Логотип
Яңалыклар

«Әтиләр берлеге» Әтиләр көнен булдыру яклы

Гаилә – кеше тормышында аны һәрвакыт озатып барган иң кыйммәтле төшенчәләрнең берседер. 8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә республикабызда шактый чаралар уза.  Истәлекле көн уңаеннан, «Казан» гаилә үзәге янында  «Әтиләр берлеге» иҗтимагый оешмасын җитәкләүче Россия Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Александр Сидякин катнашында «Әтигә – открытка» акциясе узды.

Әлеге чараның нәкъ менә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә үткәрелүе дә юкка түгел. Акция татарстанлыларга  гаилә кыйммәтләренең никадәр мөһим булуын тагын бер кат күрсәтә. Әти терәге балага һәрвакыт көч өсти, яңа уңышларга ирешергә этәргеч булып тора. Ә әтинең кочагы һәрчак тормыш җил-давылларыннан саклый.

Татарстан һәрвакыт мораль кыйммәтләренең көчле, рухи һәм мәдәни яктан югары дәрәҗәдәге республика булып кала бирә. Гаилә традицияләре, буыннан-буынга тапшырыла торган йолалар, рухи-әхлакый кыйммәтләр – Татарстан үсешенең нигезе.

Александр Сидякин бу мәсьәләгә тагын бер кат игътибар итәргә куша. Гаилә кыйммәтләрен ныгыту максатыннан, ул гомумроссия бәйрәмен – Әтиләр көнен үткәрә башларга тәкъдим итте. Бәйрәм ныклы гаилә идеалларын пропагандалау белән беррәттән, әти кешенең гаилә башлыгы буларак мөһим ролен тагын бер кат ассызыклаячак. Җитмәсә, балаларны тәрбияләүдә аталарның актив катнашуына да этәргеч булып торачак, дип саный депутат.

– Россия Конституциясендә ана, ата булу, балачак төшенчәләре янәшә куелган. Алар дәүләт тарфыннан якланыла. Бездә Әниләр көне бар, ә Әтиләр көне юк. Шуңа да без бу бәйрәмне үткәрүне яклап махсус кампания оештырырга булдык, – дип ассызыклады Александр Сидякин.
«Бердәм Россия» фракциясе депутатлары Россия Хөкүмәтенә бу тәкъдим белән мөрәҗәгать иткән. Депутат фикеренчә, хәзер гаиләдә әти роленә кирәкле дәрәҗәдә игътибар бирелми. Ә бу вәзгыятьне үзгәртергә кирәк.

Әтиләр көнен октябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтү тәкъдим ителә. Чөнки нәкъ менә бу вакытта мәктәпләрдә дә гаиләдә ата ролен популярлаштыру мөмкинлеге булачак.
Бүгенге чарага җыелган бар халык әлеге инициативаны яклап, үз кулын куя алды. Бер сәгать эчендә 200дән артык тавыш җыелды. Ә «Әтиләр берләшмәсе» активистлары исә «Әтиләр көне белән!» дигән открыткалар әзерләп, аларны акциядә катнашучыларга өләште. Аларны бүләк итеп, балалар үзләренең әтиләренә кайгыртучанлыгы өчен рәхмәтен җиткерде.

http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар