Логотип
Яңалыклар

​Рига мөселманнары “Музей төне” уздыра

21 май көнне, Латвиядә “Музейлар төне-2016” (“Muzeju nakts 2016”) акциясе була. Быел әлеге чара ишекләргә багышлана. Латвиянең һәр музее бу теманы үзенчә яктыртырга вәгъдә бирә.
“Музей төне”ндә илнең 140 тан артык музее һәм башка төрле мәдәни-тарихи учреждениеләре тамашачылар өчен ачык булачак. Алар арасында Риганың “Мирас” мөселман мәдәни-агарту үзәге дә бар.

Әлеге үзәккә килүчеләр иртәгә татар-башкорт, һинд-пакстан, азербайҗан-төрек чәйләре белән сыйланып, 2016 елда мөселман дөньясында булган бәйрәмнәр һәм вакыйгалар белән таныша алачак. Моннан тыш, “Мирас” кунаклары үз исемнәренең гарәп телендә ничек язылуын да белә алачак.

“Мирас” үзәге Латвиядәге төрле милләттән булган мөселманнарны берләштерә. 4 май көнне анда, Риганың мөселманнар берләшмәсе оешуга 25 ел тулу уңаеннан, тантаналы чара узган иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар