Рөстәм Миңнеханов “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясендә катнашырга өнди

Бүген бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясен уздыруга багышлап үткәрелгән брифингта ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.
Спикер сүзләренчә, беренче класслардан тыш, 2-11 нче класс укучыларының 14,4 меңләбенә, шулай ук, ярдәм күрсәтү планга кертелгән. Быел республика күләмендәге “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясе Татарстанның Югары Ослан, Яшел Үзән районнарында һәм Казанның Киров районында башланган.
Л.Фазлыева искәртеп үткәнчә, бу акция Татарстанда инде 2007 елдан бирле үткәрелә. Ул ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы башлангычы белән гамәлгә кертелгән.
Моңа кадәр, ягъни 2007 елдан 2015 елга кадәр республиканың белем бирү учреждениеләрендәге 150 меңнән күбрәк балага барлыгы 234 млн сумлык ярдәм күрсәтелгән.
«Акция яңа уку елына әзерләнгәндә мохтаҗ булган бөтен балага да булышуны күздә тота. Матди яктан аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге балалар яки сәламәтлеге буенча физик чикләнгән ата-аналар, шулай ук гаиләгә алынган балалар яңа уку елына мәктәп кирәк-яраклары салынган портфельләр ала”, - дип искәртте ТР Президенты ярдәмчесе. Мәктәп балаларына шундый бүләкләр гадәт буенча Татарстан Республикасы көне, Белем көне, район бәйрәмнәре кебек башка зур күләмле чаралар барышында тапшырыла, дип өстәде ул.
Ләйлә Фазлыева сүзләренчә, Татарстан Президенты хуплаган “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе халык арасында һәрвакыт зур яңгыраш ала. “Рөстәм Миңнеханов предприятиеләр, учреждениеләр җитәкчеләренә, шулай ук битараф булмаган татарстанлыларга балаларга ярдәм күрсәтергә чакырып мөрәҗәгать итте. Анда катнашу вариантлары төрле булырга мөмкин. Мисалга, якында гына яшәгән балага укучы портфеле, мәктәп яки спорт костюмы, уку өчен теләсә нинди кирәк-ярак бүләк итәргә була”, - диде ул.
Шулай ук, ТР Президенты йөкләмәсенә ярашлы рәвештә, 11 августта Анападагы “Витязево” лагерендагы янгында каза күргән балаларның барысына да ярдәм биреләчәк. “Хәзерге вакытта хәйрия ярдәме күрсәтү буенча эш башланды инде. Бүгенгә булган белешмә буенча, Балык Бистәсе районында шундый 14 бала исәпләнә, Лаеш районында – 5, Чистай һәм Тукай районнарында – 2шәр, Саба һәм Әлки районнарында – 1әр. Аларга финанс ярдәм күрсәтелә”, - дип ачыклык кертте спикер.
“Мондый ярдәм алу мөмкинлеге турында районнарның башкарма комитетларында, социаль яклау бүлекләрендә, район мәгариф бүлекләрендә белешергә була. Хәйрияче булырга һәм мохтаҗларга булышырга теләгәннәр “Ак Барс Созидание” фондына һәм муниципалитет хакимиятенә мөрәҗәгать итә ала”, - дип сүзен тәмамлады ТР Президенты ярдәмчесе Л.Фазлыева.
Республиканың “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясе исәп-хисап реквизитлары: Благотворительный фонд «АК БАРС СОЗИДАНИЕ». ОГРН: 1061600052425. ИНН/КПП: 1658079690/165701001. Р/с: 40703810100020000999 в ОАО «АК БАРС» БАНК. БИК: 049205805. Корреспондентский счет: 30101810000000000805. Назначение платежа: «Помоги собраться в школу».
сылтама - http://tat.tatar-inform.ru
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
-
24 март 2023 - 14:07Без имениБай ирлэрнен ботен байлыгын балаларына яздырасы иде ул, бер тиенсез ир белэн икенче яшь хатыны яшэргэ телэр идеме икэн?Дус кызымның ире икенче хатын алган
-
26 март 2023 - 07:29Без имениӘлбиттә ирҙән айырылған ҡатын менән иреңде бер өйҙә ҡалдырып китеү ялғышлыҡ. Тик ирҙе өйҙә бикләп ултыртып, кешегә күрһәтмәй йәшәп булмай. Йөрәгендә тоғролоҡ булмаған кеше барыбер хыянат итер ине иртәгәме һуңмы.Бәхетемне сакламадым
-
27 март 2023 - 07:59Без имениИс китмәле хикәя бала чакка кайтып килгәндәй булдым рәхмәт авторга.Кунак мунчасы
-
23 март 2023 - 11:56Без имениБашта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.Ничек дуслаштырыйм?
-
22 март 2023 - 10:47Без имени«Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисезОныгым минеке түгел...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.