Логотип
Яңалыклар

«Статистика барысын да белә»: СССРда беренче халык санын алу ничек узган?

1926 елның 17 декабрендә СССРда тарихта беренче мәртәбә Бөтенсоюз халык санын алу узды.

1926 елның 17 декабрендә СССРда тарихта беренче мәртәбә Бөтенсоюз халык санын алу узды. НЭП чоры җәмгыяте нинди булган, ни өчен статистика «Двенадцать стульев» әсәре битләренә кергән һәм 1926 елгы халык санын алу нәтиҗәләре Бөек Ватан сугышында җиңүгә ничек йогынты ясаган?

 

1926 елгы халык санын алу – Россиядә уздырылган өченче җанисәп алу. Беренчесе – 1867 елда Россия империясендә, ә икенчесе 1920 елда инде РСФСРда уза, ләкин Гражданнар сугышы барганлыктан, илнең кайбер өлешләрендә генә үткәрелә.

20 нче еллар ил статистикасының алтын чоры: ил сугышлар һәм революцияләр аша уза, хөкүмәт индустриаль үсеш максатын куятөрле статистик тикшеренүләрне хуплый. Нәкъ шул чорда Ильф һәм Петровның җиңел кулыннан «Двенадцать стульев» романында «статистика барысын да белә» дигән канатлы сүзләр кулланыла. 1926 елгы Бөтенсоюз халык санын алу зур җәмәгать эше буларак та планлаштырыла. Аны үткәрү өчен дәүләт 10 миллион сум акча бүлеп бирә (доллар курсы 2 сум булып, ак ипи 22,5 тиен тора, ә милиционерның уртача хезмәт хакы 42044 сум тәшкил итә). 

1926 елгы халык санын алуга әзерләнгәндә атаклы статистлар Василий Михайловский һәм Олимпий Квиткин киләчәктә җанисәп алуда кулланылачак фәнни принципларны төзиләр.Беренче Бөтенсоюз халык санын алу рекордлы вакыт эчендә уза – җанисәп мәгълүматларын эшкәртеп 56 томда бастыру өчен нибары 16 ай вакыт кирәк була. Бернинди машиналар кулланмыйча.

1926 елгы җанисәп программасы 14 пункттан тора: кешенең җенесе, яше, милләте, туган теле, туган урыны, җанисәп алу урынында күпме яшәве, гаилә хәле, белеме, физик җитешсезлеге, кайда эшләве, эшсезлеге күпмегә сузылуы, элек кайда эшләве, яшәү өчен акча чыганагы, хәтта психик сәламәтлеге исәпкә алына. Болардан тыш, гаилә картасында гаиләнең ничә кешедән торуы, ничә ел никахта яшәүләре, тормыш шартлары күрсәтелә.

10–14 яшьлек үсмерләрне аерым категория белән билгелиләр, аларның ни белән мәшгуль булуларын искәртәләр. Нигездә, үсмерләр әти-әниләренә йорт эшләрендә булыша, арада эшләүчеләре дә була.

Эшләми табылган керемгә яшәүчеләр дә ул чорда аңлы гражданнар булган һәм «төп профессия» дигән графада «карак-рецевидист» яки «фахишә» дип чын дөресен язганнар.

«1926 елгы җанисәп мәгълүматлары хуҗалык үсешенең беренче бишьеллык планнары өчен нигез булып торган, нәтиҗәдә авыл хуҗалыгы иле индустриаль илгә әйләнгән, АКШтан кала, дөнья экономикасында икенче урынны биләгән», – дип сөйләде Региональ проблемалар институты директоры Дмитрий Журавлев 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алу Медиаофисына.

1928–1932 елларда СССРда 3 мең завод сафка бастырыла. Ул елларда булдырылган промышленность потенциалы халкыбызга Бөек Ватан сугышында җиңү яуларга булышты, дип билгеләп үтте Журавлев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар