Россия, Төркия лидерлары дәүләт мөнәсәбәтләрен кризискача дәрәҗәгә кайтару ниятен раслады

Бүгенге очрашу Россия - Төркия мөнәсәбәтләренең киләчәктәге язмышы өчен мөһим, дип билгеләп үтте Россия Президенты Владимир Путин төрек коллегасы белән бүген булган очрашуына карата матбугат конференциясен башлап.

Искәртеп үтәбез: Санкт-Петербургның Константинов сараенда бүген Россия һәм Төркия Президентлары илләр арасындагы мөнәсәбәтләрне нормальләштерү мәсьәләләрен карадылар. Очрашуда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Очрашу "Россия 24" телеканалы тарафыннан онлайн режимында трансляцияләнде.

"Бөтен мәсьәләләр буенча конструктив сөйләшенде, - диде Владимир Путин. - Безнең дәүләтләр тарихында төрле чаклар булды. Ләкин нормаль мөнәсәбәтләр логикасы һәрчак өскә чыкты. Рәҗәп Тайип Эрдоган, Төркиядә вазгыять катлаулы булуына да карамастан, бирегә килү мөмкинлеге тапты. Һәм бу мөнәсәбәтләрне җайга салуга омтылыш", - дип өстәде ул.

"Бүген без минем кадерле дустым Владимир Путин белән төпле һәм эчтәлекле сөйләшүләр алып бардык, - диде Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган. – Мәгълүм вакыйгадан соң бу беренче сөйләшү һәм кискен борылыш ясау омтылышыннан соңгы тәүге тапкыр чит илгә чыгуым булуын билгеләп үтәсем килә. Һәм нәкъ менә Россиягә килдем. Без мөнәсәбәтләрне кризиска кадәрге дәрәҗәгә һәм аннан да югарыракка чыгарырга йөз тотабыз. Безнең халыклар шуны көтә", - дип басым ясап әйтте ул.

Россия Президенты, диалогны уңышлы булды дип әйтергә була, дип бәяләде. Яклар мөнәсәбәтләрне нормальләштерү һәм беренче урындагы бурыч-максатлар буенча гамәлләр алгоритмын билгеләде, диде. "Кризиска кадәрге дәрәҗәгә чыгуга йөз тотуга өстенлек бирәбез. Быел гына да илләребез арасындагы сәүдә-икътисади әйләнеш 43 процентка кимеде. Былтыр 20 проценттан артык кимеде. Мөнәсәбәтләрне җайга салу процессы башланды дип әйтә алам", - дип билгеләп үтте В.Путин.

"Аерым игътибар - инвестицияләрне, сәүдә агымнарын арттыруга, эре проектларны гамәлгә ашыруга. Бу омтылышта безне ике илнең дә эшлекле даирәсе хуплый. Төркиягә карата кабул ителгән чараларны этаплап бетерәчәкбез. Безнең тарафтан 2016-2019 елларга план төзелде", - дип хәбәр итте Россия Президенты.

Төркия Президенты дәвам иттереп: "Чартер авиарейсларны торгызырга, азык-төлек товарларны кертүгә һәм Төркиянең төзелеш һәм подряд оешмаларына Россиядә салынган тыюны гамәлдән чыгарырга, Россия туристларына Төркиядә ял итү мөмкинлеген кайтарырга кирәк. Бу юнәлештә без бергәләп адымнар ясаячакбыз", - диде.

"Туристик бизнеска кагылышлы мәсьәләдә болай: безнең таләпләрнең берсе Россиядән булган туристларны куркынычсызлык ягыннан тәэмин итүдә гарантия иде. Төркиядәге коллегалар шундый гарантияләр бирде. Безнең сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрдә төп өлешне энергетика алып тора. Без эре проектлар турында да фикерләштек. Төркия ягыннан кайбер адымнар инде ясалды да. Аерым алганда, Аккую атом электр станциясен һәм "Төрек агымы" газүткәргечен төзү буенча проектларны торгызу турында сүз барды. Беркадәр төзелеш проектлары буенча, дәүләтләр арасында мөнәсәбәтләр катлаулы булуына карамастан, хезмәттәшлегебез туктатылмады", - дип билгеләп үтте Владимир Путин.

"Төрек агымы" гамәлгә ашырылачак. Үз ягыбыздан без Россия газын Төркиягә һәм Европага китерүне тәэмин итү өчен барысын да эшләячәкбез, - дип вәгъдәләде Р.Эрдоган.

Аккую проектына без стратегик инвестиция статусы бирдек, төзелеш мөмкин кадәр әйбәт шартларда алып барылачак, дип хәбәр итте ул.

"Безнең хезмәттәшлек энергетика белән генә чикләнми. Безнең уртак мәнфәгатьләребез күп: машина төзелеше, авыл хуҗалыгы, сәүдә һәм башкалар", - дип басым ясап үтте Владимир Путин. Рәҗәп Эрдоган шуңа өстәп: "Безнең мөнәсәбәтләр кризисына кадәр үз алдыбызга илләребез арасындагы сәүдә-икътисади әйләнешне 100 млрд долларга җиткерү бурычы куйган идек. 35 млрд долларга җиткердек. Без тукталган урынга кайтып, алга таба барырга ниятлибез".

"Мөнәсәбәтләрне җайга салуда озак килештерүләр таләп итмәгән мәсьәләләр буенча карар якын атнада кабул ителәчәк, озак вакытка булганнары 2016-2019 елларга дигән программага кертелә. Безнең Хөкүмәтләребез туры элемтәдә эшләячәк", – дип өстәде Владимир Путин.

чыганак - http://tat.tatar-inform.ru/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • «Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет  булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде.  – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз  да була ала бит.
    5113
    0
    51
  • Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
    4868
    1
    49
  • Ходай биргән күршеләрем 2 Авыр тормыштан, акчасызлыктан  зарланып йөргән әбине танып та булмый хәзер: җыерчыклы йөзләре нурланып китте, иелгән башы турайды, әйтерсең 20 елга яшәрде: эскәмиядә төзелешеп утырган хатыннар янында тукталып та тормый,  җәхәт кенә узып китү ягын карый...
    2607
    0
    32
  • Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
    3735
    1
    31
  • Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
    6281
    2
    29
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 1 июнь 2023 - 11:43
    Без имени
    Ния бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.
    Әйтелми калган рәхмәт
  • 1 июнь 2023 - 11:18
    Без имени
    Сабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏
    Китап акылны тәрбияли
  • 31 май 2023 - 15:07
    Без имени
    Точно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.
    Бәхетле очрак-3
  • 23 май 2023 - 17:50
    Без имени
    Нэкъ минем килен!
    «Мәхәббәт» корбаннары
  • 22 май 2023 - 10:24
    Без имени
    Первый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.
    Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
Реклама
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек