Логотип
Яңалыклар

​РЕСПУБЛИКА КӨНЕ: «Мәдәният бизәкләре» – татулыкның дәлиле

Һава торышы иртәдән бәйрәмчә булмаса да, башкалабызда Республика һәм шәһәр көне уңаеннан планлаштырылган чараларның барысы да күтәренке рухта уза.

«Казан» гаилә үзәге янындагы мәйдан да халык белән шыгрым тулы диеп булмаса да, шактый гына кешене үзенә җыйды. Биредә күпмилләтле республикабызның дуслык һәм татулык традицияләрен чагылдырган «Мәдәният бизәкләре» фестивале гөрли.

Татарстан элек-электән төрле милләтләр һәм конфессияләр өчен бертигез шартлар тудыра алуы белән данлыклы. Күпмилләтле һәм күпконфессияле республика  өчен үзендә гомер иткән халыкларының килешеп яши белүеннән дә өстен нәрсә бармы икән?! Моңа исә һәрбер халыкның теленә, гореф-гадәтләренә, мәдәниятенә ихтирамлы мөнәсәбәт, һәрбер милләтнең милли үзенчәлекләрен саклау һәм үстерү өчен шартлар тудыру аша гына ирешеп була. Республикабызда боларның барысы да үтәлә.

Республика көне уңаеннан уздырылган «Милләтләр бизәге» этноконфессиональ фестивале халыклар, диннәр арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрнең ачык чагылышы булып тора. Бу чара быел икенче тапкыр уза. «Казан» гаилә үзәге янында күпсанлы чатырларда милли төрлелегебезне чагылдырган күргәзмәләр эшли. Бәйрәм кунаклары төрле халыкларның киемнәре, бизәнү әйберләре, уен кораллары, милли аш-су, кул эшләре үрнәкләре һ.б. белән таныша ала. Моннан тыш төрле осталыкларга өйрәнергә теләүчеләр өчен мастер-класслар да оештырылган – һәркем үзен чүлмәкче һәм тимерче һөнәрендә сыный ала, кәрзин үрергә, алтын җепләр белән чигәргә өйрәнә ала.

Шулай ук фестивальдә балалар һәм яшьләр өчен төрле интерактив мәйданнар эшләп тора. Төрле халык уеннары һәм күңел ачулары кәеф күтәренкелеген тәэмин итә. Күпсәгатьлек концерт программасы исә биредәге ике мәйданда оештырылагн. Төп сәхнәдә төрле милләтләр җыр-биюләрен, музыкасын  профессиональ коллективлар һәм ансамбльләр  тәкъдим итә. Кече сәхнәдә үзешчән коллективлар чыгыш ясый.

Фестиваль төп сәхнәдә дуслык флеш-мобы белән башланып китте. Бер-бер артлы рус, мордва, чуаш, удмурт, татар биюләре күрсәтелде .Аннары сәхнәгә мәртәбәле рәсми затлар күтәрелде. Халыкны бәйрәм белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләде:

– Барлык милләтләр дә, конфессияләр дә дуслыкта-татулыкта яшәве сөенечле. Әлеге бәйрәмдә дә без барыбыз бергә. Бергә теләсә кайсы халык биюен, җырын башкарасыз. Татарстан халыклар ассамблеясеннән тыш биредә Тывадан, Казахстаннан, Австриядән кунакларыбыз бар. Барыбызны да Республика, шәһәр көне белән чын күңелдән котлыйм. Алга таба да дуслыкта-татулыкта чәчәк атуыбызны телим, – дип котлауларын ирештерде республика башлыгы.
 
Җыр-биюле думлык бәйрәме бүген кичкә кадәр дәвам итә. Фестивалдә барлыгы Татарстанның 48 коллективы чыгыш ясавы көтелә. Барлыгы быел фестивальдә 1 меңнән артык катнашучы исәпләнә.

Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА, Солтан ИСХАКОВ фотолары

http://intertat.ru/tt/

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар