«Шатлык»та Каз өмәсе

20 ноябрьдә Арчадагы «Шатлык» балалар бакчасында әни- әбиләр һәм балалар бакчасында эшләүчеләр Сөембикә» журналы зезмәткәре һәм шагыйрә Асия Юнысова белән очраштылар. Арча районында хатын-кызлар «Сөембикә» журналын яратып укыйлар. Шуңа күрә аларның журналистка сораулары да бик күп булып чыкты.Дөньядагы хәлләр, милләт, мәктәпләр, тел язмышы аеруча борчый икән аларны. Күптән түгел генә ачылган балалар бакчасы яшҗәниләр өчен дә, тәҗрибәле дәү әниләр өчен дә күңелдәге уйларны уртаклашу урынына әйләнгән. «Шатлык» бакчасы үзе исә фәкать соклану, балалар өчен сөенү предметына әйләнгән. Район үзәгендә яшәгән балалар авыл балысыннан да, шәһәр баласыннан да бәхетлерәк диләр алар. Чөнки бу бакчадагы рәхәтлекләр авылда юк. Ә шәһәрдә, булса да, төрле түгәрәкләргә йөртү өчен юл йөрү мәшәкате зур яисә вакыт җитми. Ә биредә сабый бала берьюлы өч тел өйрәнә, рәсем, музыка, спорт белән шөгыльләнә ала. Логопед ярдәме күрә. Яшәү шартлары хакында әйтеп торасы да юк. Бакчадагы 68 тәрбияченең 35 е югары белемле булу да күп нәрсә хакында сөйли.
Рус һәм татар төркемнәренә йөргән балаларның ике телдә дә шигырь укый, җырлар җырлый белүләрен шагыйрә апалары да бик яратты. Ул аларга яңа гына чыккан «Алкалы чәчәкләр» китабыннан шигырьләр укыды. Аннары соңыннан иркенләп укысыннар өчен китабын бүләк итте. Өлкән төркем сабыйлары «Каз канаты» көенә биеделәр. Әлбәттә, кулларында каз канатлары иде. Нәниләрнең татар халык йолаларын белеп үсүләре бу бакчада тәрбия нигезендә ята икән.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
-
29 март 2023 - 08:52Без имениАндый хатын кызларга аптыраем мин. Уз узлярен аз гына да хормят итмяй микян ней . Хар бер кеше узк сайлый ничек яшяргя. Ошай шулай ящяргя ана. Зарланып ,елап йорергя срнгыдан. Утте гомер диеп. Кем тузяргя мажбурли икян ???Нәрсә хакына түзәргә?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.