Шагыйрә Илсөяр Иксановага Дәүләт бүләге бирелде

Бүген Казан Кремлендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков кулларыннан РФ һәм ТР дәүләт бүләкләрен кабул итеп алган 48 кешенең 1се – күренекле шагыйрә Илсөяр Иксановага Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе исеме бирелде.


Шагыйрә үзе: “Әлбәттә, һәркем хезмәтенә югары бәя биргәнне ярата. Гомеремне сәнгатькә, мәдәнияткә, әдәбиятка багышлаган кеше буларак, эшемне күреп, шулай югары бәяләүләре – минем өчен дә куанычлы хәл. Дәүләт бүләге алга таба хезмәт итәргә канатлар куйгандай булды”, – дип билгеләп үтте. Әдәбият вәкилләренә атказанган сәнгать эшлеклесе исеме бирелүгә карата каршылыклы фикер белдерүчеләр барлыгын искәртеп, озак еллар газета-журналларда әдәбият-сәнгать бүлеген җитәкләвен, шигырьләренең күбесенә җырлар иҗат ителүен, ул язган сценарий буенча телевизион фильм төшерелүен билгеләп, бу эшләрнең дә сәнгать булуын, мөгаен, аларның да исәпкә алынганлыгын әйтте.

“Мин үземне сәнгатьтән ерак кеше дип түгел, ә сәнгатьнең эчендә кайнаган кеше дип саныйм”, – диде Илсөяр Иксанова.
 

Белешмә өчен. Илсөяр Иксанова 1966 елның 7 февралендә ТАССРның Лаеш районы Татар Сараланы авылында туган. Зыялы, тигез-тату гаиләдә төпчек бала булып үскән.

Илсөяр башлангыч сыйныфларда укыганда ук шигырьләр яза башлый. Беренче шигъри тәҗрибәләре төбәк газетасы «Кама ягы» битләрендә басыла, аннары яшь, өметле автор буларак «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») һәм «Татарстан яшьләре» газеталары белән даими элемтәдә тора, «Татарстан яшьләре» газетасы оештырган әдәби конкурсларда катнашып, җиңүче булып та таныла.

1983 елда И.Иксанова Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегенә укырга килә. Студент елларында университетның М.Мәһдиев җитәкләгән «Әллүки» әдәби түгәрәгенә йөри, иҗат белән шөгыльләнә, шигырьләре матбугат битләрендә еш басыла. 1988 елда университетны тәмамлагач, ул Татарстан китап нәшриятында корректор булып эшли башлый. «Яшь ленинчы» (1989–1991), «Шәһри Казан» (1991–1997) газеталары, «Ялкын журналы» (1997–1998) редакцияләрендә бүлек мөхәррире вазифаларын башкара, журналист буларак, кызыклы шәхесләр, әдәбият-сәнгать әһелләре турында язылган мәкаләләре, алар белән оештырган әңгәмәләре аша үзен киң җәмәгатьчелеккә таныта. 1999–2001 елларда «Салават күпере» журналында эшли. 2003 елдан – «Сөембикә» журналында бүлек мөхәррире хезмәтендә. 

Шигырьләренең нигезен кеше язмышы, хатын-кыз гаме, гаилә, мәхәббәт турында фәлсәфи уйланулар, күңел кичерешләре тәшкил итә, алар хисләрнең ихласлыгы, беркадәр моңсу-сагышлы аһәңе һәм тел бизәкләренең муллыгы белән укучыны җәлеп итәләр.

И.Иксанованың шигъри иҗаты 2006 елда С.Сөләйманова исемендәге әдәби премиягә лаек була.

Шагыйрә, шигырьләр белән беррәттән, чәчмә әсәрләр – хикәяләр дә язгалый. Аның бу төр әсәрләре дә җитди-фәлсәфи эчтәлеге һәм теленең шигърилеге белән аерылып тора.

И.Иксанова – 1993 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Төп шигырь җыентыклары: “Ышанасы килә”, “Кышкы канәферләр”, “Син – язган язмышым”, “Кырык кыл”.

http://tat.tatar-inform.ru

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Дус кызымның ире икенче хатын алган  Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
    6601
    1
    50
  • Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
    4311
    0
    33
  • «Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
    3094
    1
    17
  • Таяныр талларың булмаса... Дамирә аны беренче күрүендә үк ошатмады. Җете итеп бизәнгән... Сарыга манган чәчләрен тузганак башына охшатып тараган... Изүе ачык... Нәрсә, ул монда эшләргә түгел, кәттә кияү эзләргә кайткан мәллә?..
    2931
    0
    16
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 21 март 2023 - 09:43
    Без имени
    Хэзер элеке замена тугел. Барыгыз платный поликлиниках, 8 мен тора анализ. Бу анализ шуна очсыз сезгэ ул бернинди дэ хокук бирми. Ягни,бу анализ кэгазен тотып судлаша алмыйсыз . Но сезнен узегезнен кунелегез тынычланыр. Точно сезнен онок булмаса улыгызга эйтергэ можете. Но чтобы бер юктан сузгэ килеп ачуланышып бетмэс очен якыннрагыз белэн анализ ясауыгызны яшереп калагыз. По результатам эш итэрсез
    Оныгым минеке түгел...
  • 21 март 2023 - 10:40
    Без имени
    Маена чыдый алмаганнар ны сугышка җибәрәсе генә бар. Басылып кайтырлар иде.
    Дус кызымның ире икенче хатын алган 
  • 21 март 2023 - 13:25
    Без имени
    Тормышчан әсәр.Оста итеп язылган.
    Сынау
  • 21 март 2023 - 18:47
    Без имени
    Узегездэ дерес фикердэ, улыгызны бэхетсез, гаилэсез курэсегез килсэ генэ уйлап эшлэгез.
    Оныгым минеке түгел...
  • 18 март 2023 - 10:28
    Без имени
    Кычкырышып чыгып китеп, озак еллар аралашмау, ахырдан бер-берсен гафу итү булырга да мөмкин. Ләкин яратып үстергән кешесенә аяк белән тибеп чыгып киткән кеше яхшы хатын була алуына, тәүбәгә килүенә ышанмыйм мин. Шуңа күрә күңелне кузгатмады
    «Кичер мине, әни!»
Реклама
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату