Логотип
Яңалыклар

Сиреналар кычкыртса, курыкмагыз!

2 нче октябрьдән 2 нче ноябрьгә кадәр Татарстан Республикасында гражданлык оборонасына багышланган айлык узачак. Аның максаты – Россия Федерациясе территориясендә гражданлык оборонасын оештыру һәм гамәлгә ашыруның бердәм юлларын булдыру; халыкка гражданлык оборонасының мөһимлеген аңлату. Шул нисбәттән республикабызның күп кенә шәһәр һәм районнарында гамәли чаралар да узачак. Ай дәвамында Бөтенроссия күләмендә «Тормыш куркынычсызлыгы нигезләре» дип аталган ачык дәрес үткәрү; гражданлык оборонасы буенча Бөтенроссия күләмендә штаб күнегүләре уздырырга; янгын куркынычсызлыгы, эзләү-коткару бүлекләрендә һәм башка оешмаларда Ачык ишекләр көне үткәрергә, гражданлык оборонасы буенча гамәли дәресләр, күнегүләр, гражданлык оборонасы объектларында төп саклану чараларын өйрәнү буенча дәресләр уздырырга ниятлиләр. Ниятләнгән чаралар бер болар гына түгел. Айлык кысаларында гадәттән тыш хәлләр хакында халыкка хәбәр бирү системаларын да тикшерми калмаячаклар. Хәзер халыкны домофоннар ярдәмендә дә кисәтү системасы эшләнә. Казанның – 250, Яшел Үзәннең шулай ук 250 подъездында шундый хәбәр бирү җиһазы куелган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар