Логотип
Яңалыклар

Татарстанда яшүсмер мошенникларга 38 млн сум акча күчергән. Сәбәбе.

Узган ел Татарстанда мошенниклардан 12 меңгә якын кеше зыян күргән. Алар кармагына күбрәк өлкән яшьтәге хатын-кызлар эләккән. Хәзер балаларны алдау очраклары да бар.


– Балаларны алдалау өч төрле юнәлештә алып барыла, – дип аңлатты «Татар‑информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының җинаять эзләү идарәсенең мошенниклыкны ачу бүлегенең аеруча мөһим эшләр буенча оператив вәкаләтле хезмәткәре Рәдис Юсупов. – Онлайн-уеннарда, дәүләт хезмәтләре порталының паролен ватып. Язышып, танышып».


Соңгысында мошенниклар бала белән языша, аның ышанычын яулый, геолокациясен сорый. Аннан соң кабат балага шалтыратып, аның ВСУга мәгълүмат бирүен «аңлатып» куркыталар, шантажлыйлар, әти-әнисенең карта мәгълүматын сорыйлар (йә тиз арада әти-әнисенең акчасын куркынычсыз исәп-хисап счетына җибәрергә кирәклеген таләп итәләр).


 Узган ел декабрь аенда Татарстанда бер яшүмер әти-әнисенең 38 миллион сум акчасын мошенникларга күчергән. Алар башта үсмердән билгеле бер мәгълүмат алган, аннары, кабат шалтыратып, үзләрен хокук саклау органнары хезмәткәрләре дип таныштырып, үсмерне куркытканнар», – дип сөйләде Рәдис Юсупов. Шул рәвешле, декабрь ахырында бер үсмер кызны да алдаганнар. Ул мошенникларга әти-әнисенең 1 миллион 300 мең сум акчасын күчергән. 


 Шуңа белгечләр балалар белән бу темага сөйләшүләр алып барырга кирәклеген кат-кат әйтә. Шулай ук төрле парольләрне, пин-кодларны балалар белән бүлешмәскә киңәш итәләр.
«Росток психология-педагогика тернәкләндерү һәм коррекция үзәге»нең директор урынбасары Инна Идрисова балаларның гаджеттан куллануларын контрольдә тотарга киңәш итә. «Хәзер бөтен балаларда гаджет инде, үтәр әле бу чорлары», – дип, һич тә кул селтәргә ярамый», – ди ул. Баланың телефонга бәйлелеге барлыгын сизүгә, психологка алып барырга киңәш итә. Белгеч белән сөйләшеп, ул моның сәбәбен табарга ярдәм итә. «Бәйлелекнең төп сәбәпчесе – әти-әни белән мөнәсәбәтләр камил булмау», – ди психолог. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар