Логотип
Яңалыклар

Санкт-Петербургтагы татар активисты бизнес һәм милли идеяне берләштергән клуб оештырган

"Файда" бизнес-клубы Питер эшмәкәрләренә эшчәнлекләрен киңрәк танытырга ярдәм итә


Санкт-Петербургта “Файда” татар-башкорт эшлекле клубы эшли. Быел көзен бу клубның рәсми сайты файдалануга кертелә. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә клуб эшчәнлегенең чишмә башында торган “Питер буйлары” милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Рөстәм Хучашев хәбәр итте.

"Файда" клубы 2014 нче елның сентябреннән гамәлдә. Бизнес-клуб “Бергәләп алга!” девизы астында эшли. Аның эшчәнлегенә нигез салынганда, Казаннан Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә теләктәшлек итү ассоциациясе рәисе Фәрит Уразаев та килгән.

Рөстәм Хучашев клубның барлыкка килү тарихын кыскача сөйләде. “Безгә ватандаш эшмәкәрләр төркемнәрдә һәм сайтларда эшчәнлекләренең рекламасын, хезмәтләре һәм товарларын урнаштыру үтенече белән мөрәҗәгать итә башлады. Шулвакыт “Файда” эшлекле клубын булдыру идеясе туды. Милләтнең рухи һәм икътисади өлкәдә үсеш алуы мөһим дип саныйм. Хәзер, “Файда” клубы белән берлектә, күңел ачу, мәгълүмати һәм хәйрия чараларын оештыру эшчәнлеге алып барыла. Акрынлап социаль катламнарга ярдәм итү буенча гомуми система барлыкка китерелә".

“Без бары тик татарлар өчен бизнес-клуб төзедек. Безнең максат – татар-башкорт бизнесы вәкилләрен берләштерү. Без намуслы эшмәкәрләрнең үсешен кайгыртабыз. Үзебезнең ярдәм системасын тәкъдим итәргә телибез. Без татар бизнесының гадел, намуслы, дисциплиналы булуын телибез”, - диде Рөстәм Хучашев. Ул шушы клуб эшчәнлегенә кагылышы булган эшмәкәрләрнең бизнес-партнерлар төркеме оештырылганын әйтте. Бүген клубта 170 тән артык татар эшкуары исәпләнә. Алар арасында завод директорлары, банкирлар, эре фирма җитәкчеләре дә бар. “Файда” эшлекле клубы партнерларына төрле мәсьәләләрне хәл итүдә юридик ярдәм күрсәтә. Аерым очракларда ул финанс ярдәме дә булырга мөмкин.

Бизнес-клубның юнәлешләренә килгәндә, партнерлык мөнәсәбәтләрен булдыру, бушлай семинарлар үткәрү, белгечләрне укыту һәм әзерләү, бизнеска ярдәм итү һәм инвестицияләр кертү, эшлекле багланышларны җайга салу, холдинг системасын булдыру, хәйрия проектлары күздә тотыла. Ай саен түгәрәк өстәл артында очрашулар үткәрелә. Рөстәм Хучашев билгеләп узганча, аларда бизнес үсеше перспективалары турында фикер алышу була, шулай ук бизнесны камилләштерүнең стратегик планнары тәкъдим ителә. Бизнес-структура вәкилләрен җәлеп итеп, мастер-класслар уздырыла. Алар үз тәҗрибәсе белән уртаклаша, киң таралган хаталар һәм аларны юкка чыгару турында сөйли. Семинарларда һәм өйрәнүдә катнашу бушлай.

"Файда" клубына керүчеләр өчен дисконт системалы махсус карта да булдырылган. Клуб картасы партнерга үзенә күрә бер реклама чыганагы да. бирә. “Без клубтагы партнерлар өчен җаваплы булган намуслы оешма буларак эшләү бурычын күзаллыйбыз. Бу карта кулланучылар арасында үзенә күрә ышаныч уята”, - диде Рөстәм әфәнде.

Рөстәм Хучашев хәзерге вакытта “Файда” бизнес-клубы сайты эшләнеп килүен әйтте. Ул көзен эшли башлар дип көтелә. "Клуб, аның вәкилләре һәм проектта катнашучылар арасында гомуми юридик килешү концепциясен төзү дә ниятләнә", - ди Рөстәм әфәнде. Сайтны үстерү белән Мәскәүдә, Уфада, Казанда, Төмән, Краноярск, Омск шәһәрләрендә дә кызыксыналар. Сайтта шушы шәһәрләрдәге бизнесменнарның  компанияләре турында да мәгълүмат урнаштырылачак.

Сайтның төп идеясе - бизнес һәм мәдәниятнең милли бердәмлеге. Интернет ресурсның администрациясе партнерлар белән куркынычсыз килешүләр төзергә мөмкинлек бирә. Рөстәм Хучашев әйтүенчә, сайт төбәктәге мәдәни вакыйгалар белән танышу мөмкинлеге дә бирәчәк. Компания һәм кулланучыларга эзләнү өчен кулай мөмкинлек тә.

“Файда" клубы газета да чыгара. Бүгенге көндә инде аның 2 саны дөнья күргән. Хәзер август номеры әзерләнә. 

Рөстәм Хучашев үзе татар гаиләсендә дөньяга килгән. 5 яшькә кадәр бары тик татар телендә генә аралашкан. Аның әтисе – Абдулла Хучашев беренче татар-башкорт җәмгыятен оештырган. Активист буларак, 60-70 нче елларда Ленинград өлкәсендә Сабан туе бәйрәмен уздырган. “Бу минем эшчәнлеккә дә этәргеч булды. Тирә-яктагыларның моңа мохтаҗ булуын күрәм. Алар туган илләрен сагына. Безнең өчен татарлар һәм башкортларның бергә булуы, үз халыклары белән горурлануы мөһим. Тугандаш милләтләрнең яхшы киләчәге өчен без кулдан килгәннең барысын да эшлибез”, - диде Рөстәм әфәнде.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар