Логотип
Яңалыклар

​Төбәкләрнең нәтиҗәле эшләү рейтингында Татарстан беренче урында калды

​Төбәкләрнең нәтиҗәле эшләү рейтингында Татарстан беренче урында калды. Бәяләү нәтиҗәләре буенча, 43 субъект позицияләрен яхшырткан, 20 төбәк лидерлар рәтенә эләккән.

РФ Хөкүмәте 2014 елда төбәкләрдә башкарма хакимият органнарының эш нәтиҗәлелеге буенча доклад әзерләгән һәм Президентка җибәргән, дип яза «Российская газета».

«Рейтингта икътисад һәм социаль өлкәнең үсеш дәрәҗәсе, төбәктә яшәүче кешеләрнең фикерләре исәпкә алынган, - дип ассызыклады Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Хөкүмәт утырышында. Бәяләү нәтиҗәләре буенча, 43 субъект позицияләрен яхшырткан, 20 төбәк лидерлар рәтенә эләккән, аларның 15 е бер ел элек тә шул позицияне биләгән. Татарстан беренче урынны саклаган, аннан соң - Чечня һәм Ингушетия, Воронеж һәм Липецк өлкәләре, Санкт-Петербург. Кырым һәм Севастополь, бер ел гына Россия составында булу сәбәпле, рейтингка кертелмәгән. 

«Бу рейтинг төбәкләрнең үзләрендә дә файдалы, чөнки җирле хакимият кискен проблемаларга аерым игътибар бирә, ә федераль үзәктә саннар кемнең эшли белүен төгәл күрсәтә», - дип белдерде Медведев.

Сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/05/07/109149/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар