Нижгар татарлары: Федераль Сабантуй иң кәттәсе булмаса да, башкалардан ким булмады кебек...

Түбән Новгород шәһәрендә узган XVI Федераль Сабан туенда Россиянең 47 төбәгеннән кунаклар җыелды.
Быел илнең төп Сабан туен кабул иткән Түбән Новгород җире ике көнгә татар милли мәдәнияте үзәгенә әверелде дияргә мөмкин. Җомга көнне өлкә дәүләт филармониясендә – Татарстан сәнгать осталары концерты, ә шимбә «Локомотив» стадионында һәм аның янындагы 1 Май исемендәге паркта Сабан туе гөрләде.
50 мең татар яшәгән Нижгар төбәгендәге Кызыл Октябрь, Пилнә, Спас, Сергач һәм башка районнардагы татар авылларында Сабан туйлары гел уздырылып килә, башкаланыкы да һәрвакыт әлеге 1 Май исемендәге паркта оештырыла. Бу юлы исә федераль дәрәҗәдәге бәйрәм программасын әзерләргә Татарстанның Түбән Кама шәһәре ярдәм итте. Эссе җәйге көндә түбәнкамалылар яшеллеккә күмелгән парк эчендә татарларның көнкүреше белән таныштырган йорт һәм каралты-кура корып куйды. Шунда ук концерт сәхнәсе, Сабан туеның баганага менү, капчык белән сугышу, чүлмәк вату һәм башка бик күп күңелле уеннары, төрле ярышлар оештырылды. Бәйрәмгә Түбән Камадан 200 килограммлы баллы чәк-чәк китерелгән иде. Өлкәнең татар районнары да кунакларны милли ризыклардан авыз иттерде.
Паркта Татарстан һәм Түбән Новгород һөнәрчеләренең кул эшләре ярминкәсе эшләде. Татар чигүле түбәтәй-калфаклары, күн һәм киездән тегелгән йомшак чүәкләр, көмеш зәркан бизәнү-ясану әйберләре, сувенирлар, Татарстан китап нәшрияты басма продукциясе, мөселман киемнәре, дини китаплар сатылды, ә Түбән Новгород ягының оста куллары танылган «хохлома» һәм «Городец» прәннекләрен тәкъдим итте.
«Локомотив» стадионында Сабан туен ачу тантанасында күрсәтелгән театральләштерелгән тамаша да «хохлома» бизәкләре белән бизәлде. Бәйрәм сәхнәсеннән Сабан туе кунакларын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Валерий Шанцев, Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Мельниченко, Федераль милләтләр эшләре буенча агентлык җитәкчесе урынбасары Павел Семенов сәламләде.
– Татарлар яшәгән һәр авылда, һәр шәһәрдә, һәр төбәктә, һәр илдә диярлек Сабан туйлары гөрли. Түбән Новгородта да без бу бәйрәмне бик яратабыз, соңгы ун елда икенче тапкыр инде Федераль Сабан туен кабул итәбез. Өлкә бу атнада бәйрәмчә шаулап тора: зур татар концерты булды, Ураза авылында Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичевка һәйкәлләр ачылды.Тырыш иген игүчеләрнең сабан бәйрәме күп милләтле Идел буе төбәге үсешенә өлеш кертүче татар халкының җыр-биюләре, милли мәдәнияте, традицияләре һәм гореф-гадәтләрен чагылдырып, безне бер-беребезгә якынайта, дуслыкны ныгыта. Бүгенге заманда безгә бигрәк тә бердәмлек кирәк, безне һәрвакыт мәдәният берләштерә, – дип Валерий Шанцев бәйрәм белән тәбрикләде.
Рөстәм Миңнеханов быел Сабан туйлары дөньяның 27 илендә, Россиянең 57 төбәгендә узуын искә алды. «Сабан туе татар халкының теле, мәдәнияте, традицияләре үзенчәлеге белән таныштыра. Федераль бәйрәмне оештыручыларга, аеруча Түбән Новгород өлкәсе җитәкчелегенә рәхмәтебезне белдерәбез. Киләчәктә дә шундый куанычлы вакыйгаларга җыелып очрашырга язсын», – дип теләде Рөстәм Миңнеханов. Татарстан Президенты өлкәнең күренекле татарларына Рәхмәт хатлары тапшырды, ә җирле Татар төбәк милли-мәдәни мохтариятенә «Форд Транзит» микроавтобусын бүләк итте. Аның ачкычын мохтариятнең җитәкчесе Надир Хафизов кабул итеп алды.
Бәйрәмнең дәрәҗәле кунаклары милли уеннарны һәм ярышларны, Татарстан һәмТүбән Новгород сәнгать осталары чыгышларын да тамаша кылды. «Локомотив» мәйданында җәелгән келәмнәрдә исә кичкә кадәр билбаулы татар көрәше кызганнан-кыза барды. 2016 елның Федераль Сабан туе абсолют батыры итеп игълан ителгән Түбән Новгород өлкәсенең Бор шәһәреннән, тумышы белән Татарстанның Ютазы районы егете Рөстәм Садыйков Татарстан Президенты бүләгенә – җиңел автомобильгә ия булды.
Бәйрәм, традиция буенча, Федераль Сабан туеның күчмә символы – «Тулпар-Ат» сынын киләсе елда Россиянең төп Сабан туен үткәрәчәк төбәк вәкилләренә тапшыру тантанасы белән тәмамланды. Түбән Новгород өлкәсе мәдәният министры Сергей Горин, Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте башкарма директоры Рамил Салихҗанов бу уңайдан Әстерхан делегациясен каршы алды: чөнки 2017 елда бөтен Россиядән татарларны җыеп, милли бәйрәмне Әстерхан каласы уздырырга тели. «Үткән ел Рөстәм Миңнеханов Красноярскида булган Федераль Сабан туен иң кәттә Сабан туе дип атаган иде. Безнекен алай димәсә дә, башкалардан ким булмады кебек. Без Нижгар җирендә милләттәшләребез белән күрешергә шат булдык», – дип Рамил Салихҗанов Түбән Новгородка аяк баскан кунакларга исәнлек-саулык, уңышлар теләде.
«Тулпар-Ат» сынын Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Әстерхан өлкәсенең «Дуслык» татар җәмгыяте рәисе, өлкә Думасы башлыгы урынбасары Әнвәр Алмаевка тапшырды .Әнвәр әфәнде киләсе елда татарларны Әстерханга чакырды.
intertat.ru
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Кабатланган язмыш Язмышлар да, кайгы да кабатлана икән. Бер бәхетсез, гел бәхетсез дип, тикмәгә генә әйтмәгәннәр икән.
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
Соңгы комментарийлар
-
18 март 2023 - 10:28Без имениКычкырышып чыгып китеп, озак еллар аралашмау, ахырдан бер-берсен гафу итү булырга да мөмкин. Ләкин яратып үстергән кешесенә аяк белән тибеп чыгып киткән кеше яхшы хатын була алуына, тәүбәгә килүенә ышанмыйм мин. Шуңа күрә күңелне кузгатмады«Кичер мине, әни!»
-
15 март 2023 - 13:47Без имениГөлнара,барлык язмаларыгыз,төпле фикерләрегез ,мәгънәле,эчтәлекле иҗатыгызга бик зур рәхмәт!Кайсы сферада эшләвегезгә карамастан җиренә җиткереп эшлисез,без Сезнең белән горурланабыз,эшегездә иҗади уңышлар гына юлдаш булсын!Без Аксубайлылар,ак төбәктән,без булдырабыз!!!«Ватаным Татарстан» аңлата
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.