Логотип
Яңалыклар

Минтимер Шәймиев: “Без башкаларга үрнәк булырга тиеш”

Бүген Казан Кремлендә “Яңарыш” фонды попечительләр советы утырышы булды.


Чарада ТР Дәүләт Киңәшчесе, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча “Яңарыш” республика фонды попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе, фондның попечительләр советы рәисе урынбасары Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары-ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе, ТРның ЮНЕСКО мәсьәләләре буенча комиссиясе рәисе Шамил Гафаров, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, КФУ ректоры, фондның попечительләр советы әгъзасы Илшат Гафуров һ.б. рәсми затлар катнашты.

“Күп нәрсә инде эшләнелгән, әмма шул башкарылган эшләрнең барысын да “ялтырп тора торган” итәргә, барлык детальләрне дә җиренә җиткереп эшләргә”, - диде Минтимер Шәймиев утырыш башында.

Ул бу өлкәдә камилләшергә һәм туристларга тагын да күбрәк мәгълүмат бирергә кирәклеген ассызклады. “Өстәлләрдә ипи, баш өстендә түбә бар, хәзер бу җирләргә килүчеләргә мәгълүмат бирү кирәк. Грамоталы, квалификацияле, аңлаешлы телдә мәгълүмат җиткерү мөһим. Без башкаларга үрнәк булырга тиеш”, - дип билгеләп үтте ТР Дәүләт Киңәшчесе.

Минтимер Шәймиев сүзләренчә, ЮНЕСКО оешмасында Татарстан хакында еш искә алалар һәм бары яхшы яктан гына. Әмма безгә алга барырга, кешеләрне үзебездә кабул итәргә өйрәнергә кирәк, дип искәртте ул. Моннан тыш, ТР Дәүләт Киңәшчесе музейлаштыру эшчәнлеген камилләштерергә кирәклеген билгеләп үтте.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, фондның башкарма директоры Татьяна Ларионова хәбәр иткәнчә, 2015 елда Болгар музей-тыюлыгында 16 урында казу эшләре алып барылган, аларның гомуми мәйданы 3,8 мең квадрат метрдан артып китә. Казу эшләре барышында табылган әйберләргә килгәндә, иң мөһимнәре дип ул көмеш һәм бакыр тәңкәләрне, пыяла муенса, беләзекләрне атады. Шулай ук, Иран касәсе, морж тешеннән ясалган мөһер, известьтан эшләнелгән фонтанлы касә дә тарихи яктан мөһим әйберләр булып санала. Тәкәнең баш сөягенә яшерелгән 100ләп көмеш тәңкә, зәркән эшләнмәләр салынган хәзинә дә узган ел казу эшләре вакытында табылган.

Татьяна Ларионова археологик казу эшләренең заманча технологияләрдән файдаланып башкарылуын да билгеләп үтте. Бу казу эшләрен тагын да төгәлрәк башкарырга ярдәм итә, дип ассызыклады ул. Мисал өчен, әлеге технологияләр ярдәмендә Болгар музей-тыюлыгының моңа кадәр яхшылап өйрәнелмәгән территориясендә таш корылма калдыклары ачыкланган. Алар археологларга яңа музей мәйданчыклары булдыру өчен файдаланыла. Моңа мисал буларак, ул 2015 елның 14 июлендә ачылган “Болгар шәһәренең урта гасырлар һөнәрчелеге” интерактив музей комплексын китерде. Әлеге комплекста 3 270 кеше инде кунак булган. 2016 елның август аенда әлеге комплекс базасында III халыкара археологлар мәктәбен уздыру ниятләнә. Мәктәп исә 6 юнәлештә эшләячәк.

2016 елда Болгар музей-тыюлыгында Коръән музее булдырылачак. Аның бер залы инде киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителгән. Анда төп урын Коръәннең “казан басмасы”на бирелгән. Экспозициядә республика музейларыннан, шәхси коллекцияләрдән тупланылган басма һәм кулъязма Коръәннәрне күрергә мөмкин.

Болгар музей-тыюлыгы территориясендә урнашкан торак йортларда яшәүчеләрне яңа йортларга күчереп, алар элек торган йортларны төзекләндерү буенча да эш башкарылган. Шундый өйләрнең берсендә “Блинная” кафесы ачу планлаштырыла.

Быел шулай ук музей-тыюлыкның яр буен ныгыту, анда Болгар цивилизациясенә багышланган ачык һавадагы музей ачу, Әдәбият аллеясы булдыру, агачлар утырту, яктылык чыганаклары урнаштыру һ.б. эшләр башкару планлаштырыла.

2015 елда Болгарда барлыгы 350 мең кеше − Россиянең 81 төбәгеннән һәм 34 илдән туристлар кунак булган.

Зөя утрау-шәһәрлегендә археологик эзләнүләр буенча төп юнәлеш булып “Татар бистәсе” объектында археологик агачы санала. Бу Россиядә беренче археологик агач музее булачак. Татьяна Ларионова искәртеп узганча, елга вокзалы янындагы территориядә 2013 елда XVI-XVIII гасырлар биналары һәм урамнары калдыклары табылган. 2015 елда музейның саклагыч өлешен төзү эшләре башланган. Быел бу эшләр тәмамланып, объектны музейлаштыру процессы башланачак.

Узган ел республикада Парклар һәм скверлар елы кысаларында Зөя утрау- шәһәрлегендә тематик сквер булдыру карары кабул ителгән. Елга порты янындагы территориядә урнашкан әлеге сквер инде ясалып беткән диярлек.

Зөя утрау-шәһәрлегенә былтыр 261 мең кеше килгән, аларның 67 меңе Зөя музей-тыюлыгында булган.

“Яңарыш” фондының финанс хәленә килгәндә, Татьяна Ларионова хәбәр иткәнчә, 2015 елда юридик затлардан 809 млн 321 мең сум күләмендә акча кергән, физик затлар исә − 31 млн 512 мең сум.

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар