Логотип
Яңалыклар

Татарстанда Кызыл китапка кертелгән кошның балалары соңгы 50 елда беренче тапкыр яралган

Татарстанның Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы республикада Кызыл китапка кертелгән балобан (лачынның бер төре) үрчетү буенча масштаблы эш нәтиҗәләре белән уртаклашты.


Хөкүмәт йортында узган брифингта министр Азат Зиганшин хәбәр итүенчә, әлеге сирәк кошларны үрчетү эшләре 2023 елдан бирле бара. Шул вакыт эчендә кыргый табигатькә барлыгы 24 кош җибәрелгән.


Иң зур казаныш – Татарстанда соңгы 50 ел эчендә беренче тапкыр балобан кошчыкларының дөньяга килүе. Узган елда Казан зоопаркында ике кошчык чыкса, быел белгечләр 4–5 бала көтә. Кызыл китапка кертелгән кошларны үрчетү буенча махсус программа төзелгән, ул 2036 елга кадәр исәпләнгән.


Табигатькә җибәрелгән кошларның миграциясен күзәтү өчен аларга махсус трекерлар куелган. «Галимнәр кышлаудан соң ике кошның Татарстанга кайтуын раслады. Бу – безнең өчен иң мөһим күрсәткеч. Төп максатыбыз – табигатькә җибәрелгән кошларның ким дигәндә 50 процентының туган якларына әйләнеп кайтуына ирешү», – дип билгеләп үтте Азат Зиганшин.


Быел барлыгы 15 кошны кыргый табигатькә җибәрәчәкләр. Аларны Кама Тамагы районында гына түгел, Идел буе-Кама тыюлыгының Саралы участогында да очырту каралган. Кошларның язмышын белеп тору өчен, һәрберсенә трекерлар куелачак.

Фото: Татарстанның Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар