Логотип
Яңалыклар

Мөселман киносы дөньякүләм татулыкка өнди

Башкалабыз Казанда ХI халыкара мөселман киносы фестивале бара. Әлеге проект Татарстан кино сәнгатендә генә түгел, ә гади тамашачыларда да зур вакыйга буларак кабул ителде. Берничә көн әчендә генә дә иллегә якын сеанс күрсәтелде һәм сигез меңгә якын кеше фестивальнең конкурс һәм конкурска кермәгән картиналарын карарга өлгерде.

Кинофорумда катнашкан кайбер мәртәбәле кунакларның һәм конкурсантларның фикерләрен газет укучыларыбызга да тәкъдим итәбез.

Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Дәүләт Советы рәисе:

Казан Халыкара мөселман киносы фестивале Татарстанның күркәм традициясенә әверелде. Безнең өчен бу зур дәрәҗә һәм җаваплылык. Бөек миссиянең җаваплылыгын тоябыз. XXI гасыр башында барлыкка килгән фестиваль күп милләтле илдә, Татарстанда 11нче тапкыр рәттән бик оешкан төстә үткәрелә. Елдан-ел анда катнашучылар, тәкъдим ителгән фильмнарның саны арта бара. Төрле илләрдә яшәүче мөселманнарны, аларның күркәм гореф-гадәтләрен, толерантлыгын, сабырлыгын күрәбез. Кинокартиналар аша мөселманнарның башкалар белән дустанә яшәүләрен тоябыз. Фестиваль аша без кино сәнгатен күтәрәбез һәм дөнья буйлап яхшылык орлыклары таратабыз.

Нәсүр Юрышбаев, эзтабар тарихчы, журналист:

Мөселман киносы фестивалендә өченче тапкыр катнашам. Шушындый зур проектта катнашуыма бик шатмын. Быел мин “Ике әсир: Җәвит һәм Вальтер” дигән документаль фильм алып килдем. Картина Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана. Башкорстанда гомер итүче Җәвид Хуҗиев (хәзер аңа 95 яшь) сугышның беренче көннәреннән үк фронтка китә һәм соңгы көненә кадәр көрәшә. Шәхсән үзем Уралдан, бала чактан кино төшерергә хыялландым. Казанда татар журналистикасы белгечлеген алдым. Хәзерге вакытта Алманиядә яшим, архив документлар тикшерәм. Мине сугыш темасы кызыксындыра. Сценарийларны да, музыкасын да үзем эшлим. Җәмгысе минем 26 кинокартинам бар. Яшьлек калама кайтуы - үзе зур бәхет. Әлбәтта, инде кино белән кайтсам - ике мәртәбә шатлык. Бөтен дөньядан җыелган журналистлар, кино белгечләре белән очрашып фикер алышу, дуслык җепләре урнаштыру - кыйммәтле нәрсә.

Илдар Ягафаров, режисер, Халыкара мөселман киносы фестиваленең жюри әгъзасы:

Быел мин жюри төркеменә билгеләндем. Жюри эшчәнлеге барышында үз киноларыбызның асылы, үзенчәлеге, профессиональлеге хакында үз фикеремне оялмыйча җиткерәчәкмен. Безнең Татарстан кинематографистларына ярдәм итәргә кирәклеген төшендерергә дә исәп тотам, чөнки безнең нигез бар. Хәзер бары тик системалы яктан гына якын килү кирәк. Бездә эшләнгән киноларны да халык күрергә тиеш. Алар, чыннан да, теләсә нинди дөнья күләмендә оештырыла торган кино проектларда катнашырлык. Безнекеләр дә призларга лаек. Чит илләрдә дә Татарстан яхшы режиссерлар һәм актерлар барын белергә тиеш. Мөселман киносы фестиваленең максаты да шул дип беләм. Бу форум безнең республика сәнгатенә шактый үсеш бирергә сәләтле. Биредә күпме Россия актерлары килде. Режиссер буларак алар белән аралашам, аларның да безнең проектларда төшәселәре килә. Аралашу, дуслашу, элемтәләрне ныгыту өчен бик зур роль уйный әлеге фестиваль. Ә иң мөһиме, Татарстанда дулкын күтәрелде - кино дулкыны. Бу юнәлеш белән яшьләрнең кызыксынуы артты.

Рөстәм Хәйруллин, Татарстан мөфтие урынбасары, «Гаилә» мәчете имамы:

Мондый чаралар оештыру бик кирәкле гамәл. Кино дөньяви әйбер, дингә ни катнашы бар дип уйлаучылар бар. Әлбәтта бар, менә шушы сәнгать, кинематография аша халкыбызга исламның матурлыгын, исламның татулыгын күрсәтәләр. Аллаһы Тәгалә разый булсын оештыручылардан, чөнки алар һәр картинаны Диния нәзарәте каршында урнашкан Голәмәләр шурасына күрсәтте һәм без аларны тикшереп чыктык. Каршылыклар килеп чыккан да фикеребезгә колак салдылар. Киләчәк фестивальләрдә, бәлкем Татарстан Диния нәзарәте исеменнән аерым бүләк әзерләнер. Быел без Татар дин галимнәре елы буларак игълан иткән идек. «Россия горурлана торган мөселманнар» дигән блок та оештырганнар...

Айнур Әскаров, Башкорстан режиссеры:

Бу минем иң яраткан фестивальләремнең берсе. Казан һәрвакыт безне җылы каршы ала. Монда дуслар, коллегалар белән очрашабыз. Мине таный башладылар инде, «Родина» кинотеатрына килгәч, тамашачылар быел нинди кино алып килдең дип уратып ук алдылар. Быел мин «Әсә» фильмын алып килдем. Ул «Сак белән Сок» бәетенә нигезләнеп эшләнде. Мәгълүм ки, татарда, башкортларда да бу әсәр яратылып укыла. Жанры мистик драма килеп чыкты.

Фәрит Дәүләтшиш, режиссер:

Мөселман фестивале - үзебезнең эшләрне күрсәтергә менә дигән мөмкинлек. Европадан, Ираннан һәм башка җирләрдән килгән белгечләр синең эшеңә бәя бирә. Шулай тәҗрибә уртаклаша-уртаклаша, үзебездә дә зур студия ачылыр, дип өметләнәм. Ул очракта инде ел саен кинолар төшерергә мөмкинлек булачак. Татар халкы татарча нәфис фильмнарга сусаган, моны тулы заллар раслап тора. “Рудольф Нуриев, Рудик” әсәре конкурс программасына кертелде. Халык җылы кабул итте. Дөнья күләм танылган шәхесебез бит ул безнең. Бу фильмда балет биюченең балачагын сүрәтләп күрсәттек, ә киләчәктә Рабит Бабулла белән яшьлек еллары, танылган чорлары турында да фильм эшлисебез килә...

Алексей Воробьев, автор-башкаручы, актер, режиссер:

Фестивальдә катнашу минем өчен зур мәртәбә. Кино зур сәнгать конкурс программасына кертелгән һәр картинаны җиңүче дип атарга мөмкин. Илледән артык фильмны күп санлы әсәрләрдән сайланып алынган икән - бу инде зур күрсәткеч. Аларның барысын да котларга кирәк. Ә мин Казанга режиссер буларак дебют эшемне алып килдем. «Папа» кыска метражлы фильм узган ел төшерелде. Россия һәм Америка фестивальләрендә призлы урыннар алды. Казан тамашачысы да яратыр дип өметләнәм.

Ренат Әюпов, режиссер:

Мөселман фестиваленең конкурстан тыш программасында «Ак чәчәкләр» картинасы тәкъдим ителә. Биредә мин үземне беренче тапкыр кинорежиссер итеп хис итәм. Бу минем кинодагы тәүге эшем. Сериалда актер буларак та уйнадым, ә кыскартылган версиядә кинорежиссер сыйфатында катнашам. Сериалны кино форматына күчерү җиңел хезмәт түгел. Г.Әпсәләмовның бу романын укымаган кеше кыскартылган өлешен генә караса, аңлап бетермәскә дә мөмкин. Әмма без монда музыка образын оста файдаландык. Үзенчәлекле мелодия сюжетларны бер-берсе белән берләштерә. Кино сәнгате бик мавыктыргыч, кызыклы сәнгать икәнен тойдым.

сылтама: http://intertat.ru/tt/madaniyat-tt/item/48492-m%D3%A9selman-kinosyi-d%D3%A9nyak%D2%AFl%D3%99m-tatulyikka-%D3%A9ndi.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар