Ләлә Кузнецова фотоларын аңлар өчен...

«Ләлә Кузнецованың фотоларын аңлар өчен, бер генә тапкыр булса да аның ничек фотога төшерүен күрергә кирәк... Онытылмас күренеш. Ул аякларын тездән бөгә һәм Җир Шарына таяна...» Ләлә Кузнецова иҗатына багышланган
«Дорога» китабына кереш сүздә Александр Лапин шулай яза. Ә минем Ләләнең ничек фотога төшерүен күргәнем бар менә! 1980–81 елларда «Ялкын» журналы редакциясендә бергә эшләдек. Ләлә белән кыш көне рейс автобусына утырып Яшел Үзәнгә баруыбыз да, галстуклы кызларнымалайларны фотога төшерүләре дә хәтеремдә. Ул, балаларны көлдерергә тырышып, кызык кыяфәтләргә керде, төрле мәзәкләр сөйләде. Ә менә юлда басып кайтканда (автобус халык белән шыплап тулган, хәтта басар урын да юк иде!), күкләрдә очып фотога төшергән Ләлә, җиргә төшеп, гапгади хатынкыз булып, көндәлек мәшәкатьләр, кечкенә кызы турында сөйләп кайтты. Аның Казакъстанда – Уральскида туганын, КАИда укыганын, инженер булып эшләгәнен белдем шул чакта. Гади генә сүзләрендә дә ниндидер тирән фәлсәфә ярылып ята. Кечкеә генә Ләләдән энергия ташып тора. Мин аны чегән хатынына охшата идем. Карл Маркс урамындагы авангардик стильдәге фатирында да булган бар иде...
Чегән хатыны дигәннән... Ул чегән таборында яшәп, чегән тормышын өйрәнеп, «Чегәннәр» циклын иҗат итте! «Чегәннәр» – Ләләнең «йолдызлы сәгате»!
Үзен чын мастер итеп дөньяга танытты ул! Төрекмәнстан, Таҗикстан, Үзбәкстан, Одесса далаларында чегән таборында йөрүләр, аларның драмтизм тулы тормышы, сөенечләре һәм хәсрәтләре, холкы, кайнарлыгы – барысы да сыйган ул фоторәсемнәргә. «Чегәннәр – офыкка баручылар. Ә офык һәрчак алардан чиксезлеккә күчә..» Фоторәссам шулай ди. «Фотографиядә кеше күпмедер дәрәҗәдә үз автопортретын ясый ул...» – Монысы да аның фикере.
Үзен Анри КартьеБрессон укучысы дип таныган Ләлә Кузнецова иҗатында очыш чоры әнә шулай башланды. Төрле күргәзмәләр, конкурслар... Күргәзмәләре Россиягә караганда чит илләрдә күбрәк тә була әле! АКШта, Германиядә, Бөекбританиядә 3 зур китабы чыкты! Аклыкаралы фотоларга никадәр шигърият, хис, фәлсәфә, динамика сыйган!..
Түгәрәк юбилеен билгеләп үтүче бу бөек фоторәссамга, нәзберек көчле хатынкызга, үзебезнең Ләләгә соклануыбызны, яратуыбызны, матур теләкләребезне җиткерәбез!
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
Соңгы комментарийлар
-
29 март 2023 - 08:52Без имениАндый хатын кызларга аптыраем мин. Уз узлярен аз гына да хормят итмяй микян ней . Хар бер кеше узк сайлый ничек яшяргя. Ошай шулай ящяргя ана. Зарланып ,елап йорергя срнгыдан. Утте гомер диеп. Кем тузяргя мажбурли икян ???Нәрсә хакына түзәргә?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.