«К. Тинчурин исемедәге театр: тарихи үзгәрешләр чорында» дип исемләнгән матбуган конференциясе моңарчы күрелмәгәнчә бик күп журналистлар җыйды. Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин бу хәлне халкыбызның театр яратуы, журналистларны театрлар тормышында булган яңалыклар, үзгәрешләр кызыксындыруы белән аңлатты.
Чара – бай тарихлы К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрының киләчәгенә багышланган иде. Спикерлар арасында – Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, театрның директоры Фәнис Мөсәгыйтов, баш режиссер Туфан Имаметдинов, режиссер, яшь мәдәният эшлеклеләре өчен Россия Президенты премиясе лауреаты Айдар Җаббаров.
Театр тормышында яңалыклар шактый икән!
Беренче яңалык: К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры яңа бинага күчәчәк! Заманында республиканың күчмә театры булып, төрле елларда төрле биналарда урнашып, күченеп йөргән театр октябрь аенда элеккеге Камал театры бинасында тамашачыларын каршылаячак. Адресы – Татарстан урамы, 1 нче йорт булачак. Һәм ул адрес гомерлек булсын иде, дигән теләк яңгырады.
Икенче яңалык: баш режиссер булып эшләгән Туфан Имаметдинов ирекле режиссер булып, театрдан китәчәк! Кыска вакыт эчендә театр репертуарын яңарткан, яңа проектлар белән таныткан Туфан Риф улы киләчәктә республиканың барлык театрлары белән дә эшләячәк дип белдерделәр.
Өченче яңалык: театрда яңа баш режиссер булачак! Талантлы режиссер Айдар Җаббаров үзенә күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәт белдереп, киләчәккә планнары белән таныштырды. «Мин быел театрда күп спектакльләр куячакмын. Читтән килгән режиссерлар күп булырга тиеш, минемчә. ГИТИС буенча таныш режиссерларыма да шалтыраттым. Алар Казанга килеп эшләргә риза! Алар бар да төрле! Моның өчен финанс ягы да әзер булырга тиеш», – диде ул. Аның беренче премьерасы 10 октябрьдә чыгачак. Ике ел элек Мәскәүдә Татарстан көннәре өчен махсус куелган «Хыял артыннан» музыкаль спектакленең яңа версиясе совет фильмнары кебек якты, матур әсәр, дип бәяләде режиссер. Шул чор җырларын Эльмира Кәлимуллина, Илгиз Мөхетдинов, Илгиз Шәйхразыевлар башкарачагын әйтте. Спектакльнең авторы – Резеда Гобәева. Ноябрьдә Кече залда кинорежиссер Салават Юзеевның юморлы, бик тәэсирле театраль дебюты көтелә. Декабрьдә бөтен труппа катнашында Кәрим Тинчуринның «Казан сөлгесе»н куячаклар. Мансур Гыйләҗевның «Казан егетләре» комедиясе дә тамашачы күңеленә хуш килер дип ышанабыз. Айдар Җаббаров шулай ук Гаяз Исхакыйның «200 елдан соң инкыйраз», Чыңгыз Айтматовның «Кызыл яулыклы гүзәлкәем» әсәрләре буенча спектакльләр әзерләргә җыена.
Кәрим Тинчурин театры яңа сезонны менә шундый үзгәрешләр белән каршыларга, тамашачыларын матур яңалыклар белән сөендерергә җыена.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк