Логотип
Яңалыклар

Татарстанда санитар-экологик икеайлык башлана: быелгы үзенчәлекләр

апрельдән Татарстанда традицион санитар-экологик ике айлыкка старт бирелә. Татарстанның экология һәм табигый ресурслар министры Азат Җиһаншин хөкүмәт йортында узган брифингта хәбәр итүенчә, быел бу чара аеруча зур әһәмияткә ия.


Республикада чисталык ике айлыгы башлангач, барлык табигатьне саклау ведомстволары һәм муниципаль районнар көчәйтелгән эш режимына күчә. Министр Азат Җиһаншин быелгы ике айлыкның Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы кысаларында үткәрелүен һәм аның үзенчәлекле булуын ассызыклады. Быел тарихи урыннарга, паркларга, хәрби каберлекләргә аеруча игътибар биреләчәк.
Татарстанның экология һәм табигый ресурслар министрының беренче урынбасары – республиканың тирә-як мохитне саклау өлкәсендәге баш дәүләт инспекторы Илнур Гобәйдуллин билгеләп үткәнчә, узган елгы ике айлыкта 350 мең кеше катнашкан. Ике ай эчендә күзәтчелек органнары 4000 гә якын хокук бозу очрагын ачыклаган, аларның өчтән бер өлешеннән артыгы санкцияләнмәгән чүплекләр белән бәйле.

Быел республика халкыннан экология мәсьәләләре буенча 582 мөрәҗәгать килгән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда ике тапкырга диярлек азрак (узган ел 950 мөрәҗәгать булган). Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен анализлау күрсәткәнчә, экологик проблемаларның структурасы 2025 ел белән чагыштырганда үзгәргән: чүплекләрдән  зарланулар саны 53% ка кимегән. Һава чисталыгына кагылышлы зарлануларның артуы күзәтелә. Министр аңлатканча, бу күрсәткеч Биектау районындагы бер предприятиегә карата мөрәҗәгатьләрнең күп булуы белән бәйле. Хокук бозулар турындагы мөрәҗәгатьләр «Халык контроле» системасы аша да килә: март ахырына бу системада «Чүплекләр» категориясе буенча 75 хәл ителмәгән хәбәр теркәлгән.
Брифингта быелгы республика субботнигының 25 апрельдә узачагы да игълан ителде.


Брифингта шулай ук язгы ташуга әзерлек мәсьәләсенә дә игътибар бирелде. Прогнозлар буенча, 2 апрельдән су күтәрелә башлаячак. Хәзерге вакытта Югары Ослан янында су дәрәҗәсе Балтыйк системасы буенча 51 метр тәшкил итә. Министр сүзләренчә, әлегә 2 метр тирәнлек запасы бар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар