Тавыкларны ябарга!
Тиздән җылы якка киткән кошлар кайта башлый. Алар белән бергә республикага кош-корт өчен куркыныч вирус та килүе мөмкин. Кош гриппы Татарстанда юк. Әмма якын чит илләрдә теркәлгән очраклар бар. Шуңа күрә ветеринарлар чарасын күрергә киңәш итә.
2018 елда Лаеш кошчылык фабрикасында кош гриппы чыгып, бик күп мәшәкатьләр, чыгымнар китереп тудырды. Узган ел республикада вирус очраклары теркәлмәде. Быел да әлегә тыныч. Ә менә Россиянең Чиләбе өлкәсендә кош гриппы вирусы теркәлгән. Министрлар Кабинеты баш ветеринария Идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин сүзләренчә, Татарстанның 35 районында бу төбәктән сатуга килгән йомырка булган. Аларны алып тикшергәннәр. Татарстанга терәлеп торган Башкорстан Республикасының Туймазы районы кошчылык фермасында да кош гриппы вирусына шик булган, тик ул расланмаган.
Белгечләр җылы якка киткән кошларның кайтуын хәзер шомланып көтеп тора. Алар белән бергә вирус та килергә мөмкин чөнки. Шуңа күрә хуҗалыклардагы кош-кортларны саклап калу өчен, чарасын алдан күрергә киңәш итәләр. Ишегалдында табагы белән торган азыкка төшкән кошлар – вирус чыганагы булырга мөмкин. Кош-кортларны ябып асрарга киңәш итәләр. Бигрәк тә яз айларында.
Хәзер авыл халкы чебеш, каз-үрдәкләр сатып ала башлый. Габделхак Мотыйгуллин бу эштә аеруча сак булырга киңәш итә: «Урамнарга килеп кош-корт белән сату итүчеләрдән ветеринар белешмәләре булу-булмавы хакында сорауның ояты юк, киресенчә – үз кошларыгызны һәм акчаларыгызны сакларга бер чара гына», – ди. Моннан кала, сату иткән машинаның номерын фотога төшереп калу да гаеп эш түгел. 2018 елда Апас, Кайбыч якларында кош гриппы таралган вакытларда, хуҗалык ияләренең каз-үрдәкләрен хәтта кемнән сатып алганын белмәүләре ачыкланган.
Алган чебешләр бер-бер артлы үлә башлый икән, бу хакта кичекмәстән ветеринария хезмәткәрләренә хәбәр итәргә кирәк.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
«Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде. – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз да була ала бит.
-
Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
-
Ходай биргән күршеләрем 2 Авыр тормыштан, акчасызлыктан зарланып йөргән әбине танып та булмый хәзер: җыерчыклы йөзләре нурланып китте, иелгән башы турайды, әйтерсең 20 елга яшәрде: эскәмиядә төзелешеп утырган хатыннар янында тукталып та тормый, җәхәт кенә узып китү ягын карый...
-
Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
-
Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
-
1 июнь 2023 - 11:43Без имениНия бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.Әйтелми калган рәхмәт
-
1 июнь 2023 - 11:18Без имениСабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏Китап акылны тәрбияли
-
31 май 2023 - 15:07Без имениТочно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.Бәхетле очрак-3
-
22 май 2023 - 10:24Без имениПервый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.