Логотип
Яңалыклар

«Шәп идея! Казан лаек!» - Рөстәм Миңнеханов Казанның 200 сумлык акчада сурәтләнүен хуплый

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлен 200 сумлык акчада сурәтләнү хокукына көрәштә хуплый. Республика башкаласының төп күренекле урыны төшерелгән купюра фотосын ул «ВКонтакте»дагы битенә #200Казань хэштегы белән урнаштырган.

«Шәп идея! Казан лаек!» – дип язган Татарстан лидеры шушы сурәткә шәрехләмәсендә.

Искәртеп үтәбез: 200 һәм 2000 сумлык акчаларда сурәтләү өчен яңа символлар сайлау уңаеннан, Казан Кремле фотоларын #200Казань хэштегы белән социаль челтәрләрдә массакүләм урнаштыру акциясе июль азагында башланып киткән иде.

Акциядә республиканың гади кешеләре дә, Россиянең танылган блогерлары да катнашты.

5 августта Казанда Казан Кремлен Россия банкының яңа купюраларына символ роленә кандидат сыйфатында хуплап фестиваль уздырылды. Башкаланың йөзләгән кешесе һәм шәһәр кунаклары елга яры буена җыелып, 200 сумлыкта республика башкаласының төп күренекле урынын сурәтләү идеясе яклы булуын күрсәтте.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар