Соңгы вакытта К. Тинчурин театры тамашачыны гел шаккаттырып тора. Менә тиздән 93 нче сезонын да «Яңа офыклар» девизы белән башлап җибәрә. «Яңа офыклар» – ул кыю, иҗади экспериментлар, яшь режиссерлар һәм рәссамнар белән хезмәттәшлек, яңа фестивальләр, көтелмәгән очрашулар һәм якты премьералар дигән сүз. Театр җитәкчелеге журналистлар өчен үткәрелгән матбугат конференциясендә киләсе сезонның иң әһәмиятле вакыйгалары, премьералары, иҗади проектлары, гастрольләр, яңалыклар белән уртаклашты. Спикерлар: театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов, баш режиссер Айдар Җаббаров, оркестрның сәнгать җитәкчесе һәм дирижер Ильяс Камал, театрның әдәби бүлек җитәкчесе Резеда Гобәева, реклама һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Луиза Закирова.
Театрның баш режиссеры Айдар Җаббаров әнә шундый яңалык җиткерде. 28–29 август көннәрендә сәхнәдә «Лу» спектакле уйналачак. Режиссеры – Айдар Җаббаров, авторы – Илгиз Зәйни. Сценарий башта кинопроект буларак язылган. Төп рольләрдә Нәфисә Хәйруллина (ул шагыйрь хатыны, актриса Луиза Салиәскәрованы уйный) һәм Идел Кыямов (шагыйрь Хәсән Туфан). Нәфисә Хәйруллина Мәскәүдә яши, Тинчурин театры сәхнәсендә уйнар өчен Казанга кайтып йөриячәк. Шуңа күрә спектакльләр ике көн рәттән куелачак: шимбә–якшәмбе, йә җомга–шимбә. Баш режиссер Иделнең театр өчен табыш булуын әйтте, аңа зур өметләр баглавын яшермәде.
«Безгә төрле режиссерлар киләчәк. Аларны сайлап алу да үзенчәлекле булды, – ди баш режиссер Айдар Җаббаров. – Татар театрында куелмый торган авторлар бар. Ләкин Шекспир – Саша Крымовның «Отелло»сы татар тамашачысына ошады. Шуңа күрә быел режиссерларны башка җирләрдән дә чакырабыз».
Октябрьдә Айдар Җаббаров Бертольтд Брехтның «Добрый человек из Сечуани» әсәре буенча премьера тәкъдим итә. Төп рольне Резеда Сәлахова уйнаячак. Ноябрь ахырында «Казан егетләре»нең дәвамы көтелә. Декабрьдә казакъ режиссеры Фәрхәт Молдагали казакъ язучысы һәм драматургы Мохтар Ауэзов әсәрләре буенча спектакль куячак. Режиссер Талия Төхвәтуллина кече залда балалар спектакле «Питер Пэн» белән яшь тамашачыларны сөендерәчәк. Классик әсәрләрне яратучылар күңеленә Кәрим Тинчуринның «Казан сөлгесе» хуш килер. Режиссеры – Резидә Гарипова. ГИТИС тәмамлаган яшь режиссер Янис Брайловский театрның кече залында Лев Толстойның «Кавказский пленник», «Хаджи Мурат» әсәрләре буенча эшләнгән спектаклен куярга әзерләнә. Иорданиядән килгән Надя Кубайлатның «Кошлар теле» дигән эксперименталь спектакле белән апрельдә сезон ябылачак.

Бу проект – шулай ук Тинчурин театрының табышы. Театрның әдәби бүлек җитәкчесе шагыйрә, сценарийлар авторы Резеда Гобәева: «Безнең халык шигърияткә сусаган икән, – диде. – Җәйге кичләрдә тамашачылар театр балконына шигырь тыңларга җыелды. Бик рәхәтләнеп танылган шагыйрьләрнең сагындырган шигырьләрен тыңладылар. Югыйсә соңгы вакытта гел яшь шагыйрьләргә игътибар күрсәтеп, аларны үстереп, танытып килә тордык, ә олпат шагыйрьләребез читтә кала башлаган иде. Роберт Миңнуллин, Зөлфәт, Әнгам Атнабаев шигырьләреннән, җырларыннан торган кичәләр Казаныбыз кичләрен ямьләде...»
«Шигърият сулышы» яңа сезонда да дәвам итәчәк икән. Театрның «кышкы бакчасы»нда тиздән Гөлшат Зәйнашева, Фәнис Яруллин, Рәшит Әхмәтҗанов шигырьләре яңгырар. Май аенда театр балконына Нияз Акмал, Лена Шагыйрьҗан, Мөдәррис Әгъләмов иҗатына гашыйклар җыелыр.
Спикерлардан шундый фикер дә яңгырады. Телне, милләтне үстерә торган урын ул театр, диделәр. Бинада барган төзекләндерү эшләре турында әйтеп куандырдылар. Балконда, фойеда тамашачыларны яңа уңайлыклар көтә икән. Гастрольләре турында хәбәр иттеләр. Көзге гастрольләр бик бай. Октябрьдә Грозныйда узачак фестивальгә Чыңгыз Айтматовның «Ал яулыклы язмышым» алып баралар. Тинчурин театры артистларын Мәскәүдә, Чаллыда, Түбән Камада көтәләр. Яңа офыклар яңа уңышлар алып килсен Тинчурин театрына!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк