенә оялмыйча күрсәтерлек хәлгә китерәчәкләр. Һәм беренче тапкыр фестивальгә Бөтендөнья татар яшьләре форумы да кушылырга тели. Алар җаваплылыгында Иске-Татар бистәсендәге йортлар булачак.
Бу җәйдә Волков ур. 14, Достоевский ур. 12, Калинин ур. 4, Фатыйх Кәрим ур. 11, Сара Садыйкова ур. 14, Габдулла Тукай ур. 33 адресларында урнашкан  йортлар үзгәреш кичерәчәк. Арада бер йорт – «Беркутов йорты»н реставрацияләү өчен 1 миллиннан артыграк акча кирәк. Бу акчаны хәйрия ярдәмендә тупларга уйлыйлар.

Том Сойер фестивале тулысынча иҗтимагый нигездә уза. Төп көч, билгеле, волонтерлар. Узган ел мәсәлән 150 кеше катнашкан булса, быел йортлар саны да күп, ярдәмчеләр дә күбрәк кирәк. Волонтер булып теләге булган һәркем катнаша ала, бернинди дә чикләүләр юк. Ә монда эш җитәрлек.
Иң зур эш, әлбәттә, инде эшләнгән: йортлар сайланган, анда яшәүчеләр белән килешенгән, экспертлар (Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының реставрация һәм реконструкция кафедрасы белгечләре, Татарстан Республикасының Реставраторлар Берлеге әгъзалары, Бөтенроссия тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яклау җәмгыятенең Татарстан бүлеге) йортның торышына бәя биреп, реконструкция планын төзегән.

Йортларны ничек итеп сайлыйлар дигән сорау туарга мөмкин. Беренче һәм иң мөһим шарт: йортның хуҗасы булырга, ул ташландык булмаска, хуҗалар йортны реконстркуцияләргә ризалык бирергә тиешләр.

Аннары инде төп эш башлана: йортның тышкы кыяфәте борынгы рәвешенә китерелә, бизәлешендәге җитмәгән элементлар кабаттан ясала, йортның фасады яңартыла (нинди төстә буласы хуҗалар белән килешенә).

Быелгы фестивальнең генераль партнерлары: «Капри» төзелеш компаниясе, «Реставратор» компаниясе, тимер эшләнмәләр җитештерүче «Куябрик» һәм «Стучалли» остаханәләре. Ә буяулар белән «КолорДизайн» кампаниясе тәэмин итәчәк.  Узган ел өч йортны реставрацияләү партнерларга  3 миллион сум чамасына төшкән, быел исә якынча 5 миллин кирәк булыр дип фаразлыйлар.


Фестиваль эш белән генә түгел, ә төрле кызыклы чаралар, конкурслар, мастер-класслар, концерт номерлары белән үрелеп барачак.
Ул иртәгә, ягъни 2 июнь көнне Волков урамындагы 14 йорт янында башланачак. Көндезге 12дә теләге булган һәркемгә Казанның борынгы агач йортлары буенча экскурция үткәрәчәкләр. Сәгать икедә инде фестивальнең үзенә старт биреләчәк.

Фестивальне оештыручылар һәммәгезне дә көтеп кала. Бер генә ярдәм дә артык булмый. Җитмәсә, быел фестивальнең ачылышы изге Рамазан аена туры килә. Савап эшлим дигән кешегә менә дигән мөмкинлек. Пумала алып, буярлык көче булмаганнар волонтерларны чәй, сумсалар белән дә сыйлый ала бит.

Иске йортны буяп куеп кына аны саклап калып буламы, дигән сорау да туар. Бу оештыручыларның үзен дә бик борчый. Самарада, мәсәлән, әлеге чарага шәһәрнең Капиталь ремонт фонды да кушылган, йортларның фасады гына түгел, коммуникацияләре, түбәсе, нигезе дә яңартыла. Кызганычка, бездә әлегә алай түгел шул. Әмма Татарстан Президенты ярдәмчесе Алеся Балтусова сүзләренчә, шушы рәвешле алар тарихи агач йортларга җәмәгатьчелекнең генә түгел, ә хакимиятләрнең дә игътибарын җәлеп иттерергә ниятли.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар