Рөстәм Миңнеханов: Без бердәм һәм көчле булырга тиеш

4 сентябрьдә Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов Казанның «Пирамида» комплексында Казан шәһәре активы белән очрашты. Сөйләшү 13 сентябрьдә республика Президентын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнарына депутатлар сайлауларына багышланды.
- Көтелгән сайлаулар – җәмәгатьчелек тарафыннан республиканың үсеш курсына ышаныч күрсәтү референдумы булачак. Сайлауларның нәтиҗәләренә карап, без киләчәктә бергәләп ничек эш корачагыбызны хәл итәчәкбез. Төп бурыч – көнкүрешебездә тотрыклылыкны тәэмин итү. Бүген илдә һәм дөньяда сәяси һәм икътисади киеренкелек хөкем сөргән вәзгыятьтә без аеруча бердәм һәм көчле булырга тиеш. Халыкның ышанычын тойганда гына дәүләтебез көчле булачак, – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов бу очрашуда.Үзенең чыгышында Рөстәм Миңнеханов Татарстанның соңгы биш елда икътисад, социаль, мәдәният, спорт һәм туризм өлкәләрендәге казанышлары турында сөйләде. Республиканың 2030 елга кадәр үсеш стратегиясендә ассызыкланган бурычларны да билгеләде ул.
- Казанның 1000 еллыгына әзерлектән башланган, аннан соң 2013 елгы Бөтендөнья Универсиадасын, быелгы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын югары дәрәҗәдә оештыруга ирешүебез – Татарстанны яңа баскычка күтәрде. 2018 елда Казан футбол буенча дөнья чемпионатын, 2019 елда эшче профессияләр буенча Worldskills халыкара чемпионатын кабул итәчәк. Татарстан Россия әйдәп баручы төбәкләрнең берсе булуын исбатлады. Икътисадны җитештерелгән продукцияләр санын арттыру, инновацияләргә йөз тоту исәбенә ныгыту, социаль сәясәткә җитди игътибар бирүнең бүген уңай нәтиҗәсен күрәбез. Татарстан Идел буе федераль округында һәм Россиядә иң эре салым түләүчеләрдән исәпләнә. Без асрамада яшәүче төбәк түгел, ә илнең үсешенә саллы өлеш кертүче тырыш республика. Киләчәктә дә һәр алынган эшләрдә уңышка ирешү өчен республикада тынычлык, тотрыклылыкны сакларга, төрле милләт һәм дин вәкилләре арасындагы дуслыкның кадерен белеп, халык фикеренә колак салып, аларның ихтыяҗын кайгыртып яшәргә кирәк, – диде республика лидеры.
Рөстәм Миңнеханов Казан мэры Илсур Метшин тәкъдим иткән «Минем Казаным» проектына уңай бәя бирде. Әлеге проектны тормышка ашыру ярдәмендә «Бердәм Россия» фиркасенең Казан бүлеге халыктан яшәү шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән теләкләрен туплап, киләсе биш елга шәһәрнең үсеш программасын төзиячәк. Илсур Метшин 2020 елга Казанны Россиядә иң яхшы шәһәр дәрәҗәсенә җиткерергә вәгъдә итә. “Республикадагы һәр шәһәр һәм район шундый зур максатларга омтылсын иде”, – дип теләде Рөстәм Миңнеханов.
сылтама: http://intertat.ru/tt/xakimiyat-tt/item/48373-r%D3%A9st%D3%99m-mi%D2%A3nehanov-bez-berd%D3%99m-%D2%BB%D3%99m-k%D3%A9chle-bulyirga-tiesh.html
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
Соңгы комментарийлар
-
29 март 2023 - 08:52Без имениАндый хатын кызларга аптыраем мин. Уз узлярен аз гына да хормят итмяй микян ней . Хар бер кеше узк сайлый ничек яшяргя. Ошай шулай ящяргя ана. Зарланып ,елап йорергя срнгыдан. Утте гомер диеп. Кем тузяргя мажбурли икян ???Нәрсә хакына түзәргә?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.