Логотип
Яңалыклар

Татарстан шпагачылары Россия командасы составында XXVIII Универсиадада «көмеш» яулады

Россиянең шпагачылар командасы Көньяк Кореянең Кванджу шәһәрендә XXVIII Универсиадада икенче урынны яулаган. Алена Комарова, Виктория Кузьменкова, Юлия Личагина һәм Татарстан вәкиле Елена Шашарина көмеш медальләр алган.

Россиянең Фехтование федерациясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Россия-АКШ ярымфиналында бар әйбер финиш ноктасында хәл ителгән. Беренче түгәрәктә россиялеләр 14:10 исәбе белән җиңгән. Икенче түгәрәктән соң таблода 21:21 исәбе белән тигезлеккә ирешелгән. Алена Комарова һәм Нина ван Лун бер-берсенә төртмәгән. Аннан соң Кузьменкова 5:2 исәбе белән Даниэлла Хендерсонны җиңгән, һәм Юлия Личагина Аманда Сирико белән ахыргы очрашуга чыккан – 26:23. Юлия исәптәге өстенлекне тагын да арттыруга ирешкән – 40:33.

Франция хатын-кызлары белән финал бәрелешендә Россия җыелмасы баштан ук оттырганны уйнап кайтаручы хәлендә булган. Һәр бәрелеш саен Франция командасының өстенлеге үсә барган, һәм сигезенче очрашуга 14 төртүгә җиткән – 21:35. Бәрелешкә чыккан Кузьменкова исәптәге аерманы кыскарта алмаган – 5:5 һәм 26:40. Шәхси беренчелектә Универсиада чемпионкасы Лоран Эпи белән очрашкан Личагина могҗиза булдырырга тырышып караса да, Россия командасының күпкә калышуы комачаулаган. Юлия үз бәрелешендә җиңгән – 13:5, әмма җиңү барбер Франция хатын-кызларына тәтегән – 45:39.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/07/07/111086/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар