Бүген бөтен татар дөньясында «Татарча диктант» акциясе башланып китте.
Иң беренчеләрдән булып, диктантны Казан Федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында яздылар. Чарада катнашучыларга Каюм Насыйриның «Кабуснамә» җыентыгыннан сайланган өзекне филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин укыды.
Диктантны бүген шулай ук «ТАТМЕДИА» бинасында, Казан дәүләт энергетика университетында да язарга мөмкин иде.
«Татарча диктант» дөньякүләм акциясендә катнашу – ул белемне сынап карау гына түгел, туган телебезгә хөрмәт, ихтирам, игътибар белдерү чарасы да.
Иртәгә татарча диктантны Россиянең төбәкләрендә яшәүче татарлар яза. 16 нчы ноябрьдә акциягә чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез дә катнаша.
фото: Лилия Гәрәева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк