Татарстанда социаль ятим балаларны булдырмау максатыннан гамәлгә ашырылган «Аеклык ноктасы» проектында катнашучыларның күбесе уңай нәтиҗәләр күрсәтте. Республика комиссиясе җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина хәбәр иткәнчә, проектта катнашканнарның 80%ы алкоголь бәйлелектән ремиссиядә.
Республикада инде унынчы ел «Аеклык ноктасы» проекты гамәлгә ашырыла. Ул гаиләләрне саклап калу, балалаларны әти-әниләре янында калдыруга юнәлтелгән.
Бу уңайдан үткәрелгән матбугат очрашуында Республика комиссиясенең җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина хәбәр иткәнчә, шушы вакыт эчендә әлеге проектта алкоголь бәйлелектә булган 748 ата-ана катнашып, аларның нәтиҗәләре уңышлы булып, 1500 бала гаиләдә калган. Быел программада 225 кеше. Алар белән наркологлар, психологлар эшли. Республиканың эш, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы хезмәткәрләре ярдәм итә. Быелдан башлап программага ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән кешеләр дә кертелә башлаган. Быел шундыйлардан 16 кеше алынган. Шулай ук гаилә әгъзалары махсус хәрби операциядә булганнар да бар.
Проектта катнашучыларның 80 проценты ремиссиягә китеп, тормышын җайлый. Илсөяр Гарифуллина әйтүенчә, алар арасында социаль яшәү шартларын яхшыртучылар, фатир, машина алучылар да юк түгел. Ә иң мөһиме – балалар йортында булган социаль ятимнәр гаиләләренә кайта. Быел программада катнашкан аналарның 70 баласы приютта булган. Шуларның 49 инде гаиләгә кайткан, ел ахырына кадәр тагын 26 сабый өенә кайтыр дип өметләнәләр. Дөрес, һәр балага да бу бәхет тәтеми. «Проекттан төшеп калганнар да була», – ди Илсөяр Гарифуллина. Бу проектта катнашу ирекле, шуңа күрә ихтыяры җитмәгәннәр дәвам итми. Быел 36 кеше киткән. Алар урынына исемлекләрдә булган яңа кешеләрне өстәгәннәр.
Проектта гаилә белән катнашучылар да бар. Шундый 14 әти-әни бар икән. Катнашучылар арасында, нигездә, хатын-кызлар. Алар күп балалы йә ялгызы гына бала үстерүче 28–42 яшьлек хатын-кызлар. Аларны дәвалап кына калмыйлар, социализациядә дә ярдәм итәләр: эшкә урнашырга, һөнәр алырга булышалар. Социаль түләүләр, торак-коммуналь буенча әҗәтләре булганнарга да ярдәм кулы сузалар. «Проектның нәтиҗәле бару сәбәбе – ведомствоара булуында, катнашучыларга һәр яклап ярдәм итә алабыз», – ди Илсөяр Гарифуллина.
Татарстанның баш наркологы Резеда Хәева белдерүенчә, наркология диспансерында исәптә торучыларның һәр дүртенчесе – хатын-кыз. Табиб хатын-кызлар сәрхушлеге куркынычрак, алар тизрәк ияләшә дип кисәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк