​«Әниемне кайтарыгыз!»

Ниһаять, ниһаять... без моны бик көткән идек. Эчкече гаиләләрне, ә бигрәк тә әнисе эчкән гаиләләрдәге хәлләрне ишетеп кенә түгел, күреп беләбез. Андый гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның хәлен күз алдына китерүе дә кыен.
Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина, Татарстан Сәламәтлек саклау министры урынбасары Сергей Осипов, республиканың балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе рәисе Илсөяр Гарифуллина катнашында журналистлар белән уздырылган матбугат конференциясендә күптән ишетәсе килгән сүзләр әйтелде.

1 сентябрьдән социаль ятимлекне кисәтүгә юнәлдерелгән проект гамәлгә кертелә башлады. «Аеклык ноктасы» дип аталган әлеге медик-социаль программа, нигездә алкоголик әниләрне дәвалауга йөз тота. Бу Татарстан өчен генә түгел, Россия өчен дә гаять дәрәҗәдә мөһим булган актуаль чара. 

Татарстанда 12 меңнән артык ятим бар. Шуларның 23-25 проценты гына әти-әнисе вафат булу сәбәпле ятим санала. Ә калганы – 80 процентка якыны – әти-әниле килеш ятимнәр. Сәбәбе – әлеге дә баягы эчкечелек. Аңлашыла ки, бу программа Президентыбыз тарафыннан тикмәгә кабул ителмәмгән. Безне, беренче чиратта, балалар язмышы борчый. Бүгенге көндә 3,5 мең балага социаль куркыныч яный.

Министр урынбасары Сергей Осипов әйтүенчә, Татарстанда соңгы ике елда, кризис булуга да карамастан, алкоголизм артмый да , кимеми дә дигәндәй, шул бер дәрәҗәдә кала бирә. «Гаиләдә ир эчсә, бер бәла, хатын эчсә, бусы инде фаҗига», – диде министр урынбасары. – Шуңа без әниләрне балаларына кайтарырырга тиеш. Бу проект махсус алар өчен эшләнде. Тик теләк кенә белдерсеннәр, дәвалансыннар гына...». Хәзер программаны тормышка ашыруның беренче этабы бара: дәваланырга теләүче әниләр сайлана (нигездә күп балалы әниләр), аннары дәвалау чоры, ул алты айга сузылачак һәм шул вакыт эчендә пациент ай саен бер укол алачак. Дәвалануның меңнәрчә сум булуын искә төшергәндә, дәвалануның нәтиҗәсе булмый калмас, дип ышанасы килә. Гомумән, пациент ел дәвамында дару белән дәваланудан тыш, психиатрлар белән элемтәдә торачак. Шуның белән беррәттән, тернәкләнү чорын да узачак. Эшкә урнаштыру, бала белән мөнәсәбәтләрне көйләү, ягъни адаптация чоры белгечләрнең җитди күзәтүе астында булачак.     

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Дус кызымның ире икенче хатын алган  Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
    6125
    0
    49
  • Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
    3823
    0
    32
  • Кабатланган язмыш  Язмышлар да, кайгы да кабатлана икән. Бер бәхетсез, гел бәхетсез дип, тикмәгә генә әйтмәгәннәр икән. 
    3753
    0
    23
  • «Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
    2699
    1
    17
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 18 март 2023 - 10:28
    Без имени
    Кычкырышып чыгып китеп, озак еллар аралашмау, ахырдан бер-берсен гафу итү булырга да мөмкин. Ләкин яратып үстергән кешесенә аяк белән тибеп чыгып киткән кеше яхшы хатын була алуына, тәүбәгә килүенә ышанмыйм мин. Шуңа күрә күңелне кузгатмады
    «Кичер мине, әни!»
  • 17 март 2023 - 11:47
    Без имени
    Тели белсэн телэк, Тели белмэсэн имгэк
    Теләк
  • 16 март 2023 - 17:44
    Без имени
    Искиткеч!!!! Тагын шундый әсәрләр көтеп калабыз!!!
    Серле сандык
  • 15 март 2023 - 13:47
    Без имени
    Гөлнара,барлык язмаларыгыз,төпле фикерләрегез ,мәгънәле,эчтәлекле иҗатыгызга бик зур рәхмәт!Кайсы сферада эшләвегезгә карамастан җиренә җиткереп эшлисез,без Сезнең белән горурланабыз,эшегездә иҗади уңышлар гына юлдаш булсын!Без Аксубайлылар,ак төбәктән,без булдырабыз!!!
    «Ватаным Татарстан» аңлата
  • 15 март 2023 - 16:33
    Без имени
    БИК сокландым исэн САУ булып яшэгез!!!
    Уйларыбыз да бертөрле
Реклама
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату