Татарстан халкы республика киләчәгенә битараф түгел

Татарстанда бүген Дәүләт Советына «Бердәм Россия» партиясеннән Дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарына депутатлыкта кандидатларны билгеләү буенча алдан тавыш бирү уза. Бу максатлар өчен республикада 460 участок ачылды.«Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге праймеризында 222 кандидат катнаша, аларның һәр дүртенчесе партия әгъзасы түгел.
«Республикада тавыш бирүдә актив катнашалар. Аеруча, яшьләрнең күп булуы шатландыра. Кызыксындык: аларны беркем дә килеп тавыш бирергә мәҗбүр итмәгән», – дип белдерде бүген «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге штабында узган матбугат очрашуында Татарстан Иҗтимагый палатасы каршындагы дәүләт һәм муниципаль идарәсе өлкәсендә иҗтимагый күзәтү үзәге җитәкчесе Артур Мустаев. Алар «Татарстан Республикасы юристлары берлеге» нең аппарат җитәкчесе урынбасары Валентин Паймухин белән бергә Яшел Үзән, Питрәч, Биектау районнарында алдан тавыш бирү барышы белән танышып кайтканнар. «Кабиналарга чират торалар. Гражданлык позициясен үтәр өчен участокка иртәнге җидедән үк килеп басучылар булган», – дип белдерде Валентин Паймухин. Биектаудагы сайлау участокларында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен махсус кабиналар куелган. Иҗтимагый палата әгъзалары әлеге тәҗрибәне сентябрьдә узачак барлык сайлау участокларында кулланырга киңәш итәчәкләрен әйттеләр.
Татарстан Иҗтимагый палатасы каршындагы дәүләт һәм муниципаль идарәсе өлкәсендә иҗтимагый күзәтү үзәге җитәкчесе Артур Мустаев һәм «Татарстан Республикасы юристлары берлеге» нең аппарат җитәкчесе урынбасары, Иҗтимагый палатаның гражданлык институтын үстерү, иҗтимагый шуралар белән хезмәттәшлек итү буенча комиссия рәисе Валентин Паймухин
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
«Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде. – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз да була ала бит.
-
Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
-
Ходай биргән күршеләрем 2 Авыр тормыштан, акчасызлыктан зарланып йөргән әбине танып та булмый хәзер: җыерчыклы йөзләре нурланып китте, иелгән башы турайды, әйтерсең 20 елга яшәрде: эскәмиядә төзелешеп утырган хатыннар янында тукталып та тормый, җәхәт кенә узып китү ягын карый...
-
Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
-
Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
-
1 июнь 2023 - 11:43Без имениНия бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.Әйтелми калган рәхмәт
-
1 июнь 2023 - 11:18Без имениСабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏Китап акылны тәрбияли
-
31 май 2023 - 15:07Без имениТочно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.Бәхетле очрак-3
-
22 май 2023 - 10:24Без имениПервый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.