Логотип
Яңалыклар

Татарстанда ел саен 9 мең кешедә психик тайпылышлар ачыклана

Бу хакта матбугат очрашуы вакытында сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш психиатры Татьяна Гурьянова белдерде. Аның сүзләренчә, республика буенча 70 меңнән артык авыру табибка күренеп тора. Аларның 36 меңе хроник психик тайпылышлардан җәфа чигә. Шуңа карамастан 59 проценты бушлай дару алу хокукыннан баш тарта. Табиб әйтүенчә, авыр психик тайпылышларга һәрвакыт терапия кирәк.

 

Яман шеш белән очрашканнар да социаль хезмәтләр җыемын гына алырга теләк белдерми. Сәламәтлек  саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева белдерүенчә, республикада һәр 33 нче кеше  яман шеш авыруы белән авырый. Ун ел элек кенә авыру һәр 66 нчы кешедә очраган. Министр урынбасары моны гомер озынлыгы һәм  авыруны ачыклау очраклары арту  белән аңлата. 


Россиядә 2005 елдан бирле кирәкле дару препаратлары белән бушлай тәэмин итү программасы эшли. Ташламалы даруларга хокукы булганнар ел саен  сайлау алдында кала.  Беренче октябрьгә кадәр алар йә акчалата компенсацияне, йә социаль хезмәтләр җыемын сайларга тиеш. Шунысы да бар: социаль җыемнан өлешчә дә баш тартып була.  

Республикада бу хокукка ия булганнарның 60,1 проценты акчаны сайлый. Фәридә Яркәева әйтүенчә, 10 ел элек бу күрсәткеч 73 процент булган.  «Авыруларга аңлату эшләре алып бару нәтиҗәсе бар. Сайлаганда аңлырак булырга киңәш итәбез», –  диде ул.  
  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар