Театрда – «Тантана»
27 мартта – Халыкара театр көнендә республикабызда матур бер традиция барлыкка килде. Инде менә алтынчы ел рәттән бу көнне Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында «Тантана» («Триумф») республика театр премиясен тапшыру чарасы уза. Быел да узды ул. ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан театр сәнгате өлкәсендә иҗат һәм иҗтимагый тормышта казанышлары өчен гамәлгә куелган әлеге премиягә быел 40 номинант дәгъва кылды. Барлыгы исә 128 гариза тапшырылган булган.
Гаризаларны ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, шагыйрь, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов катнашындагы мәртәбәле жюри тикшергән.
Н.Игъламов сүзләренчә, җиңүчеләрне билгеләү жюри әгъзаларына аеруча авыр булган, чөнки премиягә тәкъдим ителгән иҗади эшләр күптөрле. Бер генә номинациядә дә лидер ачыкланмаган, әмма жюри берәр җиңүчене билгеләргә карар кылган.
Тантанада беренче бүләкләрне дә ул тапшырды. Махсус призларны аның кулларыннан «Акт» Камера театры һәм Яр Чаллының «Ключ» театр-студиясе вәкилләре кабул итеп алды.
«Дебют» номинациясендә «Болактагы яшьләр театры« артисты Резеда Һадиуллинага тиңнәр булмады. Э.Э. Шмитның «Оскар и Розовая драма» әсәре буенча сәхнәләштерелгән «14 писем к...» моноспектаклендәге роле өчен бүләкне аңа ТР дәүләт симфоник оркестры баш дирижеры Александр Сладковский тапшырды. «Бүген искиткеч бәйрәм. Аңа битараф булмаган, шуның белән авырган барлык кешеләрне дә тәбрик итәм. Тормыш – ул театр, ә без барыбыз да – актерлар. Шуңа һәммәгезгә дә әйбәт режиссерлар, искиткеч сценарий язучылар һәм бәхетле тәмамлана торган сценарийлар телим», – диде ул.
«Иң яхшы курчак театры артисты» номинациясендә «Әкият« курчак театрының А. Цагарели спектаклендә Князь Ваня Паниашвилины уйнаган Дилүс Хуҗиәхмәтов җиңде.
«Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә Т. Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Татар дәүләт драма театры артисты Гүзәл Шәмәрданова җиңүче дип табылды. Бүләкне ул Ч. Айтматовның «Анам кыры» спектаклендәге Тулганай роле өчен алды.
«Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә беренчелекне Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Радик Бариев яулады. Премия аңа Ж.-Б. Мольерның «Дон Жуан» спектаклендәге төп герой – Дон Жуан роле өчен бирелде.
«Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле»ндә номинантлар арасында В.И. Качалов исемендәге Рус Зур драма академия театры артисты Марат Голубев җиңде. Бүләкне ул «Дон Жуан»дагы Сганарель роле өчен алды.
«Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле» дип Әлмәт татар дәүләт драма театрының Б. Брехт әсәре буенча сәхнәләштерелгән «Бистә фәрештәсе» спектаклендә Ми Цзю ролен башкарган Мәдинә Гайнуллина алды.
Тантанада актерлар ансамблен дә бүләкләделәр. «Иң яхшы актерлар ансамбле» номинациясендә Д. Линдси-Эберның «Кроличья нора» пьесасын сәхнәләштергән «Мастеровые» рус драма театры җиңүче дип табылды.
«Ел вакыйгасы» җиңүчесен атарга сәхнәгә Айрат Сибагатуллин күтәрелде. «Минем жюри әгъзаларына рәхмәтемне җиткерәсем килә. Эш бик авыр, куәтле иде, бәхәсле мизгелләр дә аз булмады. Тик бүген яңгыраган алкышлар безнең дөрес сайлаганыбызны исбатлый», – диде ул һәм республиканың театр дөньясында иң төп призны М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының яулавын хәбәр итте. Алар бу бүләккә «Безгә тынычлык бир» («Dona Nobis Pacem») спектакле өчен лаек булды.
«Иң яхшы эпизодик роль» дип Казан дәүләт яшь тамашачылар театрында Дж. Родариның «Джесельмино в Стране Лжецов» спектаклендәге Булочник роле табылды. Аны актер Василий Фалалеев башкара.
«Музыкаль театрның иң ахшы актеры» исеменә М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрыннан Гулнора Гатина лаек булды.
«Намус һәм тугрылык» номинациясендә беренчелекне Әлмәт татар дәүләт драма театры артистлары Камил Вәлиев һәм Луиза Солтанова яулады. Премияне аларга «Татмедиа« АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин тапшырды. «Искиткеч премия, бүген яңгыраган теләкләргә чын күңелемнән кушылам һәм тәбрик итәм», – диде ул җиңүчеләрне котлап.
Лауреатларга 50 шәр мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылды.
ТР Президенты каршындагы мәдәниятне үстерү фондының махсус бүләге В. И. Качалов исемендәге театр коллективына Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан гамәлгә ашырылган проект өчен бирелде. «Әкият» курчак театры коллективы да милли үзенчәлекләрне сәхнәләштергән өчен махсус бүләккә лаек дип табылды.
Кичәдә бу дөньядан киткән театр әһелләрен дә искә алдылар.
Тантана җыр-биюләр белән үрелеп барды. Тамашачылар каршында «Мгновение» бию театры, «Tatarsis», «Вегас» бию төркемнәре, ТРның атказанган артисты Лилия Чугунова, М. Җәлил театры солисты Гөлнора Гатина һ.б. артистлар чыгыш ясады. Бәйрәм чарасын Г. Камал театры артисты Ришат Әхмәдуллин һәм К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Резеда Сәләхова алып барды.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
-
23 март 2023 - 11:56Без имениБашта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.Ничек дуслаштырыйм?
-
22 март 2023 - 10:47Без имени«Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисезОныгым минеке түгел...
-
22 март 2023 - 09:46Без имениМенэ бу ирне жэллэп язгансыз, кешенен гаилэ тормышын белмичэ язып булмый бит, юньле ирдэн хатын китми, малаен курергэ тилмереп артыннан чабып йоргэнче, гаилэ бн яшэгэндэ кадерлэрен белеп яшэргэ булган дип тэ уйлап була, остендэге киемен утюклап кию кимэу кешенен узеннэн тора, аяксыз, кулсыз кеше тугел бит ул, утюклап кисен, хатын- кыз эш аты тугел бит ул, баласын карарга вакыты тисэ бик яхшы, ир- ат бала чага тугел, гаилэ коргач ул узе йорттагы ботен кеше очен жаваплы булырга тиеш, хатын жилкэсенэ менеп утырырга тиеш тугел!!Бер очрашу
-
22 март 2023 - 14:07Без имениУлыгыз баланы яраткач, кысылмагыз. Безкапчыкта ятмый конечно. Ноикенче яктан, кешелэрбит детдомнан да алып устерэОныгым минеке түгел...
-
23 март 2023 - 16:39Без имениБу язманы бик дулкынланып,тетрэнеп укыдым,Аннан коментарийларны да укып чыктым,торле фикерлэр эйтелгэн,хэрберсе дэ дорестер дип уйлыйм.Куренекле шэхеслэрнен тормышын гади халык белми,курми бит,барысы да ал да гол кебек.Баксан, алай тугел икэн...Боек шэхеслэр бераз эгоистрак булалар шикелле,аларга кубрэк игьтибар кирэк,шуна курэ аларнын гаилэ тормышлары да ,яшэу рэвешлэре дэ бераз узгэрэк,ягьни каршылыклы,ямьсезлеклэр белэн чуарлана.Икенчедэн боек шэхес булыр очен узенне танытыр очен ботен гомеренне шул идеяга юнэлтергэ кирэк.Э ботенесенэ дэ житешер очен бик кочле рух,батырлык кирэктер дип саныйм мин.Андыйлар да бар сэнгать кешелэре арасында.Э шулай да Галимэ апаны актриса буларак бик яраттым,рольлэрен бик оста уйный иде.Э тормышына килгэндэ,нишлисен,беребез дэ эулия тугел,хэрбер кешенен дэ русча эйтмешли свои скелеты в шкафуЧибәрлек – матур кешенең сыңар канаты!
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.