Логотип
Яңалыклар

Татарча диктантта катнашу – телгә мәхәббәт белдерү

Быел Дөньякүләм «Татарча диктант» чарасының уза башлаганына 10 ел – кечкенә генә бер юбилей.

Күпләр татарча диктант язуда катнашуны үзләренең белемнәрен тикшереп карау дип кенә аңлый. Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров әйтүенчә, «Татарча диктант»ны уздыруның максаты – татар теленә карата кызыксыну уяту, бөтен дөньяга сибелеп яшәгән милләттәшләрне берләштерү, татар теленә мәхәббәт уяту. «Тел – милли кодның элементы һәм индикаторы. Тел белән кызыксыну уяту өчен, әлеге акция иң отышлысы», – диде ул матбугат вәкилләре белән очрашу вакытында. 

Башка еллардагыдан аермалы буларак, «Татарча диктант» чарасы быел өч көн дәвам итәчәк. Татар дөньясы киң, төрле кыйтгада вакыт төрлечә, шуңа күрә өч көн билгеләнгән. 

14 ноябрь көнне Татарстанда яшәүче татарлар яза. 
15 ноябрьдә – Россия төбәкләрендә яшәүчеләр. 
16 ноябрьдә – чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез. 

Быел Каюм Насыйриның тууына – 200 ел, Мөхәммәт Мәһдиевнең тууына – 95 ел. Шул уңайдан, диктантның тексты да бу ике әдибебезнең әсәрләренә нигезләнеп сайланган. Татарстан һәм Башкортстанда яшәүче татарларга аның «Кабуснамә» дип аталучы хикәятләр җыентыгыннан өзек тәкъдим ителә. Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләр исә Мөхәммәт Мәһдиевнең «Җир йөзендә алты кыйтга» әсәренә нигезләнгән текст язачак. Чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез өчен диктант тексты Каюм Насыйриның «Әбугалисина» әсәреннән алынган. 

Диктантны онлайн яки урынга барып – оффлайн да язарга мөмкин. Быел әлеге чарага Россиянең 68 төбәге, 26 чит ил кушылган. 
14 ноябрь көнне сәгать көндезге 10 да «Татарча диктант» туры трансляциядә «ТНВ» каналында һәм «Болгар» радиосында тапшырылачак. 
Оффлайн язучылар бу көнне сәгать 10 га Казан Федераль университетының Мәдәниятара багланышлар институтына җыела. 

«Татарча диктант» акциясендә катнашырга теләсәгез, diktant.tatar сайтына кереп, теркәлергә кирәк. Нәтиҗәләрне бер айдан шушы сайтка кереп карап булачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар