Логотип
Яңалыклар

"Беренче канал" Саба кызы Ләйсән Зарипова турында нәфис фильм төшерәчәк

Ниһаять, Сабаның “кояшлы бала”сы Ләйсән Зарипова белән якыннан таныштым. Ул – Россиядәге бердәнбер Даун синдромлы биюче кыз. Аның елмаюы, кочаклап алуы күңелгә тиярлек. 2014 елдан бирле төрле масштаблы бию бәйгеләрендә катнашып килә. Беренчесендә Тула шәһәрендә узган “Творим Добро” Халыкара фестивалендә Гран-при яулый. Аннары Мәскәүдә “Космофест-2015, “Инклюзив Дэнс” Халыкара бию фестивальләрендә 2нче дәрәҗәле лауреат була. Тиздән ул Словакия һәм Австрия фестиваленең гала концертына бара...

Быел апрель аенда Ләйсән Россия башкаласында танылган тренер-оста Наталья Буллда белем алып, лицензияле фитнес-инструктор булып кайта. Сау-сәламәт егет-кызлар арасында шөгыльләнеп, әлеге юнәлештә зур унышка ирешә. Шулай итеп, Ләйсән – Россиядәге Даун синдромлы кешеләр арасында бердәнбер лицензияле инструктор да! 
 
Ләйсәннең әнисе белән сөйләшәбез.
 
– Рәмзия ханым, “Пусть говорят” тапшыруыннан Ләйсәнне күргәч бик сөендек. Үзегездә нинди хис-кичерешләр калды?
 
– Әлеге тапшырудан безгә өч мәртәбә чыктылар. Кызымны “Вконтакте” аша эзләп тапканнар. Башта ризалашмадым. Гаугалы тапшыруларны яратмыйм. Балама пычрак атырлар дип бармадык. Өченчесендә “Бик күңелле булачак. Ник Вуйчич килә”, – дигәч кенә ризалаштым. Безне өч көн эчендә әзерләп җибәрделәр. Барганыма бер дә үкенмим. Барлык әйтәсе сүзләремне әйттем. Авыру булып туган балаларын ата-аналар ташламасын иде. Илебездәге “кояшлы балалар”ның проблемасы бик борчый. Ләйсәнемнең киләчәге борчый. Мин вафат булганнан соң бу бала кем кулына калыр?! 
 
– Рәмзия ханым, сез бик көчле хатын-кыз. Күзләр генә тимәсен! Ләйсәннең кечкенә чагында күргәннәрегезне, олы кызыгызны югалтуыгызны елый-елый укыдым. Боларның барысына да түзгәнсез...
 
– Әйе... Нишлисең инде... Дүрт кыз алып кайттым. Беренче кызыбыз Алсу исемле иде. Кечкенә чагында вафат булды. Аннары Айгөл, Әдилә туды. Дүртенчегә Ләйсәнне алып кайттым. Ләйсәнгә 24 майда 21 яшь тулды. Менә шушы баланы тәрбияләп яшибез инде без. Ләйсән бәйрәмнәрне бик ярата. Туган көнен бик көтеп ала.
 
Беркайчан да төшенкелеккә бирелмәдек. Ләйсәнемне балалар бакчасыз, мәктәпсез үстердем. Дәүләт булышты дип уйлыйсызмы?.. “Балаңнан куркабыз”, – дип аны балалар бакчасыннан куып чыгардылар. Шул бакчага ашханәгә эшкә кергән идем. Баламны куып чыгаргач, үзем дә киттем. Сабадагы ул балалар бакчасы мөдире әле дә эшли. Мин ул хатынны күралмыйм дип әйтә алмыйм, сау-сәламәт булсын... Әмма күңелемдә төер калды. Даун синдромы – авыру түгел. Иярми бит ул! Хәзер генә Ләйсәннең синдромнан тыш, күп авырулары барлыкка килде. Йөрәк өянәге, псориаз, буыннары авырта. Әмма ул, буыннары авыртуына карамастан, бии. Күңеле шуңа тартыла. 
 
Без бирешмибез. Башкаларга да бирешмәскә ярдәм итәбез. Россиянең күп кенә бала тудыру йортларында Ләйсәннең фотолары белән буклетлар бар. Бер хатын авыру баласын ташларга булган. Әмма безнең Ләйсәнне күреп алгач, ташламаган. Алла боерса, “кояшлы балалар” турында “Беренче канал” нәфис фильм төшерәчәк, Ләйсән исә төп геройларның берсе булачак. 
 
– Ләйсән ничә яшендә бии башлады?
 
– 7 яшеннән. Авыру бала дип, аны бит мәдәният йортындагы түгәрәккә дә алмадылар. Хәзер Ләйсән туганнан туган апам Клара Хәсәнша кызы белән өйдә уку-язуга өйрәнә. Ихтыяр көче зур аның, Алла боерса, анысына да өйрәнер.
 
– Рәмзия ханым, Ләйсән чыннан да бик тырыш. Күптән түгел аның лицензияле инструктор булуы аеруча таң калдырды. Чын күңелдән котлыйбыз!
 
– Әйе, үзебез дә сөендек. 16 апрельдә Ләйсән зумба биюе буенча лицензияле инструктор булды. Мәскәүдә укып алдык. Бу лицензия белән бөтен ил буенча укытырга мөмкин. Кызларны җыеп, Сабада мастер-класслар күрсәтәбез хәзер. 
 
Киләчәктә Ләйсәннең уңышлы гына эшләп китүен телим. Моның өчен аңа берникадәр этәргеч кирәк. Ихлас күңелле җитәкчеләребезгә таянырбыз дип өметләнәм. Чөнки җәмгыятьнең шушы балаларга карата күзләрен ачарга иң элек җитәкчеләребез адым ясарга тиеш. Зумба – бию фитнес-программасы. Аның ярдәмендә кеше ябыга һәм сәламәтлеген ныгыта алачак. 
 
Бүген инвалидларга йөрерлек тирәлек бар, диләр. Кайда соң ул?! Шуны күрәсем килә. Нишләп аларга сәхнәдә урын юк? Озакламый “Солнышки” дуэты Татарстан районнарында концерт программалары белән чыгыш ясаячак. “Кояшлы балалар” турында күбрәк сөйләргә, күбрәк күрсәтергә кирәк. Алар да җәмгыятьтә үзләренең урыннарын табарга хаклы! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар