Логотип
Яңалыклар

​“Мин татарча сөйләшәм!” акциясенең быелгы үзенчәлекләре турында сөйләделәр


«Тяжело с татарским» антипремиясе ике дәүләт телен дә бертигез кулланмаган министрлыкларны билгеләячәк
26 апрель Казан шәһәрендә “Мин татарча сөйләшәм” акциясенә нәтиҗәләр ясалачак һәм гала-концерт узачак. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә акцияне оештыру эшләре башында торучылар – Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе киңәшчесе Рәдиф Кашапов, җәмәгать эшлеклесе, журналист Римма Бикмөхәммәтова җентекләп сөйләде.

Тәбрис Яруллин 11 нче тапкыр үтә торган акциянең берничә чарадан торуын билгеләп узды. Республика мәктәпләрендә бәйге уздыру, «Татар-дозор» квест-уены, «Тяжело с татарским» антипремиясен тапшыру, Яр Чаллы, Әлмәт шәһәрләрендә концерт турлары һәм Бауман урамында гала-концерт үткәрү. Акциянең төп максаты – Татарстан Республикасында икетеллелек турындагы законның үтәлешен өйрәнү, милли мирасны саклау, татар теленең кулланылыш даирәсен киңәйтү, укучыларның иҗадилыгын арттыру.

«Татар-дозор» квест уены 17 апрель көнне узган. Барлыгы 300дән артык кеше командаларга бүленеп, алдан билгеләнгән маршрут буенча йөреп, сәүдә нокталарында һәм кафеларда татар теле кулланылыш дәрәҗәсен тикшергән. “Маҗаралы уен быел сигезенче тапкыр үткәрелде. Катнашырга теләүчеләр саны елдан-ел арта бара. 31 команда 26 нокта буенча Казанның тарихи урыннарын үтеп, төрле иҗади биремнәр башкарды, мәсәлән, флешмоб, шәһәрнең тарихына кагылышлы табышмакларга җавап бирү һ.б.лар. Һәр пункттагы бирем Казан тарихы һәм татар әдәбияты белән бәйле булды - быелгы квест-уенның үзенчәлеге шунда”, - дип бәян итте Тәбрис Яруллин.

Катнашучылар "Гыйлем" фәнни-популяр медиа-проекты тарафыннан оештырылган биремдә фәнни терминнарны татарчага тәрҗемә иткән, шулай ук арт-перфоманс оештыру, кинофильмга сценарий язу, күренекле татар эшлеклеләре яшәгән урыннар белән танышу мөмкин булган. Һәркем Казанның Бауман урамында масштаблы флешмобта зур "Ә" хәрефе ясауда катнаша алган. Квест җиңүчеләре 26 апрельдә “Мин татарча сөйләшәм!” акциясенең төп өлешендә бүләкләнәчәк.

“Быел без татар телен архитектура белән бәйләргә булдык”, - дип, Тәбрис Яруллин Бауман урамында яшь архитекторларның урам күргәзмәсе узачагын әйтте. Аның сүзләреннән аңлашылганча, татар кулъязмасына багышланган архитектур формаларның урам күргәзмәсендә урам җиһазлары тәкъдим ителәчәк. Шәһәр дизайнында яшь архитекторлардан татар хәрефләре һәм сүзләрен яңа формада күрергә мөмкин булачак.

Акция уңаеннан, республикабызның зур шәһәрләрендә концерт туры оештырылачак. Бу хакта Рәдиф Кашапов сөйләде. Аның әйтүенчә, "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе Әлмәттә 23 нче апрельдә, Яр Чаллыда 24ендә һәм Казанда 26 нчы апрельдә үткәреләчәк. Шәһәрләрнең үзәк урамнарында татар альтернатив музыка башкаручылары катнашында зур концертлар карап булачак.

“Мин татарча сөйләшәм!” акциясенең гала-концерты исә 26 нчы апрель көнне 16 сәгатьтә узачак. Шулай ук Россиянең бүтән төбәкләреннән дә кунаклар – Башкортстанның татар һәм башкорт яшьләре, Марий Эл һәм Удмуртия Республикаларыннан, Саратов, Ульяновск һәм Киров өлкәләреннән һ.б. шәһәрләрдән актив яшьләр килер дип көтелә. Традиция буларак, "Мин татарча сөйләшәм!" концерт программасы быел да "тере" татар музыкасына һәм яшь башкаручыларга өстенлек биргән.

Акциянең музыкаль бизәлеше - лейбл Yummy Musicтан. K-Ru&Ittifaq, Илгиз Шәйхразиев, Оскар&C7C5, Рәдиф Кашапов, Зарина Вилданова һ.б.лар ул көнне бер сәхнәдә чыгыш ясаячаклар. Шулай ук акция кысаларында "тере" музыка конкурсы да үткәрелгән; аның нәтиҗәләре буенча инде үз тамашачысын табарга өлгергән “ALTAN” һәм “Yellow Side” реп-төркемнәре, Эльнар Байназаров, “Асылташ”, “Baradj” һәм “Juna” төркемнәре дә, танылган җырчылар белән беррәтән, чыгыш ясаячак. Шулай ук легендар "Алканат" рок-төркеме һәм Мәскәү шәһәреннән "Шүрәле" татар этно-поп-рок төркеме чыгыш ясавы ниятләнә.

Моннан тыш, татар фольклоры һәм заманча бию электрон музыкасы юнәлешендә "Tatarsis" проектын тәкъдим итү дә көтелә. Әлеге проектның авторы, идеологы, композитор - Радик Сәлимов. Ул - заманча академик жанрларда иҗат ителгән, республикабызның алдынгы коллективлары һәм башкаручылары өчен музыкаль әсәрләр авторы.

Римма Бикмөхәммәтова «Тяжело с татарским» антипремиясе турында сөйләде. Оештыручылар тарафыннан акция дәвамында кибетләр, сәүдә һәм сервис тармакларында татар телен инкарь иткән оешма исемлекләре төзелә. “Быел дәүләт учреждениеләре рейтингын төзүгә ныклап керештек. Беренче чиратта, 17 министрлыктан башладык. Моңа кадәр күзәтүләр буенча Юстиция министрлыгы гына сайтында татар телендә мәгълүмат бирү буенча лидерлар рәтендә булса, быел Финанс министрлыгының бу юнәлештә уңышлы эшләвенә сөендек, ягъни законнар, норматив-хокукый актлар буенча ике дәүләт телендә дә мәгълүмат бертигез бирелә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгын да алдынгылар сафына кертеп була”, - дип бәяләде Римма Бикмөхәммәтова. Ә менә Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Урман хуҗалыгы министрлыгы, ГО һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Мәдәният, Мәгариф һәм фән, Сәламәтлек саклау министрлыклары, аның әйтүенчә, бу өлкәдә бик сүлпән эшли.

Министрлыкларның кабул итү бүлмәсенә шалтыратып, теге яки бу үтенеч белән мөрәҗәгать иткәндә ике телдә дә җавап бирү дәрәҗәсенә дә бәя бирелгән. Римма Бикмөхәммәтова Юстиция, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре, Мәгариф һәм фән министрлыкларында шалтыратучыга җавапның саф татар телендә кайтарылуын билгеләп узды. Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында исә кабул итү бүлмәсендә эшләүче сәркатип татар телендә сорауны бөтенләй аңламаган. Антипремиянең быелгы лауреатлары әлегә сер булып кала – бу хакта 26 нчы апрельдә игълан ителәчәк. Оештыручылар ассызыклаганча, антипремия кемнедер кимсетү максатын күзалламый, киресенчә, камилләшүгә этәрә. “Ел саен антипремия үз нәтиҗәләрен күрсәтә, оешмалар ике дәүләт телен дә файдаланып эш итә башлый”, - дип белдерде алар. 
сылтама: http://tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар