Логотип
Яңалыклар

«Саф» радиосы кемнәр өчен сөйли?

Өендә кечкенә баласы булган әти-әниләр, дәү әти-дәү әниләр күптән беләдер инде: ярты ел элек бездә балалар өчен татар телендә «Саф» радиосы эшли башлады.

Өендә кечкенә баласы булган әти-әниләр, дәү әти-дәү әниләр күптән беләдер инде: ярты ел элек бездә балалар өчен татар телендә «Саф» радиосы эшли башлады. 

Радио ачылуга... Арзу исемле кечкенә кыз сәбәпче. Ул тугач та, әнисе Алсу кызына тыңлату өчен көйләр куя башлый. Яхин, Сәйдәш, Яруллин, Җиһанов әсәрләрен... Бер көй икенчесен алыштыра... Яшь әнинең плейлисты көннән-көн үсә, зурая, байый... Аның белән башка әниләр дә кызыксына башлый. Алсу ханым шулай итеп бу җырларга, әсәрләргә иҗтыяҗ бар икәнен аңлый.

Үз янына фикердәшләр туплый ул. Алсуның хыялын чынбарлык итәргә алар бергәләп алыналар: Чулпан Яркәева (музыкаль мөхәррир), Алсу Хәбибуллина (PR-белгеч), Айгөл Саттарова (тапшырулар мөхәррире), Айгөл Хамматова (SMM-белгеч), Гөлназ Гарипова-Дениз (әдәби мөхәррир)... Һәрберсенең диярлек кулында – кечкенә бала. Сабыйларга, аларның әниләренә ни кирәген беләләр!

Проектны Алсуның ире Марат Галимов җитәкли. Ул радионы оештыру ягын һәм техник мәсьәләләрне үз өстенә алган. 

«Саф» интернет-радиосы шулай барлыкка килә. 

Бүгенге көндә аның инде 8 меңгә якын уникаль тыңлаучысы бар. Һәм аларны, әлбәттә, Татарстанда гына тыңламыйлар. Россия төбәкләрендә, Төркиядә, Америкада, Германиядә, Испаниядә, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә «Саф» радиосының инде үз тыңлаучылары бар. Радионы «Саф»ның сайты һәм мобиль телефон өчен махсус кушымта аша тыңларга мөмкин

Арзу тыңлаган җырларны башкаларга да ишеттерү максатыннан оештырсалар да, алар балалар өчен татарча җырлар, татар һәм дөнья классик музыкасын гына яңгыратмыйлар. Төрле яшьтәге балалар һәм аларның әти-әниләре өчен шигырьләр һәм әкиятләр дә сөйлиләр, татарча радиоспектакльләр дә тыңлаталар, бишек җырлары да яңгырый, җанлы аралашу да бара... 

Бүген инде алар 2 меңнән артык музыкаль әсәр туплаганнар, әдәби фондларындагы әсәрләр исә 700 гә якынлашып килә. Музыкаль һәм әдәби контент туплау өчен музыка мәктәпләренә, балалар бакчаларына, мәктәпләргә мөрәҗәгать итәләр.  

Шушы ярты ел эчендә инде 400 дән артык тапшыру яздырылган. Сәхифәләр – 16 һәм аларның исемнәре үк сүзнең нәрсә хакында барганын сөйли: «Авазлар иленә сәяхәт», «Китапханә», «Әкият иленә сәяхәт», «Гаилә көндәлеге», «Табигать балалары», «Безнең табиб», «Хәерле иртә», «Белмәмеш»...

 «Гөлбакча» тапшыруын Айсылу Леронның кызы Фәридә алып бара: сценариесен әнисе яза, ә Фәридә тапшыруга килгән кунаклар белән бик иркен аралаша. «Безнең табиб»ны танылган педиатр Илдус Лотфуллин ярдәмендә әзерлиләр: ул тапшыруда ата-аналардан һәм балалардан килгән сорауларга җавап бирә. 

– Сыйфат – беренче урында, – диләр оештыручылар.

Радионың үз сәнгать советы бар: һәр җыр, һәр әсәр, һәр тапшыру башта аларның нечкә иләгендә иләнә.  Тапшыруларны әзерләүгә шуңа да тәҗрибәле белгечләр һәм экспертлар җәлеп ителә. Алар арасында: психология фәннәре кандидаты Люция Закирҗанова, биология фәннәре кандидаты Гөлнур Фәхруллина, педиатрия доценты, табиб Илдус Лотфуллин, укытучы-логопед Динара Фәйрушина, шагыйрә Гөлназ Гарипова, язучы Гөлнара Хәйдәрова, тәрбиячеләр, дин әһелләре бар. 

– Без гадәти булмаган юлдан киттек, – ди оештыручылар. – «Шундый теләгебез бар, проектны башларга ярдәм итегез әле», – дип берәүгә дә акча сорап бармадык. Башта радионы булдырлык, аның кирәклеген исбат иттек, эшли алуыбызны күрсәттек... 

Алар әлегә радиодан керем алмыйлар: һәрберсе бушка – күңеле кушканга эшли. Бүгенге көндә алар иганәчеләр эзли, бәлки партнерлар табылыр дип өметләнәләр. Иң беренче чиратта, «Саф» радиосына студия кирәк – ул аларның күп проблемаларын чишәргә ярдәм итәчәк. 

.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар