26-29 май көннәрендә Санкт-Петербургта халыкара китап салоны оештырыла. Анда Татарстан китап нәшриятының беренче мәртәбә катнашуы көтелә. Күргәзмәдә нәшриятта дөнья күргән 200ләп исемдәге басма тәкъдим итү күздә тотыла.
Бу хакта нәшриятның маркетинг бүлеге мөдире Зөлфирә Хәмәдъярова тулырак бәян итте. Аның сүзләренчә, Татарстан китап нәшрияты Мәскәүдә елга 2 мәртәбә үткәрелә торган зур күләмле китап күргәзмәләрендә катнаша. Аның сентябрьдә уздырыла торганында илебез төбәкләреннән генә түгел, чит илләрдән дә нәшриятлар үзләренең продукциясен тәкъдим итә.
“Бүген төбәк нәшриятлары бастырган китап санының күплеге белән аерылып тормый. Шуңа Мәскәүдәге халыкара күргәзмәдә, гадәт буенча, китапларыбызны, Удмуртия, Чувашия, Марий Эл Республикалары белән берлектә, гомуми стендта тәкъдим итәбез”, – дип билгеләп үтте Зөлфирә Хәмәдъярова. Әйтик, былтыр Мәскәүнең Кызыл мәйданында уздырылган “Россия китаплары” фестивалендә Татарстан нәшриятлары стенды белән Россия Президенты Владимир Путин да танышты. Дәүләт башлыгына Г.Тукайның Татарстан китап нәшрияты 2014 елда дөньяның 15 телендә бастырган “Шүрәле” китабы бүләк ителгән иде.
Санкт-Петербургта оештырылачак салонда катнашуга чакыру килгәч, бераз уйга калдык, чөнки анда катнашу өчен взнос күләме дә, юл чыгымнары зуррак, дип сөйләде нәшрият вәкиле. Шулай да, барырга ниятләгәннәр.
Күргәзмәдә тәкъдим ителәсе китаплар ассортиментын туплар алдыннан, ТРның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ринат Вәлиуллин белән элемтәгә чыкканнар. Ул, үз чиратында, Санкт-Петербург татарларының Мәскәүнекеләрдән аерылып торуы, аерым алганда, Мәскәүдә гомер итүче милләттәшләребезнең татар телендә сөйләшә торган сегментының күбрәк сакланып калуы турында әйткән. Шуңа Санкт-Петурбург салонында татар телендәге китапларны гына түгел, аларның рус һәм башка телләргә тәрҗемәләрен үз эченә алган, шулай ук татар тарихы, мәдәнияте, сәнгате һәм башка өлкәләргә багышланган рус телендәге басмаларны да тәкъдим итмәкчеләр. Күргәзмәдә Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Фатих Әмирхан, Мөхәммәт Мәһдиев, Туфан Миңнуллин һ.б. татар классик язучылары, шагыйрьләре әсәрләре тупланган китаплар белән беррәттән, хәзерге заман каләм әһелләре басмалары да урын алачак.
Бүген тарихи әдәбиятка игътибар шактый зур. Болгар, Казан тарихын яратып укыйлар, ди нәшрият вәкиле. Санкт-Петербургка алып барыласы тарихи басмалар рәтендә – Равил һәм Раил Фәхретдиновларның “История татарского народа” китабы, аның татар, рус һәм инглиз телләрендәге вариантлары, “Деревянная архитектура старой Казани” китап-фотоальбом һ.б.лар.
Балаларга тәкъдим ителәчәк китапларның да күпчелеге берьюлы татар һәм рус телләрендә. Габдулла Тукай әсәрләреннән торган “Сагыныр вакытлар”, шагыйрә Резедә Вәлиеваның “Йолдызстан батыры”, “Нәниләр тел өйрәнә”, А.С.Пушкинның “Әкиятләр” басмалары – шулар рәтендә. Моннан тыш, “Татарские народные сказки”, татар телендәге “Тукай хәзинәләре” дип аталган әкият китаплары сериясен һ.б. китапларны алып барырга ниятлиләр.
Зөлфирә Хәмәдъярова сүзләренчә, бу төр күргәзмәләр, сәфәрләр, эшлекле элемтәләр урнаштыру, укучылар табу мөмкинлеге бирә. Нәшриятта исә елына 115ләп исемдәге яңа китап дөнья күрә.
“Бүген халык китап укымый, диләр. Мин бу сүзләр белән килешмим. Беренче квартал нәтиҗәләре буенча, Татарстан китап нәшрияты бастырган китапларны сату дәрәҗәсе, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, кимемәде. Бу үзе үк – матур күренеш”, – диде ул.
сылтама
Комментарий юк