Пенсионерлар арасында компьютер белеме буенча чемпионнар мәгълүм булды

Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туристлык академиясендә пенсионерлар арасында компьютер грамоталылыгы буенча V Бөтенроссия чемпионатын ябу тантанасы булды.
Ярышта Россиянең 71 субъекты, шулай ук Абхазия, Беларусь, Бельгия, Польша, Словения һәм Финляндия вәкилләре катнашты. Ярышларда катнашучыларның 20 проценты авыл һәм бистәләрдән килгән. Чемпионатта катнашучыларның иң өлкәннәре Ненец автономияле округыннан  (Нарьян-Мар шәһәре) килгән 79 яшьлек Раиса Палкина һәм Кабарда-Балкариядән (Ново-Хамидие шәһәре) килгән 76 яшьлек Мусарбий Дацирхоев булды. Татарстан данын Чаллыдан Зоя Гаус һәм Казаннан Сергей Мезенцев яклады.

Татарстан командасын ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыклары һәм җирле Пенсионерлар берлеге бүлеге әзерләгән.

Россия Пенсионерлар берлеге рәисе, Федерация Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Валерий Рязанский һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чемпионатның абсолют җиңүчеләренә бүләкләр тапшырды. Команда беренчелегендә 51,6 балл җыйган Татарстан Республикасы җиңү яулады. Икенче урында - Самара өлкәсе (37,4 балл). Оренбург өлкәсе өченче булды (33,26 балл). Башлангыч дәрәҗә әзерлекле катнашучылар арасында абсолют җиңүчеләр дип Татарстаннан Сергей Мезенцев (1нче урын), Самара өлкәсеннән Светлана Митрофанова (2нче урын) һәм Амур өлкәсеннән Ирина Гузий (3нче урын) табылды. Югары дәрәҗә әзерлекле катнашучылар арасында Татарстанан Зоя Гуска тиңнәр табылмады. Кемерово өлкәсеннән килгән Вера Батенькова - икенче, Краснодар краенан Алексей Кулешов өченче булды. Татарстан вәкилләре «Дәүләт хезмәтләре» номинациясендә дә абсолют лидер дип табылды. Казаннан Сергей Мезенцев «Яндекс», «Word» номинацияләрендә икенче, «Өй эше» буенча беренче урын яулады.

«Ходай Тәгалә күрә, без әзерләндек, - диде ТР парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин чемпионат җиңүчеләренә бүләк тапшырганда. - Һаман Мезенцев та Мезенцев! Тик бу юкка гына түгел. Татарстан - мәгълүмати технологияләр буенча Россия Федерациясендә абсолют лидер!»

ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов барлык катнашучыларны да мәгълүмати технологияләргә һәм электрон хезмәтләргә якынрак булырга чакырды. Ул шулай ук чемпионатта катнашучы иң өлкән кешеләрне һәм Казанга кадәр иң озын юл үткән түзем катнашучыны бүләкләде.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/08/25/112824/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 21 сентябрь 2023 - 14:58
    Без имени
    Эмоциялэрегезне йогэнлэргэ ойрэнегез. Эниегез ботенесен кунеленэ якын ала торган кеше, аны борчымагыз.
    Әни безне аңламый. Нишләргә?
  • 21 сентябрь 2023 - 14:50
    Без имени
    Укучыларнын торлесе булган кебек, укутучыларнын да торлесе була шул. Яхшы анлата торган укутучыны нинди генэ укучы булмасын, 45 минут буе, сабыр гына тынлап утырасын. Мин узем дэ шундыйлардан, яхшы укыдым, но кайнар холыклы идем, ботенесен язып тормыйм, но яхшы анлата торган укутучыны сабыр тынлый идем. Яратып укыдым. Сигезеллыктагы укытучылардан мэрхум Шакиров Тимергали абыйны язып узар идем. Анын кебек яхшы укытучы бутэн юк иде шул мэктэбебездэ. Урта мэктэпкэ башка авылга йордек, анда да бик яхшы укутучылар мэрхумэ Роза апа, хэм мэрхум Фатыйх абыйны язып утэм. Беркемгэ бер начар суз эйтмэделэр, беркемне дэ начар сузлэр белэн сукмэделэр, бер укучыдан да баш тартмадылар. Алланын рэхмэтендэ булсыннар. Урыннары жэннэтнен турлэрендэ булсын! Гел яратып искэ алам. Укутучыдан тора куп нэрсэ.
    «Сугыш чукмары» 
  • 21 сентябрь 2023 - 14:07
    Без имени
    Әлхәмдулилләх, зурлап никах уткәргәнсез, бу әти-әни өстендә. Ә туй, исерек көтуе-кемгә кирәк шул уткәрсен, хәзер купләре үткәрми дә. Шул ук туганнарны тагын чакырасың бит, тик бусы аракы табыны. Гел бер кеше, ничә кат җыярга була, муеннан бурычка батып
    Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
  • 21 сентябрь 2023 - 13:19
    Без имени
    Дөресен әйткәндә ин зур гаеп узегездә... ничек бар шулай сөйләшергә иде ике як балалар бн, бар нәрсәне уртага салып.. я никах зурдан булып, загста гына язылышасызмы дип, я киресенчә, яки инде никах бн туй икесе беркөндә дип... куп якта хәзерге заманда ике як әти-әни никахны да, туйны да 50/50 уткәрә.. элек никахны кызнын әти-әнисе, ә туйны егетнеке кутәргән, шулай итеп ул әти-әнинен сонгы буләге яшьлэргэ булган, чонки аннан сон яшь гаилэ узлэре жавап бирэ финанс ягы очен, эти-эни бутэн акча биреп бармый. Э хэзер куп ата-ана гомер буе финанс ягыннан поддержать итэ инде... Сезгэ кинэшем шул, ничек бар шулай сойлэшегез, яшермичэ. Чыгу юлы кинэшлэшеп эшлэгэндэ генэ барлыкка килэ
    Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
  • 19 сентябрь 2023 - 15:39
    Без имени
    Алайса туйны узегез оештырыгыз диегез, кредитлар алып туй уткэру кирэк эйбер дип санамыйм.
    Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
Реклама
Якутия. Фоторепортаж
«Яңа бишек җыры» бәйгесе
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»